Язмыш борылышлары

Безымянный12Коточкыч ачлык һәм гражданнар сугышы еллары. Тире белән калган атлар һәм ярым үлек хәлендәге нурсыз күзле, хәлсез кешеләрдән торган обоз, ачлыктан, ваба чиреннән качып, кайда барып төртеләсен дә абайламыйча, Иске Җүрәй авылы аша узып бара. Шулар арасыннан 5-6 яшьләр чамасында булган үлем хәлендәге бер малайны жәлләп, үзләренең балалары булмаган Бәдретдин Мостаев исемле бер кеше алып кала.Аның исеме Шаһимәрдән булса да, татарларда исемне кыскартып әйтү гадәте булганга, аны Шамар, дип атый башлыйлар. Мәсәлән, Галәветдинне – Галәү, Таһаветдинне – Таһау, Шәмсетдинне – Шәмкәй дип атаган кебек. Шулай итеп, кечкенә Шаһимәрдән – Шамарның тормы-
шы кискен борылыш ясый. Исеме үзенеке калса да, ул яңа фамилиягә һәм яңа әти-әнигә тап була. Тора-бара, ул кара бөдрә чәчле, таза гәүдәле егет булып үсеп җитә. Бер көнне аны Бәдретдин абзый, биеп торган айгыр җигелгән тарантаска утыртып, хатын-кызлар урак урган җиргә алып бара.

Озак кына сынап карый торгач, иң уңган һәм иң чибәр Рәхилә исемле кызга күз салалар. Озак та
үтми, Шамарның тормышында тагын бер зур үзгәреш барлыкка килә. Асрау бала хәленнән ул үзе дә гаилә башлыгына әверелә. Бәдретдин абзый, чорына күрә, шактый бай кешеләрдән саналып, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнә, авылда үз кибетен тота. Урта Азиягә кешеләр алып барып, анда ниндидер эшләр алып бара, аннан товарлар алып кайта торган бик үткен, җегәрле кеше була. Бай булса да, киң күңелле, белемле һәм авылда бердәнбер русча укый-яза белүче кеше булып санала.

Батраклар, ялчылар тотмый, кешеләр белән дә яхшы мөнәсәбәттә яши. Шуңа күрә кулакларны эзәрлекләү чорында да аның белән артык булышмыйлар.  Колхоз оештырылгач, анда аңа бөтен исәп-хисап эшләрен тапшыралар.

Шамар бабай хатыны Рәхилә әби белән икесе дә эшчән булганга, алар да гел мул тормышта яшиләр. Тик бәхетле гаилә икенче бала көткәндә коточкыч хәбәр килә – сугыш башлана.

Шамар бабайлар сугышның иң фаҗигале вакытында ут эченә барып керәләр. Корал складларын фашистлар бомбага тоту сәбәпле, аларга дөньядагы иң көчле фашист армиясен ике-өч кешегә бер винтовка белән коралланып каршыларга туры килә. Сугышып, чигенә торгач, чолганышка эләгеп, алар әсирлеккә төшәләр. Шамар бабайның язмышы янә кискен борылыш ясый һәм аның иң зәһәр өлеше – әсирлек чоры башлана. Ул берничә мәртәбә качып та карый. Беренче качуында үзен тотып, эттән талаталар һәм яңадан Освенцим лагерена озаталар. Ә анда авыр эштә, ачлыктан, төрле чирләрдән тоткыннар, чебеннәр кебек, үләләр.

Көннәрнең берендә, көтү куган кебек, әсирләрне, юынырга дип, мунчага алып баралар. Шамар бабайның күңеле сизеп булса кирәк, ул шул бетле чүпрәкләр арасына кереп кача. Газ исе чыга башлагач, сидекле чүпрәк белән авыз-борынын каплый һәм исән кала. Яңадан кача, үзен яңадан тоталар. Ачлыктан, чирләрдән үлем килеп терәлгәнен күңеле сизеп тора. Аңына килгәндә поезд вагонында үлекләр арасында ятканлыгын аңлап ала һәм, бар көчен җыеп, люкны каерып ача да аска сикерә. Бәхетенә, Польша җирендәге күлле-сазлыклы урынга эләгеп,
исән кала.

Шамар бабайны бер поляк хатыны аңсыз хәлендә кечкенә арбага салып, кызы белән өйләренә алып кайта. Бераздан ул үлә торган җиреннән яңадан аягына баса.

Коткаручылары аны елый-елый үзләрендә калырга кыстыйлар. Ләкин туган якның тарту көче үзенекен итә. Шамар бабай: «Илемә кайтам!» – дип, китеп бара. Польша җирендә йөри торгач, ул тагын фашистлар кулына эләгә. Җиңү көнен аңа Германиянең җир асты шахталарында каршы алырга насыйп була.

Тоткыннарны америкалылар азат иткәндә үзләрен гомердә күрмәгән шоколадлар, тушенкалар белән сыйлыйлар, «Илегездә сезне төрмә көтә», – дип, аларны туган якларына кайтмаска үгетлиләр. Ләкин кешенең гаиләсен, туган ягын сагыну хисен ниндидер куркыныч җиңә аламы соң?!

Инде җирдәге тамугтан котылдым дип, туган иленә кайтып барганда, үз илендә тагын да ачырак
язмыш көтеп тора – аларны тагын кулга алалар. Фашистлар мыскыл-лавына әле түзәрлек булса, үз илендәге коллыктан да яманрак явызлык юктыр җирдә.

Менә шушы фаҗигале кеше язмышы, аның сынмас рухы, чиксез түземлелеге, гаиләсенә, туган җиренә сүнмәс мәхәббәте мисалында халкыбызның ихтыяр көченә ничек итеп сокланмаска мөмкин?!

Безымянный111Авыр заманнарда интегеп, никадәр кайгы-хәсрәт күргән кешеләрнең 80 яшьтән узып та, таза, матур килеш картаюлары безнең өчен акыл җитмәслек табышмак булып кала. Ничек андый явызлыклардан кешеләр ерткычка әйләнмәгәннәр дә, ничек караңгыдан-караңгыга колхозларда бушка эшләп, сугыштан соңгы авырлыкларны җиңә алганнар?!

Соңгы көннәренә кадәр таза, төз гәүдәле һәм ачык йөзле Шамар бабай Мостаевны Кошки районының Иске Җүрәй авылында кечкенә баладан алып, карт кешегә кадәр ихтирам иттеләр. Аның шаян кара күзләрендә, ягымлы карашында һәрвакытта сүнмәс яшәү дәрте чагылып тора иде. Җәйләрен ул авылдашларына мич чыгару, кышларын итек басу, көзләрен мал-туар чалу белән шөгыльләнә иде. Тик беркайчан да эш хакын үзе сорап алмады. Кем күпме бирә — шуңа
риза булды. Ялгыз, олы яшьтәге кешеләргә гел бушка эшләп йөрде.

Зур елгалар да чишмәләрдән башланган кебек, авыллар да олы тормышның саф чишмә башлары булып тордылар. Авыл кешеләре һәрвакытта яшьтән үк җирдә, мал-туар арасында кайнашканга, табигатьтән сихри көч туплап яшәп килделәр. Әлбәттә, мондый кешеләргә нинди генә кыенлыклар очраса да, аларны бөгә-сындыра алырлык көч юктыр кебек иде элгәре. Менә шулар турында уйлаганда, ирексездән, күз алдына Шамар бабай килеп баса.

Кешенең эчке дөньясы никадәр бай булса, ул шулкадәр тыныч, үз-үзенә һәм якыннары өчен дә ышанычлы, шикләнмәс, төпле шәхес була. Андыйларга мактанырга да кирәкми, болай да халык үзләре гел мактап тора.

Заманында кара-каршы күршесе — бөтен татар дөньясын таң калдырган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль абый Сәгыйров та, сокланып, «Бердәмлек» гәҗитәсе битләрендә Шамар бабай турында
«Ул яшәүне ярата» дигән мәкалә язып чыккан иде. Аңа багышлап,  шигырьләр дә язды.

Андый кешеләр элгәреге, гыйбрәтле заманда да сирәк була иде шул. Ә хәзер инде – бигрәк тә. Аңардагы сабырлык, төпле акыллылык һәрвакытта искитәрлек күренеш булды. Тирән мәгънәле юморы белән ул дулаган, дуамал кешене дә шып туктатып, көлдерә, чарасыз калган чакта һәркемгә чын күңеленнән иң акыллы киңәшен дә бирә белә иде.

Шундый буталчык, күңел сафлыгы арзанайган чорда Шамар бабай кебек кешеләрне оныта барсак, тарих безне гафу итмәстер. Чөнки алар, дулкынлы тормыш диңгезендәге маяк кебек, безне тормышта адашмаска, ялгышлардан сакланырга кисәтеп торалар сыман. Шундый шәхесләрнең истәлеген кадерләп, шул истәлеккә лаек булып яши алсак иде.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы№1 (26), 2020 ел.

Просмотров: 1404

2 комментариев

  1. Очень трогательная история, спасибо!

  2. Шамардан бабай,Шамар баба