Айрат Фәйзрахмановның вазифасына матбугат чаралары белән хезмәттәшлек итү керә. Иҗади берлекләрнең эшчәнлеге белән дә ул җитәкләгән бүлек шөгыльләнә.
Тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов Татарстан мәдәният министрлыгында эшли башлаган. Бүген ул мәдәният министрының журналистлар белән традицион очрашуын оештырды.