Тапкыр һәм батыр пулеметчы бабам

Безымянный1Минем карт бабам – Әхмәтша Әсфәндияр улы МӘХМҮТОВ 1915 елның 15 августында Саратов губер­насының Хвалынск уезды, Иске Кулатка волосте, Мосеевка (Муса) авылында туа. (XХ гасырның 20нче елларында бу волость Иске Кулатка районы итеп үзгәртелә һәм 1943 елның 19 январеннан Ульяновск өлкәсенә керә).

Әхмәтшаның әтисе Әс­фәндияр бик уңган, эш сөючән, урта хәлле авыл кешесе буларак, аның атлары да, үз тегермәне дә була. Улы Әхмәтша Муса авылы мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый. 1917 елдан соң, авылда совет власте урнашкач, бик зирәк, укымышлы егетне җирле комсомол ячейкасы әгъзасы итеп сайлыйлар. 

Тик көнче авылдашлары Мәхмүтовлар гаиләсе өстеннән НКВДга шикаять язалар. Шуңа аларга тиз арада чит җирләргә – Төркмәнстанга качып китәргә туры килә. Бу вакытта Әхмәтшалар килеп урнашкан Чарджоу шәһәрендә Россиядән күчеп килгән татар балалары өчен махсус мәктәп ачалар. Менә шушы мәктәпкә аны математика фәнен укытырга чакыралар. Шул ук вакытта бабам андагы педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә.

Кызганыч, 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы бабама укуын тәмамларга мөмкинлек бирми. Аны Орел шәһәрендәге хәрби пехота училищесына җибәрәләр. Ә инде укып бетергәч, Әхмәтшаны, кече лейтенант званиесе биреп, аерым пулеметчылар ба­тальонының взвод командиры вазифасында фронтка җибәрәләр.

Сугышта командир бабам үз взводындагы солдатларга карата игътибарлы, кайгыртучан була. Немецлар белән көчле бәрелешләрдә дә, яңгырлы, салкын вакытта да аларга җылы аш, корырак яшәү урыны булсын дип тырыша. Ничектер бабам көчле яңгырдан соң взводтагы пулеметчыларның аяклары юешләнүенә игътибар итә. Алардан бу турыда сорагач, егетләр күн итекләрен салып, үзләренең тишелгән, таушалган, юешләнгән итек табаннарын күрсәтәләр. Күпмедер вакыт үтүгә, карт Әхмәтша бабам үзенең булышчысы белән авыл читендәге снаряд тигән бер сарайга тап булалар. Эченә кереп карасалар, анда ватык ашлык суккычының киң, күннән эшләнгән каешын күрәләр һәм бу табышны сарайдан икәү күтәреп чыгалар. Пулеметчылар урнашкан җиргә аны күтәреп кайтканда, юлда очраган комбат алар артыннан көлеп кала: “Бу тиктормас татар егете тагын ниләр уйлап чыгарган инде? Нигә аңа шундый озын һәм киң күн каеш?” — ди ул. Ә бит моның сере бик гади була. Кичен егетләр бергәләп үзләренең тишелгән итек табаннарын яңа күн белән төпләп тә куялар. Шулай итеп, командирларының тапкырлыгы солдатларның таушалган итек табаннарын төпләргә ярдәм итә. Әле озак вакытлар үткәч тә, аларның итекләре нык, су үткәрми торган була. Күн каешның ныклыгының сәбәбе кайчандыр аны спирт белән эшкәртүдә булган икән. Бу хәлдән соң комбат минем Әхмәтша бабама “Татарин-конокрад” дигән кушамат тага. Аның тапкырлыгы, үткенлеге, җитез, җор сүзле булуы солдатларга һәрчак ярдәм итә.

Бервакыт аның взводына яңа сугышчыларны китерәләр. Егетләрнең үзара “блатной” сөйләшүләреннән бабам аларның төрмәдә утырган булуларын белеп ала. Шуңа  алдан ук бу солдатларны кисәтеп куя. Алар командирга үзләренең бернинди дә проблема тудырмаячаклары турында сүз бирәләр. Төнлә немец гаскәрләре урнашкан җирдә ниндидер ату-шартлау тавышлары ишетелә, янгын, төтен исе бөтен җиргә тарала. Ә иртәгесен хәрби линейкада никтер яңа солдатларның берсе дә күренми. Алар өчен борчылудан Әхмәтша пошаманга төшә, чөнки сугыш вакытында яу кырыннан качканнарга да, аларның командирына да хәрби трибунал һәм штрафбат яный. Карт бабамның бәхетенә, тиздән качак солдатлар барысы да юынмаган, арыган хәлдә, әмма ниндидер канәгатьләнү хисе, күтәренке күңел белән взвод урнашкан урынга кайтып керәләр. Тиздән бу югалуның сәбәбе дә ачыклана: кичәге “зек”лар тамакларын кайгыртырга булганнар икән.Төнлә фронт сызыгын үтеп, немец позициясенә килеп чыкканнар һәм анда инде дошман азык-төлек складын табып алганнар. Аннан күтәрә алган кадәр бөтен “тушенка”ларны, “сгущенка”ларны, буханкалап ипиләрне һәм башка ашамлык­ларны алганнар, ә складка ут төртеп киткәннәр. Фашистларга һөҗүм итеп, анда янгын оештырган, немецларны бик куркыткан кыю разведчикларны бүләкләү өчен безнең командование бу “герой”ларны бик озак эзләгән. Тик беркем дә бу турыда бернәрсә дә белә алмаган! Ә карт бабам җитәкләгән взвод пулеметчиклары атна буе теге ризыклар белән сыйланганнар.

1945 елның 26 апрелендә Әхмәтша бабам үзенең взводы белән беренчеләрдән булып Германиянең Нойе-Мюле шәһәренә бәреп керә. Кирәкле ут позицияләрен дөрес сайлый һәм, безнең төп көчләр килеп җиткәнче, фашистларның 2 контрһөҗүмнәрен кайтара, 4 немец снайперын юк итә. Шушы хәлиткеч ситуациядә Әхмәтша бабам  командованиенең куйган бурычларын тиз һәм кыю хәл итә, үзен чын хәрби командир  итеп күрсәтә.

Сугышта аны бик күп медальләр һәм Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәр.

Ә 1945 елның 20 маенда сугышта алган соңгы бүләге – Кызыл Йолдыз ордены белән  бик горурланган бабам. Күптән түгел минем Мәдинә апам бу турыда интернетта урнаштырылган архив язуларын табып алды.  

Бөек Ватан сугышын Әх­мәтша Әсфәндияр улы Мәх­мүтов 926нчы укчы полкның 2нче пулеметчылар ротасы командиры вазифасында, гвардия лейтенанты дәрәҗәсендә тәмамлый. Сугышта Әхмәтша бабай берничә тапкыр яралана да. Иң соңгы (1943 елның 27 январенда алган) ярасы турында ул: “Минем артымда нәрсәдер бик каты шартлады һәм мине 2-3 метрга югарыга күтәреп, җиргә бәрде!” – дип шаярта торган була. Шул вакыттан бирле бабам гомер буе арка сөягенә кереп кадалган снаряд кыйпылчыгын тәнендә йөрткән. Бу кыйпылчык йөрәгенә якын булганга, врачлар операция ясаудан шикләнгәннәр.

2003 елның 24 июнендә гвардия лейтенанты, 2нче пулеметчылар ротасы комадиры, сугыш ветераны Әхмәтша Мәхмүтов 87 яшендә Чарджоу шәһәрендә вафат була.

Быел Бөек Җиңү солдатларын да, яу кырларында ятып калган корбаннарны да, туган җирләренә кайта алган ветераннарыбызны да зурлыйбыз. Ә без гаиләбез белән илебезгә Җиңү китергән Әхмәтша бабамны искә алабыз.

                                                Асия Жугалева, “Яктылык” мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы. 

                                                                                                                                            «Бердәмлек»                                                                    

Просмотров: 996

Комментирование запрещено