Фаяз Хуҗинның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» китабы чыкты

AI3I2703Әлеге басма борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган. 

Татар китап нәшриятында Фаяз Хуҗинның «Болгар-татар дәүләтләре, атаклы идарәчеләре» китабы чыкты. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Хәзерге Россия киңлекләрендә барлыкка килгән иң борынгы дәүләтләр татарның борынгы бабалары тарафыннан корылган. Әлеге китапта б. э. к. II гасыр ахырында барлыкка килеп, XVI гасыр урталарына кадәр яшәгән Һун дәүләте, Түрк каһанлыгы, Бөек Болгар, Хәзәр каһанлыгы, Идел Болгарстаны, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы кебек дәүләтләр һәм аларның мәшһүр идарәчеләре турында сөйләнә», диелә китапның аннотациясендә.

Китап борынгы язма чыганакларга һәм соңгы елларда гына табылган археология материалларына нигезләнеп язылган. Әлеге басма татар халкының урта гасырлар чорына караган тарихы белән кызыксынучы укучылар өчен файдалы мәгълүматлар чыганагы булыр дип тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 698

Комментирование запрещено