В дар шакирдам «Мухаммадии» передали смысловые переводы Корана ДУМ РТ / «Мөхәммәдия» шәкертләренә Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк иттеләр

DSC_3084glavnyy[1]Благотворители обеспечили учащихся очного отделения медресе фундаментальным трудом, в котором содержатся смысловые переводы Корана и его оригинальные тексты. 

Представители благотворительного фонда «С верой в будущее» при Ассоциации предпринимателей-мусульман России передали в дар шакирдам казанского медресе «Мухаммадия» свыше 200 экземпляров изданий «Калям Шариф. Перевод смыслов» на русском языке и «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» на татарском языке, которые были выпущены ДУМ РТ. Об этом сообщает пресс-служба муфтията.

Возместив расходы на тираживание этих книг, благотворители обеспечили учащихся очного отделения медресе фундаментальным трудом, в котором содержатся смысловые переводы Корана и его оригинальные тексты.

«Мы считаем своим долгом поддерживать мусульманские учебные заведения и исламское образование, поскольку в развитии исламского образования лежат ключевые решения проблем современного общества», — сказал координатор благотворительного направления Мурат Ахмеров.

Как отметил исполнительный директор АПМ РФ Марсель Сабиров, инициатива представителей фонда послужила примером возрождения многовековых татарских традиций по меценатской поддержке медресе, ученых, устазов и шакирдов — тех, кто своим трудом распространяет и получает знания об исламе.  

tatar-inform.ru

***

«Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә ярдәм күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызырга ниятли. 

«Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмаларын бүләк иттеләр. Әлеге бүләкне Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды тапшырды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге басмаларны нәшер итү чыгымнарын хәйриячеләр хисабына булды. Алар мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә укучы барлык шәкертләрне Коръәннең асыл мәгънәви тәрҗемәсен һәм оригиналь текстын үз эченә алган фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итте.

Ассоциациянең хәйрия юнәлеше координаторы Морат Әхмәров билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия оешмасы, мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, шәкертләр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен өйрәнсеннәр һәм белемнәрен тирәнәйтсеннәр өчен, әлеге китапны бүләк итеп бирергә карар кылган.

«Без мөселман уку йортларына һәм ислам мәгарифенә ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз, чөнки ислам мәгарифен үстерүдән җәмгыятьнең күп кенә бүгенге проблемаларын хәл итү тора», — диде ул.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Марсель Сабиров сүзләренчә, «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләренең башлангычы мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә  меценатлык ярдәме күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызу үрнәге була.

«ХХ гасыр башында татарлар арасында милли һәм дини мәгарифне үстерүдә татар хәйриячеләре зур роль уйнаган, алар халык тормышында актив катнашкан һәм үз диннәренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торган», — дип искәртте ул.

 tatar-inform.tatar

Просмотров: 675

Комментирование запрещено