Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлназ Фирдинатовна ШӘЙХИгә!

IMG_14541Хөрмәтле Гөлназ ханым!

Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. 

Без Сезне кайнар йөрәкле милләтпәрвар буларак беләбез. Риясызлыгыгызга, киң күңелегезгә сокланабыз. 

Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тынычлык, иксез-чиксез шатлыклар, уңышлар телибез.

Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте исеменнән оешманың президенты И.Г.Шәкүров.

Самар губерна Думасының элеккеге депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВка!

iХөрмәтле Гомәр әфәнде!

Өлкә «Туган тел» татар оешмасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.

Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Зур бүләгебез – хөрмәтебез!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Эшмәкәр Рәшит Наил улы СӘГЪДИЕВка!

i2Хөрмәтле Рәшит әфәнде!

Сезне «Туган тел» татар оешмасы, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлап, иң изге теләкләремне юллыйм. Озын гомер, тән сихәте, гаилә иминлеге телим. Барлык ният-максатларыгыз гамәлгә ашсын, һәр эшегездә уңышлар юлдаш булсын. Алдагы гомер юлларыгызны тормыш иптәшегез белән бергәләп пар канатлы яшәп, балаларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта үткәрегез.

И.Г.Шәкүров,

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе.

Выражаем глубокие соболезнования / Кайгыгызны уртаклашабыз

Шакуровы1

4 ноября 2020 года после продолжительной болезни, на 92 году жизни скончался  Гумар Закирович ШАКУРОВ. Читать полностью