20 ноябрьдә Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНның вафатына 40 көн тулды
Идел буе регионында мөселман руханиларының иң күренеклесе — Вагыйз Лотфулла улы Яруллин иде. Бу Аллаһы бәндәсе Совет хөкүмәте диннәрне кысрыклаган чорда яшәвенә карамастан, кечкенәдән ислам дине кануннарында тәрбияләнгән, мөстәкыйль тормышка чыккач та, үз диненнән аерылмаган, киресенчә, ата-бабаларыннан килгән мирасны балаларына да тапшыра алган, милләттәшләрен дә дингә өндәгән. Ә диннәр күтәрелеп киткән үзгәртеп кору елларында язмыш Вагыйз Яруллинны дулкын өстенә күтәреп чыгара, һәм аның тормышы, имам, мөфти, казый рәвешендә, соңгы сулышына кадәр, өммәтенә багышлана. Читать полностью