Быел Екатеринбургта Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Җиңү Салюты» төбәкара күргәзмә-смотры үтте, Мәскәүдә «Бөек батырлыкка багышлана…» Бөтенроссия күргәзмәсе эшләде. Аларда минем «Генераль конструктор А.Н.Туполев очу кырында» («Генеральный конструктор А.Н.Туполев на летном поле») исемле картинам да урнашкан иде.
Бу көннәрдә Самар өлкәсе универсаль фәнни китапханәсендә (Ленин проспекты, 14) өлкә үзешчән рәссамнары күргәзмәсе дә уза. Ул VII губерна “Россия йөрәгендә туганнар” үзешчән халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган. Биредә «Генераль конструктор А.Н.Туполев очу кырында» («Генеральный конструктор А.Н.Туполев на летном поле»), «Капларга кала» — «Остается прикрывать» (фашист концлагереннән качучылар турында), «Камышлы панорамасы. Сабантуйга әзерлек» («Камышлинская панорама. Подготовка к Сабантую») дигән картиналарымны күрергә була.

«Генераль конструктор А.Н.Туполев очу кырында» («Генеральный конструктор А.Н.Туполев на летном поле»).
Күргәзмә 14 ноябрьгә чикле эшли (10.00-20.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — 18.00 сәгатькә чикле, дүшәмбе — ябык). Керү ирекле.
Самар өлкә «Туган тел» татар оешмасы аксакалы Азат Камил улы НАДИРОВ.
Просмотров: 947
Сезнен картиналарыгз минем оемне дэ эшемдэдэ хэтта дачамдада ШУРЭЛЕ КАРТИНАСЫ бизи.Сезгэ исэнлек .Янадан яна картиналар язаргаАллах нэсип итсен.
Какие замечательные картины, как современно они выглядят, а Панорама Камышлы украсит любое помещение, будь то офис, квартира или выставочный зал.