Үткәнемне барам ияртеп

149461527_100072c2210ce7f64d70922eccde413aa1fbГомер юлын күбрәк үткән саен,
Еракта ишетәм яшьлегем авазын.
Йөрәгемә җыеп яхшы көннәрем,
Көзгә таба кереп барышым.

Онытмаска узган елларымны,
Хәтеремә салдым үзләрен.
Күзем йомсам, килә күз алдыма
Ялан аяк йөргән җәйләрем.

Искә төшә салкын кыш көннәре,
Уйнап-көлеп чана шуганнар.
Күмеп китә иде киртәләрне
Күз ачмаслык көчле бураннар.

Онытылмас мәңге яшь вакытлар,
Дуслар белән уйнап йөргән чак.
Һәрбер көнем, артта калган айлар - 
Алар минем белән барачак!

Фәнүзә КӘРИМОВА.
Совет Нурлаты авылы, Челно-Вершины районы.

Просмотров: 1192

Комментирование запрещено