20 ноябрьдә Үзәк Диния нәзарәте казые Вагыйз Лотфулла улы ЯРУЛЛИНның вафатына 40 көн тулды
Идел буе регионында мөселман руханиларының иң күренеклесе — Вагыйз Лотфулла улы Яруллин иде. Бу Аллаһы бәндәсе Совет хөкүмәте диннәрне кысрыклаган чорда яшәвенә карамастан, кечкенәдән ислам дине кануннарында тәрбияләнгән, мөстәкыйль тормышка чыккач та, үз диненнән аерылмаган, киресенчә, ата-бабаларыннан килгән мирасны балаларына да тапшыра алган, милләттәшләрен дә дингә өндәгән. Ә диннәр күтәрелеп киткән үзгәртеп кору елларында язмыш Вагыйз Яруллинны дулкын өстенә күтәреп чыгара, һәм аның тормышы, имам, мөфти, казый рәвешендә, соңгы сулышына кадәр, өммәтенә багышлана.
Вагыйз хәзрәтнең тормыш юлы – дингә хезмәт итү үрнәге булып тора. Ул кешенең Җир йөзенә яралуында аерым мәгънә булуын тәкърарлап килде. Һәр бәндәнең күңел төбендә – иҗат чаткысы, миһербанлык, кеше хәленә керә белү һәм ярдәмле булу сыйфатлары яшәвен исбатларга тырышты. Вәгазьләрендә: “Яхшылык эшләдеңме, начарлыкмы, барысы да үзеңә әйләнеп кайтачак”, — дип әйтергә ярата иде.
Вагыйз хәзрәт белән беренче танышуым 1984 елда Куйбышев шәһәренә хәрби хезмәткә килгәч булды. Без подполковник Марат Баишев белән җирле мәчетне эзләп киттек. Аэродромный урамындагы кечкенә генә дин йортын мәчет дип атау килешеп тә бетми иде кебек. Безне озын буйлы, тыйнак кына сакаллы, ачык йөзле кеше каршы алды. Ярымподвалда урнашкан “офис”та тагын өч кеше утыра. Соңрак билгеле булганча, бу Галимҗан Афзалов, Мөнир Вәлшин һәм Вагыйз Кадыйров булып чыктылар. Соңгысы белән таныш та икәнбез әле, мин аның бертуганы белән бер сыйныфта, бер хәрби училищеда укыганмын икән. Ул Вагыйз Яруллинның иң ышанычлы ярдәмчесе буларак, шушы дин йортын ачу эшләре буенча күп тупсалар таптаган кеше икән.
Танышканнан соң, дога укыдык һәм, намазга кадәр берәр сәгать вакыт булганлыктан, сөйләшеп киттек. Вагыйз хәзрәт әле бер генә ел элек имам-хатыйб итеп билгеләнүе турында әйтеп үтте. Ул да минем якташым — Татарстанның Иске Ибрай авылы кешесе икән. Әтисе Лотфулла ага да авыл мулласы булган зат. Сугыштан соңгы ачлык вакытында Вагыйзга шәһәргә китәргә туры килгән һәм ул биредә КАТЭК заводына сакчы булып урнашкан. Бу эш аңа намаз укырга, Коръән аятьләре ятларга мөмкинлек бирә икән.
Вагыйз Яруллин, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Урта Азиягә китә, Асия исемле бик ягымлы авылдашына өйләнеп, бер-бер артлы туган кызлары Санияне, уллары Талип һәм Мансурны үстерә башлыйлар. Бераздан алар кабат Куйбышка кайталар, һәм гаилә башлыгы КАТЭК заводының прокат цехында эшли, даими рәвештә шушы мәчеткә йөри. Вагыйз Лотфулла улының Коръәнне бик яхшы белүе ачыклангач, аны мәхәлләнең имам-хатыйбы итеп сайлыйлар.
Бераздан сүз, әлбәттә, Куйбышевта яңа мәчет салу мәсьәләсенә күчте. Ләкин аның вакыты әле җитмәгән иде. Хыялыбыз туксанынчы еллар башында гына тормышка аша башлап, Самараның бик матур урынында, үз вакыты өчен иң зур Җәмигъ мәчете төзелде, өлкәбезнең авыл һәм шәһәрләрендә дә йөзгә якын мәчетләр калкып чыкты, Самараның Тарихи мәчете мөселманнарга кайтарылуы да — зур уңыш булды.
Армия хезмәтемне тәмамлаганнан соң, Вагыйз хәзрәт мине региональ Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе итеп куйды. Биш ел бергә эшләгән чорда мин Вагыйз хәзрәтнең холык-фигылен яхшырак аңлый башладым, аңардан күп файдалы нәрсәләргә өйрәндем. Ә 2009 елда, Вагыйз хәзрәтнең 75 еллыгы уңаеннан, Самара мөселманнары турында китап язып чыгарырга ниятләдек. Моның өчен, беренче чиратта, Вагыйз хәзрәтнең туган якларына, Иске Ибрай авылына кайтып килдек. Яңгырлы көнне машинаны авыл башында калдырырга, ә үзебегә авыл кешеләре китереп биргән резин итекләрне киеп, Вагыйз хәзрәтнең туган йортына җәяү барып җитәргә туры килде. Анда безне кадерле кунаклар кебек каршы алдылар. Чарага җыелган авылдашлар арасында Вагыйз хәзрәтнең Әсгать Таһиров исемле классташы да бар иде. Ул безгә менә нәрсәләр сөйләде:
1949 елда мәктәбебезгә килгән яңа укучылар арасында Вагыйз Яруллин да бар иде. Ачлык, ялангачлык булуына карамастан, без бик тырышып укыдык. Вагыйз, дин тыелган булуына карамастан, яшерен рәвештә дини китаплар да укый, догалар да өйрәнә иде. Бу эштә аңа әтисе ярдәм итә иде…
Икенче бер авылдашы, “Россиянең иң яхшы укытучысы” премиясе белән бүләкләнгән Мәдинә Нәфыйгуллина, бөтен авылдашларының фикерен белдерде бугай:
Ел саен авылыбызда үткәрелеп килә торган Сабан туенда танылган авылдашыбызны сәхнәгә чыгарганда: “Дуслык ордены кавалеры”, “Труд во благо земли Самарской” күкрәк билгесе иясе, Самара өлкәсендә дә, Татарстанда да танылган якташыбыз Вагыйз Яруллин һәм җәмәгате Асия абыстай!” — дип игълан иткәндә бөтен мәйдан алкышларга күмелә. Ничек шундый абруй казандылар соң алар?
Бер генә мисал. 1988 ел, март ае. Мине авыл советы рәисе итеп сайладылар. Авылда проблемалар күп иде инде. Ләкин зиратыбызның җыештырылмаган булуы мине аеруча нык борчый. Мин аксакалларны җыеп сөйләшергә булдым. Шул җыелышта Мирсәет ага Нуруллин, бу мәсьәләне үзебез генә ерып чыга алмыйбыз, Вагыйз Яруллинга мөрәҗәгать итик, диде. Шуннан соң без аңа хат яздык, һәм бераздан ярдәм килде. Шуның белән Яруллиннарның әти-әнисе яткан зиратны гына түгел, ике зиратны да тәртипкә китерергә мөмкин булды.
Вагыйз хәзрәт еш кына: “Яныңда бай булганда, кеше ярлы булырга тиеш түгел. Шәригать буенча байлар бәлага тарганнарга ярдәм итәргә тиеш”, - дип әйтә иде. Менә Иске Ибрай авылы мәчете шул ярдәмнең ачык мисалы булды инде.
Вагыйз хәзрәт мине үзе белән ерак сәфәрләргә дә ала иде. Бервакыт шулай Уфага киттек. Юл буе, өйлә намазына гына туктап, яттан Коръән укып барды ул. Коръән-хафиз саналмаса да, Коръәнне генә түгел, тәфсирен дә бик яхшы белә иде.
Вагыйз хәзрәтне зирәк акыллы кеше дип атар идем. Билгеле булганча, туксанынчы елларда ислам диненә бик зур сынаулар аша үтәргә туры килде. Әллә кайлардан экстремистлар, ваһһабитлар килеп чыктылар һәм яшьләрне үз диннәренә аудара башладылар. “Хисбут таһрир” яклы булган берничә кеше Самара өлкәсенә дә үтеп керде. Алар ислам динен безнең якларда кабул ителгән Хәнәфи мәзһәбе буенча түгел, үзләренчә аңлыйлар иде. Шул нигездә өлкә мөселманнары арасында аңлашылмаучанлыклар туа башлады.
Вагыйз хәзрәт читтән килүчеләрнең кылган гамәлләрен гел күз уңында тотып, алар белән даими очрашып, биредә кабул ителгәнчә яшәргә кирәклеген аңлатып торды. Ә кайберләренең гамәлләрен бөтенләй дә кире кага, ризасызлыгын белдерә иде. Хәтта Самара җирендә икенче мөфтият урнаштырырга йөрүчеләр дә табылды бит. Тик, Вагыйз хәзрәтнең һәм Хәнәфи мәзһәбе яклы мөселманнарның тырышлыгы белән, эшләре барып чыкмады. Шулай итеп, ул мөфти булып торган чакта бернинди дә конфессияара һәм милләтара низаглар күзәтелмәде.
Әйтергә кирәк, Вагыйз хәзрәтнең абруйлы, ил сәясәтен белгән дуслары бик күп иде. Зур дәрәҗәләргә ирешкән кешеләр белән дә ул гади генә сөйләшә белә иде. Җәмигъ мәчетебезгә Әхмәт Кадыйров, Рамазан Абдулатыйпов, Габибулла Хасаев, Татарстан Республикасы дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, өлкә җитәкчеләре, президент вәкилләре кебек мәртәбәле кунаклар еш килә иде. Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин Вазыйх хәзрәт турында болай дип әйткәнен хәтерлим:
Вагыйз Яруллинның балачагы һәм яшьлеге сугыш чорына һәм сугыштан соңгы ачлык елларына туры килгән. Зур кыенлыкларга карамастан, сугыш чоры буыны җиңүче булып чыкты. Вагыйз Лотфулла улы эшләп, ачлык-ялангачлыкны күреп үскән кеше булса да, дин юлыннан тайпылмаган, атасының һәм бабасының иң яхшы сыйфатларын күңеленә сеңдереп үскән. Аңарда җитәкче булу өчен зирәк акыл да, уйлап эш итә белү дә, вакытында дөрес һәм төпле фикер әйтү сыйфатлары да бар.
Вагыйз хәзрәт үз үрнәгендә күп халыкны дингә китерде, аның балалары һәм оныклары да, ата-бабалары юлыннан китеп, имамнар булдылар. Аның авторитеты бик югары, ул, имам-хатыйбтан башлап, Самара регионы мөфтие, Үзәк Диния нәзарәте казые дәрәҗәсенә күтәрелгән кеше.
Аллаһы Тәгалә Вагыйз Лотфулла улының рухын җәннәткә алсын, Аллаһы юлында башкарган эшләренә разый булсын иде. Вагыйз хәзрәтнең якты рухы Самара мөселманнары күңелендә мәңге сакланыр.
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.
Самара шәһәре.
Просмотров: 888
Кызганыч.Урыны Ожмахта булса иде диеп телэп калабызз .АМИН.