Борын-борын заманда, әле компьютерлар да, кесә телефоннары да булмаган чорда, өлкәбезнең бер авылы читендә иксез-чиксез куе урман үскән, ди. Анда ике аяклап йөри торган, кеше кебек сөйләшә белгән җәнлекләр яшәгән икән. Бер аланда — Төлкеләр шәһәрчеге, икенче аланчыкта Бүреләр бистәсе булган. Керпе, бурсык, янут кебек вак җанварлар кечкенәрәк авылларда көн күргән, ди.
Соры Колак белән Кылый Күз исемле куян балалары әти-әниләре белән Куяннар авылында яшәгәннәр. Бу шук малайларны тирә-якта белмәгән җанвар булмаган. Әле, велосипедка атланып, урамдагы пычрак уртасыннан үтәләр икән, әле дөбер-шатыр сарай башында йөгерәләр. Ә өлкәннәрнең рөхсәтеннән башка урманга уйнарга чыгып китүләре турында сөйләп тә торасы юк инде. Кызганычка, мәктәптә дә алар начар укыганнар. Аеруча математика дәресен яратмаганнар. “Нигә кирәк инде бу тапкырлау-бүлүләр?! Йөзгә кадәр саный беләбез, шул җиткән”, – дип фикер йөрткәннәр куян балалары.
Беркөнне әти-куян белән әни-куян, ярминкәгә үзләре үстергән яшелчәләрне сатарга барганда: “Җәнлекләр кышка әзерләнәләр. Бүген сатып алучылар күп булырга охшаган, сезнең ярдәмегездән башка чыгыша алмабыз”, — дип, Соры Колак белән Кылый Күзне дә үзләре белән алганнар. Ә малайлар моңа шат кына!
Ярминкә урыны — урман уртасындагы иң зур аланлык икән. Һәр шимбәдә биредә кызу сатыш-алыш бара. Бу көнне хәтта ерткыч хайваннарга башка җәнлекләргә тияргә дә ярамый икән. Канунны бозучылар табылса, урман сакчылары итеп билгеләнгән аюлар аларны гаиләләре-ние белән урманнан куып чыгаралар, ди.
Менә бу көнне дә алан, умарта күчедәй, гөж килеп торган. Рәт-рәт тезелгән сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк икән! Җиләк-җимеш, төрледән-төрле яшелчә, чикләвек… Сатып алучылар барын да чират торып ала. Соңгы мода буенча киенгән җирән төлкеләр, тиеннәр белән сатулаша-сатулаша, киптергән гөмбә сайлыйлар. Кабан дуңгызлары тау кебек өеп куйган хуш исле алмалар өеме тирәсендә чәнечке керпеләр бөтерелә.
Куяннар да алып килгән яшелчәләрен тезеп куярга өлгермәгәннәр – сатып алучылар чиратка тезелеп басканнар. Кетердәп торган кәбестә, баллы кишер, ярмалы бәрәңгене килолап та, капчыклап та алалар икән.
Төш вакытында, җәнлекләр агымы бераз кими төшкәч, әти-куян белән әни-куян балаларына: “Кайнар чәй эчеп килик әле. Сатып алучылар килсә — сатыгыз. Тик акчага алданмагыз!” – дип, оланнарын кисәтеп, ашханәгә киткәннәр.
Беренче вакытта Соры Колак белән Кылый Күз сынатмаска тырышканнар. Икәүләшеп товарны үлчәгәннәр, акчаны кат-кат санап алганнар. Менә алар янына бер карт поши килеп баскан.
Йә, егетләр, кәбестәгез тәмлеме? – дип сораган ул.
Тәмле, абзый, тәмле! Авызда кетердәп тора! – дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, яшелчәләрен мактый башлаганнар.
Бәясе дә арзан бугай?
Кәбестә белән бәрәңге – сигез сум, кишер – 10 сумнан.
Әһә-әһә… Ярый, үземә дә, балаларыма да алам алайса. Бирегез миңа 12 килограмм бәрәңге, ә кишерне ике килограммга күбрәк. Кәбестәне сакларга урыным юк, аны, кишергә караганда, 5 килограммга әзрәк алырмын. Йә, күпме акча тиеш мин сезгә?
Соры Колак белән Кылый Күз яшелчәләрне үлчәп, пошиның күпме акча тиешлеген саный-саный тәмам тирләп пешкәннәр. Күпме шулай яфаланган булырлар иде билгесез, ярый әле әти-әниләре килеп җиткән.
Ә куян балаларына саный белмәүләре өчен бик оят булган. Менә шунда алар математика дәресе тормышта да бик кирәк булуын аңлаганнар һәм өйләренә кайту белән дәреслекләр алып утырганнар, имеш.
Балалар, ә сез поши яшелчә өчен ничә сум акча тиеш булганын санап чыгара алдыгызмы?
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 766