
Бу эштә бик актив катнашучылар:
Салихҗан Булатов,
Гөлсинә Касыймова,
Рәисә Уразмәтова,
Фәрит Булатов,
Гайсә Рәхмәтуллин,
Сәйфулла Касыймов,
Хәбибулла Касыймов,
Галиулла Мамышев,
Шамил Мамышев,
Мөхәммәдрасих Абушманов,
Якуп Субеев,
Җәүһәр Бәхтиева,
Әминә Сафиева.
Гошер сәдакасын дини уку йортларында белем алучы шәкертләребезгә җибәрдек. Һәр кешегә никадәр генә булса да гошер бирү фарыз, дип санала. Мәхәллә бабаларыбызга бик зур рәхмәт!
Малларыбыз бәрәкәтле булсын. Кесәң калынайган саен күңел тараймасын. Күңел канәгатьлеге , җан тынычлыгы – бу нәрсәләрне бөтен дөньяның мөлкәтенә дә сатып ала алмыйсың. Бәхет — ул Раббыңның хак юлында изгелек кылып, дөньяда җан тынычлыгын табып, Әхыйрәттә мәңгелек бәхеткә ирешүдә.
Иске Мәчәләй авылының “Үзәк” мәсҗиде рәисе Шамил МАМЫШЕВ.
Просмотров: 658