Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районының “Күмәк көч” татар газетасына 90 яшь тула.
1930 елда, колхозлашу чорында туган басма районның, Ульяновск өлкәсе, Россия халкы, милләт тормышындагы вакыйгаларны яктырта, динебезне, милләтебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә зур эшчәнлек алып бара. Басма замана белән бергә атлый – бүген аның интернетта үз сайты, социаль челтәрләрдә аккаунтлары бар.
Каләмдәшләребезне чын күңелдән олы юбилейлары белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш, иҗади уңышлар телибез. “Күмәк көч” газетасы замананың кырыс җилләренә бирешмичә, күпсанлы укучыларын сөендереп озак еллар яшәсен. Киләчәктә бергәләшеп, халкыбызга, телебезгә хезмәт итәргә, йөз еллыгын да шулай матур итеп үткәрергә насыйп булсын!
Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы редакциясе.
Просмотров: 820