Данис Шакиров Самарада “Сәламәтлек көне”ндә катнашты

4-6Сәламәтлек көне 2013 елдан башлап Самара өлкәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Яктылык» шәһәр мәктәбе инициативасы белән үткәрелә. Беренче елларда мәктәп күләмендә уздырылган спорт ярышларыннан башланып киткән бу чара, тора-бара, киң колач алып, шәһәр бәйрәменә әверелде.

Хәзер Сәламәтлек көнендә укучылар һәм аларның ата-аналары, туганнары, дуслары гына түгел, ә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнеп, җырлап-биеп, кайнар татар ашлары белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итәләр.

Быел бәйрәмгә Казаннан шәрәфле кунак – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров килде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура һәм шәхсән үз исеменнән ул самаралыларны әлеге күркәм бәйрәм белән котлады.

4-63-8

“Бүген Сәламәтлек көне – гаилә, милләтара татулык һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме. Шуңа күрә киләчәктә дә аның әһәмияте, һичшиксез, артачак. Самара өлкәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасын хуплап, Сәламәтлек көнен үткәрүе өчен аерым рәхмәтемне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Игоревич Азаровка белдерәм. Барлык катнашучыларга – ныклы сәламәтлек, ә спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телим!”, – диде ул чыгышында.

tatar-congress.org

Просмотров: 827

Комментирование запрещено