Объявлен конкурс «По следам истории» / Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарих эзләреннән» бәйгесе игълан ителде

tarihВ конкурсе «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» принимают участие дети 7-17 лет из регионов России, принимающие активное участие в национальной жизни региона, занимающиеся творчеством при национально-культурных автономиях и татарских общественных центрах.

Цель конкурса – повышение уровня познания истории татарского народа в контексте российской истории, воспитание национального самосознания у подрастающего поколения, поощрение детей к творчеству.

Организаторы:

     -  Министерство по делам молодежи Республики Татарстан;

     -  Молодежный центр «Идель».

     Конкурс проводится в три этапа:

I этап — рисунки для участия в конкурсе присылаются до 21 марта 2021 года по адресу: г. Казань, ул. Г.Тукая, 58, офис 307;

II этап — оценка работ членами жюри (29-31 марта);

III этап — подведение итогов, награждение победителей (1-15 апреля).

Изобразительные работы для участия в конкурсе должны содержать пейзажи, портреты и иные художественные композиции, отражающие событие, личность, эпоху истории татар. Рисунки должны отражать отношение автора к истории народа. Желательно обращение к периодам Волжской Булгарии, Золотой Орды и Казанского ханства. Также приветствуется обращение к татарской литературе: иллюстрации к произведениям, ставшим классикой. Советуем обратиться к произведениям Г. Исхаки, Н. Фаттаха, М. Хабибуллина и др. ВНИМАНИЕ! Произведения «Су анасы», «Шурале» Г. Тукая  и рисунки праздника Сабантуй на конкурсе рассматриваться не будут.

Лауреаты конкурса «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» награждаются дипломами и памятными подарками. С положением конкурса можно ознакомиться на нашем сайте: www.mc-idel.ru

www.mc-idel.ru

***

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. 

Россия регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләрне «Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Бәйгенең максаты — Россия тарихы контекстында татар халкы тарихын өйрәнү дәрәҗәсен арттыру, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләү, балаларны иҗатка якынайту. Чараны ТР яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге оештыра, дип хәбәр итә үзәкнең матбугат хезмәте.

Бәйге өч этапта үткәрелә: I этап — 2021 елның 21 мартына кадәр бәйгедә катнашу өчен рәсемнәр җибәрелә; II этап — жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү (29-31 март); III этап — йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү (1-15 апрель).

Бәйгедә катнашу өчен, пейзаж, портрет һәм татар тарихына кагылышлы вакыйганы, шәхесне, чорны чагылдыручы башка төрле сәнгать композицияләре кабул ителә. Рәсемнәр авторның татар тарихына булган мөнәсәбәтен чагылдырырга тиеш. Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларына караган рәсемнәр иҗат итү кулай. Шулай ук татар әдәбиятына юнәлдерелгән рәсемнәр, ягъни классик әсәрләргә иллюстрацияләр хуплана.

Әйтеп үтәргә кирәк, Г.Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» һәм Сабан туе бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр бәйгедә каралмый.

«Тарих эзләреннән» — «По следам истории» бәйгесе лауреатлары дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: www.mc-idel.ru 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1086

Комментирование запрещено