Иске Усманда туган тел көне

иске усман“Кешенең бер генә туган   иле булган кебек, туган теле дә бер генә була. Бала дөньяга кил­гәч, иң элек бишек жырлары аша ана телен өйрәнә. Шуңа ту­ган телебезне ана теле дип тә атыйбыз. Безнең авыл­да татар халкы яши. Без үз телебездә аралашабыз, укый­быз, яза­быз”…

Шундый сүзләр белән башланды Камышлы районы­ның Иске Усман авылында узган “Башваткыч” уены. Туган тел көнен истә тотып,  сынаулар да татар телендә үткәрелде. Әлбәттә, COVID-19 авыруыннан саклану чаралары барысы да үтәлде.

Уенда Мәдинә Шәмсуллина, Венера Садриева һәм Илдар Вәлиуллин катнаштылар. Баш­та алып баручылар туган тел бәйрәме тарихы белән таныш­тырып үттеләр. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Венера белән Мәдинә ханымнар матур итеп татар халык жырларын башкарсалар, Илдар әфәнде мәзәкләр сөйләп көлдерде.

«Башваткыч» биремнәре бик катлаулы булса да, уен-көлке арасында җиңел генә чишелеп беттеләр. Җиңүче булып Мәдинә Шәмсуллина та­нылды. Бәйрәм «И туган тел» жырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Гөлнара АБДУЛЛОВА,

Иске Усман Мәдәният йорты җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1287

Комментирование запрещено