Туган телен кадерләгән кадерле булыр

сызран21 февральдә уздырылучы Халыкара туган тел көнендә һәр милләт  телен, мәдәниятен сак­лауга үз өлешен кертеп ки­лә.  Быел да Сызран шәһәренең 18 санлы модель китапханә­сендә бу бәйрәмгә багышлан­ган бик матур чара узды. 

Гөлнар Дәүләтшина җитәк­челегендәге “Ак калфак” ха­тын-кызлар җәмгыяте, Ирина  Коновалова алып баручы “Род­ник” чуваш фольклор ансамбле һәм Инна Христиан ты­рышлыгы белән эшләп килү­че “Древо жизни” клубы әгъзалары бәйрәмгә килгән халыкны җырлар, әйтемнәр, биюләр, интерактив уеннар белән сөендерделәр. Чараның иң матур өлеше түгәрәк өстәл артында узды. Өч милләт кешеләре көлешеп-шаярышып чәй эчкән арада дуслык мөнә­сәбәтләре дә барлыкка килде, уртак темалар да табылды. Чараны алып баручы Гөлсем Салихова да дустанә атмосфера тудыруга үз өлешен кертте.

Туган тел көне китапханә мөдире Мария Валерьевна Сав­ватеевадан башка бу хәтле эчтәлекле булып үтмәс иде. Без моның өчен китапханә хезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Ни дисәң дә, тел, кием-салым, ашамлыклар, гореф-гадәтләр аермасына карамастан, без барыбыз да уртак йортыбыз булган Җир йөзендә яшибез. Димәк, һәрбер милләт үз те­лен саклап, башкаларныкын хөрмәтләп, дуслыкта яшә­сә, Җир-анабыз сугыш афәт­лә­реннән арыныр иде.

Лилия ДӘҮЛӘТШИНА.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 436

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>