Рәхмәтле булуның, рәхмәт сүзенең тәэсир көче гаять зур. Психолог Роберт Эммонс бу турыда: «Бу сүз бөтен тормышны үзгәртә ала», — дип әйткән. Кешенең яхшы гамәлен күрә белеп, рәхмәт әйткән кешеләр, гадәттә, оптимистлар. Алар юк-барга борчылмыйлар, булганына шөкер кылып яшиләр. Берәү сиңа ярдәм итеп, рәхмәтеңне алган икән, димәк, син дә аңа йөрәк җылыңны биргәнсең. Менә мин дә Рәшит Шамил улы һәм Әминә Фәрит кызы Исәнбаевларга кызлары Юлияне ярдәмчел, ихлас күңелле бала итеп тәрбияләгәннәре өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм.
Алар минем авылдашлар, хәзерге вакытта Подбельcкида яшиләр. Юлия, көмеш медаль белән мәктәпне тәмамлаганнан соң, Самара медицина университетының “Лечебное дело” факультына укырга керә. Шул ук вакытта “Сестринское дело” факультетында да укып чыга һәм, университетның дүртенче курсында укыганда ук, Самараның Семашко исемендәге хастаханәсенең анестезиология-реаниматология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Ә инде 2013 елда үз һөнәре буенча диплом алгач, үзенең туган ягына кайта һәм Похвистнево район хастаханәсенә врач-анестезиолог булып урнаша. Ул бер дә тик тормый, гел квалификациясен үстерә, ел саен яңа курслар тәмамлап, һөнәре буенча үсә. Мондый тырышлыгын күреп, шәһәр администрациясе аның хезмәтен югары бәяләп, фатир бирә.
Дөньяга коронавирус афәте килгәч, бик күпләр авырдылар, кайберләре хәтта дөнья белән дә хушлаштылар. Ул бит шундый мәкерле чир, хәтта ни буласын аңлап бетереп тә булмый. Кемгәдер бик нык бәйләнә, ә кемдер авырганын сизмичә дә кала, рәхәтләнеп йөри, актив тормыш алып бара.
Безнең гаиләне бу йогышлы авыру урап узмады, катырак бәрелде шул. Шушы вакытта Юлия Рәшит кызы, Аллаһы Тәгалә аңарга исәнлек-саулыклар бирсен, вакытында әйткән җылы сүзе белән дә, изге гамәлләре белән дә, шифалы куллары белән дә бик нык булышты. Шундый изге җанлы кеше ул, безнең Юлия!
Гаиләбез һәм авылдашларым исеменнән Юлия Рәшит кызы Аташовага бик зур рәхмәтләребезне яудырабыз, гаиләсенә исәнлек-саулык, мәхәббәтле тормыш, эшендә уңышлар телибез. Бүгенге көнне табибларыбыз сугыш кырында кебек үзләренең гомерләрен куркыныч астына куеп, йогышлы авыруны җиңәргә, безнең гомерләрне саклап калырга тырышалар.
Кадерле туганнар, без дә яхшылык эшләргә ашыгыйк, калебләребезне чистартып, шушы Юлия кызыбыз кебек үк, бер-беребезгә ярдәмле булып яшик.
Шамил МАМЫШЕВ.
Мәчәләй авылы,Похвистнево районы.
Просмотров: 727