Улемы и казыи ДУМ Татарстана определили выплаты в месяц Рамадан / Быел ураза башлану һәм тәмамлану көне, фидия һәм фитр сәдакасе күләме билгеләнде

KSF_6352Камиль хазрат провел совещание рабочей группы Совета улемов и Совета казыев. 

Муфтий Татарстана Камиль хазрат Самигуллин провел совещание Рабочей группы Совета улемов и Совета казыев ДУМ Татарстана. На повестку дня был вынесен вопрос о подготовке и проведении Священного месяца Рамазан в республике, сообщает пресс-служба управления.

Первый день месяца Рамазан приходится на 13 апреля. Участники совещании отметили, что с учетом этого первый таравих-намаз будет прочитан 12 апреля после ночного намаза Иша. Улемы, казыи подчеркнули необходимость совершения таравих-намаза в 20 ракаатов.  

Для выплаты фитр-садака установлен размер нисаба (минимальный достаток, с которого идет выплата закята): по серебру — 36 тыс. рублей, по золоту — 310 тыс. рублей. Размер фитра-садака (закят аль-фитр — очистительная милостыня) — при расчете на ячмень — 100 рублей, по изюму — 700 рублей. В качестве искупления за невозможность держать пост по состоянию здоровья и при невозможности восполнить его в другой день установлена фидия — 200 рублей за каждый пропущенный день. 

Ранее сообщалось, что Президент Татарстана Рустам Минниханов утвердил даты проведения мусульманских праздников Ураза-байрам и Курбан-байрам. 

tatar-inform.ru

***

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы 2021 елда якынлашып килүче Рамазан-шәриф аен үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча карарлар чыгарды 

22 мартта Татарстан Диния нәзарәтендә Голәмәләр һәм Казыйлар шурасының киңәйтелгән утырышында хәзрәтләр рамазан ае башлану һәм тәмамлану вакытын, тәравих намазында укыла торган рәкәгатьләр санын, фидия һәм фитр сәдакаләре күләмен билгеләде.

Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, 13 апрельдә — уразаның беренче көне, 12 майда — уразаның соңгы көне. 12 апрельдә — беренче тәравих намазы, 13 майда — Ураза бәйрәме була.

Голәмәләр һәм Казыйлар шурасы вәкилләре зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 700 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Тәравих намазы 20 рәкәгать укыла. Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

 Фидия. Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия — ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр. Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкят билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш.

Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено