“Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Эльмира Мөгаммәр кызы ШӘВӘЛИЕВА- ВАРФОЛОМЕЕВАга – 65 яшь!

imageХөрмәтле Эльмира ханым!

Сезне юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Өлкә татар җәмәгатьчелегенең тормышы газета битләрендә киң яктыртыла, газета — милли җанлы һәрбер кеше өчен көтеп алынган кунак, аны яратып укыйлар һәм монда, һичшиксез, мөхәррир буларак, сезнең шәхси өлешегез дә әйтеп бетергесез зур. 

Мөхтәрәм юбиляр, шушы матур бәйрәмегез уңаеннан җылы, якты те­ләкләр кабул итеп алыгыз.  Киләчәктә дә хезмәтегез дәвамлы булып, мил­ләтебезне, гореф-гадәтлә­ребезне саклауга багышланган гомерегез озын булсын һәм сәламәтлектә узсын. Тормышыгызда тынычлык, бәрәкәт, бәхет теләп калам. Якыннарыгызның хөрмәтен һәм мәхәббәтен һәрвакыт тоеп яшәгез. Иҗат ялкыныгыз сүнмәсен, сүрелмәсен. Тагын озак еллар халкыбызга тугрылыклы хезмәттә булырга насыйп итсен!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле Эльмира ханым!

Тирән хөрмәт хислә­ре белән Сезне шушы юбилеегыз уңаеннан котлыйбыз!

Сез җитәкләгән “Бердәмлек” газетасы югары дәрәҗәдәге, алдынгы идеяләрне тормышка ашыручы басмаларның берсе булып тора. Без Сезнең актив тормыш позициягезгә сокланабыз, югары бәя бирәбез. 

Сез мәгълүмат кырында яшисез һәм моңардан башка тормышыгызны күз алдына да китерә алмыйсыз. Шуңа да Сезгә озын иҗади гомер, сәламәтлек, гаилә бәхете, балаларыгызның игелеген кү­рү шат­лыгы насыйп булсын, ә хыялларыгыз тормышка аш­сын, дип киләчәктә дә хез­мәт­тәшлек итүебезне теләп калабыз. 

«Самар татарлары» медиа-проектлары редакцияләре.

* * *

Хөрмәтле Эльмира Мөгам­мәровна!

Гомер бәйрәмегез уңа­еннан сезгә иң матур те­ләкләребезне бүләк итәбез. Сез — безнең остазыбыз һәм илһамландыручыбыз, үз һө­нә­регезнең профессионалы бу­ларак, безнең өчен һәрьяклап үрнәк булып торасыз. Язның кояшлы матур көннәре сезгә изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Һәрвакыт шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәгез. Сезгә ихластан нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм чиксез бәхетләр телибез. Иҗади эшегездә зурдан-зур уңышлар юлдаш булсын!

Котлы булсын туган көнегез,

Уңыш сездән бер дә

                                 китмәсен.

Тормыш елгалары ташып

                                          аксын,

Иҗат чишмәләре кипмәсен!

Иң изге теләкләр белән «Бер­дәмлек» газетасы хез­мәт­кәрләре.

* * *

Кадерле дустыбыз! Сине ихлас күңелебездән матур юби­леең белән котлап, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Һәрвакытта да шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Рә­хәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшә.

Юбилееңдагы изге, матур

                                       хисләр

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез чын күңелдән

Барыбыз да бергә кушылып.

Дустыбыз, синең юлларыңда

Бәхетләр янса иде.

Безнең өчен һәрчак шулай

Яшь булып калсаң иде.

Иң изге теләкләр белән күп еллар бергә “Бердәмлек” газетасында эшләгән дусларың Кәүсәрия, Рәйсә, Раушания, Кадрия, Наилә.

Мусульмане готовятся встретить ночь Бараат / Бүген мөселманнар өчен изге булган Бәраәт кичәсе

1_1a0625a524a51c38-300x181В ночь с 27 на 28 марта 2021 (15 числа месяца шаабан по лунному календарю) мусульмане встречают ночь Бараат. В переводе с арабского языка слово «бараат» означает «отделение», «очищение». В эту ночь правоверным следует проводить в поклонении, прося у Всевышнего милости и прощения, а днем держать пост. Читать полностью

Ветерану МВД России, полковнику полиции в отставке Тахиру Борхановичу АБУЗЯРОВУ!

polic_abuzyarovtbУважаемый Тахир Борханович!

Примите искренние поздравления по случаю дня Вашего рождения!

Позвольте выразить наше восхищение и уважение Вам, как отзывчивому человеку, полному энергии и работоспособности.

Искренне желаем Вам  доброго здоровья, семейного благополучия и оптимизма. Пусть сбудутся Ваши сокровенные желания и устремления, сохранится все хорошее, что есть в Вашей жизни и приумножатся мгновения радости и оптимизма.

283bОт имени семьи Шакуровых и Самарского областного татарского общества  «Туган тел» И.Г.ШАКУРОВ.

 

«Бердәмлек» газетасыннан, 27 март, 2021 ел

Читать полностью