Межнациональный весенний праздник «Навруз» в Самаре прошел ярко и весело / Яз килә, яз көлә

vrx28mt9jdu27 марта в Самаре, в Доме культуры «Заря», отметили Международный праздник «Навруз». Он прошел при поддержке Администрации г.о.Самара, ГКУ СО «Дом дружбы народов».

Навруз — один из самых древних праздников на Земле, отмечаемый многими народами как праздник весны и обновления природы.
В 2009 году Навруз был включен в список нематериального культурного наследия человечества ЮНЕСКО. Генеральная ассамблея ООН объявила 21 марта Международным днем Навруза.
В Самарской области, как и по всей России, праздник традиционно отмечают казахи, узбеки, азербайджанцы, киргизы, таджики, туркмены и другие народы. Навруз – это главный праздник в году у многих народов Азии, отмечаемый уже более пяти тысяч лет. Празднование Навруза имеет языческие корни, это праздник поклонения природе, он отмечается в день весеннего равноденствия. Это очень символичный праздник, с Наврузом связано множество народных традиций и обычаев.
Организаторами мероприятия в Самаре были национальные общественные организации г.о.Самара и Самарской области – инициативная группа по созданию общественной организации «Местная узбекская национально-культурная автономия «Хумо» г.о.Самара»; Региональное отделение Всероссийского Конгресса узбеков, узбекистанцев по Самарской области, президент  Дильфуза Сабирова; СРОО таджикистанцев «Пайванд-Единство», президент Сунатуло Назриев; СРОО «Центр культуры «Казахи Самары», президент Салауат Султанов; РОО «НКА азербайджанцев Самарской области «Ватан», председатель Гусейн Гусеинов; СРОО «Туркменский национальный культурный центр «Ватан», президент Оразбай Рейимбаев; СРОО «Гуманитарная Ассоциация Туркменского Землячества в Поволжье», председатель Куват Гурбангылычев; СООО «Лига азербайджанцев Самарской области», председатель Правления Ширван Керимов Ширван; НО БФ «Помощь киргизскому народу «Манас-Ата», председатель Акылбек Кудуев.
Почётных гостей и зрителей праздника приветствовал заместитель директора ГКУ СО «Дом дружбы народов» Петр Сучков, он также вручил активистам организаций Благодарственные письма Дома дружбы народов.
Приветствие от Губернатора Самарской области зачитала Ольга Бушина, от Главы Администрации г.о. Самара — Дмитрий Долганов, от «Союза народов Самарской области» присутствующих поздравила Любовь Колесникова.
Праздничное мероприятие началось с выставки декоративно-прикладного творчества, расположенной в фойе, и праздничных танцев под звуки национальных музыкальных инструментов, от которых в пляс пускались не только участники концертной программы, но и зрители. Атмосфера веселья и радости захватывала каждого человека, пришедшего на праздник. А зрителей, желающих посмотреть праздничное мероприятие, посвященное Наврузу, было много.
Праздничный концерт открыло театрализованное представление «Да здравствует Навруз!». Здесь присутствовали и актерская игра девушек и парней, выход музыкантов с карнаем (традиционным восточным духовым инструментом, звуки которого открывают празднества), яркие выступления всех артистов в национальных костюмах, приветствия главного аксакала праздника и девушки «Весны», народные обряды и традиции. Все переплелось и вылилось в красочное зрелищное выступление, которое подарило зрителям восторг и восхищение от увиденного.
Чтобы создать эту удивительную атмосферу праздника, немало сил приложила сценарист, режиссер-постановщик концертной программы, Заслуженный работник культуры Самарской области Айгуль Жалелова и ведущие концертной программы Ермек Кульжанов и Сабрина Бобокова.
В концерте участвовали артисты и творческие коллективы национально-культурных общественных организаций г.о.Самара и Самарской области — музыкальная группа «МУКИМИ», руководитель Илхом Юлдошев; казахская воскресная школа «Ак булак» — Центр внешкольной работы «Поиск», педагог Айгуль Жалелова; таджикская танцевальная группа «Лайли Бадахшон», руководитель Зарина Курбонова; солисты инициативной группы по созданию «Местной узбекской национально-культурной автономии «Хумо» г.о.Самара» Расулжон Абдурахманов и Равшан Ураков; туркменская танцевальная группа «Туркмен овазы», руководитель Сахра Ходжамедова; победитель всероссийских и международных конкурсов, активист СРОО «Казахи Самары» Ермек Кульжанов; автор и исполнитель кыргызских песен Акылбек Айтиев; казахский народный ансамбль танца «Айгуль», руководитель Айгуль Жалелова; кыргызская танцевальная группа «Жаз гульдеры», руководитель Мээрим Кудуева; председатель Общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» города Самара, исполнительница башкирских песен Камила Сизякова; чувашский народный ансамбль песни и танца «Самар ен», руководитель Любовь Максимова, концертмейстер Евгений Васюткин; Мустафаев Мустафа и Ковалевская Софья, солисты азербайджанского ансамбля «Хаял», руководитель Мирмагомед Сеийдли; исполнительница таджикских песен Аниса Парпиева; исполнитель туркменских песен Рахат Гурбангылыжов; азербайджанский ансамбль «АРЗУ»; солист СРОО «Туркменского национального культурного центра «Ватан» Давлет Оразмедов; профессиональная танцовщица народных танцев Средней Азии из г.Тольятти Наргиза.
Праздничное мероприятие завершилось награждением активистов национальных общественных организаций и артистов концертной программы за организацию, проведение и участие в Международном празднике «Навруз». Председатель Оргкомитета Международного праздника «Навруз», президент Регионального отделения Всероссийского Конгресса узбеков, узбекистанцев по Самарской области Дильфуза Сабирова вручила всем дипломы, благодарственные письма и поздравила всех с праздником Навруз.
Такие мероприятия способствуют укреплению межнационального и межконфессионального согласия многонациональной губернии, знакомят с самобытностью и национальной культурой народов г.о.Самара и Самарской области, способствуют раскрытию талантов среди молодого поколения.
Светлый и добрый праздник Навруз на самарской земле проходит много лет и собирает каждый год множество друзей. Да здравствует Навруз – праздник добра, любви, счастья и новой жизни!
8w6s9vzb5pqfee_sbjh7rw vfdnhcqysm8 vrx28mt9jdu

Айгуль ЖАЛЕЛОВА, член оргкомитета Международного праздника «Навруз».

Фотографии Александра МАССОВА.

samddn.ru

***

Зәңгәр күктә ягымлы кояш елмая. Өй кыекларыннан тамчылар тама, кошлар чыркылдаша. Язгы җылыдан кар эреп, гөрләвекләр ага. Яз килә… Табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты яңа тормыш башлануны хәтерләтә. Бәлки шуңадыр да Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә Яңа ел яз көне башлана. Нәүрүз фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә һәм дөньядагы иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булып санала.

Гасырлар буе сакланып кил­гән гадәт буенча, Нәүрүз алдыннан кешеләр өйләрен җыештырырга, ишегаллары һәм бакчаларын тәртипкә ките­рергә, бурычларын түләргә тиешләр. Бәйрәм табынына бодай, арпа, тары, кукуруз һәм башка ярмалардан пешерелгән юкалар куела. Гадәттә, Нәүрүзгә җиде төр­ле ризык пешерелә. Якын Көн­чыгыш һәм Урта Азия халыкларында барлыкка килгән әлеге бәйрәм, гарәп яуларына да карамастан, сакланып калган. Ул ислам динен тотучы күп кенә халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Кайбер илләрдә Нәүрүз дәүләт бәйрәме булып санала һәм ял көне дип игълан ителә.

157 милләт вәкиле яшәгән Самара өлкәсендә дә, 2010 елдан башлап, БМО Генераль Ассамблеясе карары нигезендә рәсми халыкара бәйрәм статусын алган Нәүрүз ел саен билгеләп үтелә. Ул язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга (19, 20, 21 йә 22 мартка) туры килә. Бәйрәм бүген дә, нәкъ элеккеге заманнардагыча, кешеләрне дуслык мәйданына җыя.

Быел Нәүрүзне 27 мартта «Заря» мәдәният сараенда билгеләп үттеләр. Ул Самара шәһәре администрациясе һәм Халык­лар дуслыгы йорты ярдәме белән оештырылды. Самара өлкәсендә бу бәйрәмне казахлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар, кыргызлар, та­җиклар һәм тө­рекмәннәр бәй­рәм итә.

Гадәттәгечә бәйрәм Мәдә­ният сарае фойесында оештырылган декоратив-гамәли иҗат күргәзмәләреннән һәм бию­ләрдән башланып китте. Күз явын алырлык киемнәр­гә киенгән төрле мил­ләт вә­килләренә кушылып, бәйрәм­гә килгән башка милләт кеше­ләре дә биергә чыктылар. Чараның рәсми өлеше хөрмәтле кунак­ларны һәм тамашачыларны сәламләүдән башланып китте. Беренче булып Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Петр Сучков чыгыш ясады. Нәүрүз белән котлап, ул төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алды, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләде һәм оешмалар активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды. Ольга Бушина Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаровның сәламләвен укып узды, «Самара өлкәсе халыклары берлеге» исеменнән Любовь Колесникова да котлады.

Бәйрәм концерты “Исән­ме, Нәүрүз!” дип аталган теат­ральләштерелгән тамаша белән ачылды. Милли кос­тюм­нар киеп, кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып чыккан кызлар һәм егетләрнең, музыкантларның, хөрмәтле ак­сакалның һәм бәйрәмнең төп герое Нәүрәзбикәнең сә­ламлә­вен үз эченә алган бу номер, мавыктыргыч тамашага әйлә­неп, залда утыручыларның игъ­тибарын сәхнәгә юнәлтте. Гому­мән, милли-мәдәни иҗти­ма­гый оешмаларның һәвәс­кәр артистлары һәм иҗат коллективлары оештырган концерт номерлары милли традицияләрне, йолаларны һәм гореф-гадәтләрне чагылдырды.

Якташларын бәйрәм белән котларга Самара шәһәренең “Корылтай (конгресс)” башкорт иҗтимагый оешмасы рәисе Камилә Сизякова һәм Лю­бовь Максимова җи­тәк­челегендә “Самар ен” чуваш халык җыр һәм бию ансамбле дә килгән иде. Язны каршылау бәйрәмендә алар, чуваш, рус, украин, белорус, үзбәк, грузин, чегән телләрендә җырлап, концертны тагын да купшырак бизәделәр һәм Самара җирендә халыклар дуслыгының нык булуын расладылар. Ә татар халкының «Тала-тала» җырын чуваш артистларына кушылып, залда утырган та­машачылар да җырлады. Бәй­рәм сәхнәсендә төрле буын вәкилләре чыгыш ясады, җыр, милли моңнар агылды… Залдагы халык та рәхәтләнеп күңел ачып, ял итте.

Шундый матур бәйрәм оештыру һәм яхшы кәеф бүләк итү өчен, сценарий авторы, Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Җалелова, концерт программасын алып баручы Ермек Кульжанов һәм Сабрина Бобокова шактый көч куйганнар. Бәйрәм иҗтимагый оешма активистларын һәм концертта катнашучы артистларны бүләкләү чарасы белән тәмамланды. Нәүрүз халыкара бәйрәменең оештыру комитеты рәисе, Бөтенроссия үзбәкләр конгрессының Самара өлкәсе буенча төбәк бүлеге президенты Диләфрүз Сабирова да бәйрәм белән котлап, барысына да дипломнар һәм рәхмәт хатлары тапшырды.

Мондый чаралар өлкә ха­лыкларының үзенчәлеген, мә­дәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны ныгытуга, халыклар бердәмлегенә юнәлтелгән. Шулай ук үсеп килүче талантларны ачарга да ярдәм итә. Язгы яңарыш символы булып саналган Нәүрүз бәйрәме Самара җирендә күр­кәм гадәт булып озак еллар сак­ланыр, дип ышанып калабыз.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1575

Комментирование запрещено