«Бердәмлек» газетасыннан, 10 апрель, 2021 ел

i2

аскароваПохвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

ХалидәҖәгъфәр кызы

Аскаровага!

Кадерле тормыш иптәшем, кызыбыз, әниебез, кодагыебыз! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Кайчан керсәң, өеңнән нур бөрки,

Каршылыйсың якты йөз белән.

Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә

Синең әйткән йомшак сүз

                                           белән.

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул

                                             итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Бәйрәмнәрең синең шундый

                                           якты,

Йљзләреңдә балкый елмаю.

Џәрвакытта шундый булып

                                       кал син,

Беркайчан да белмә моңаю.

Изге теләкләр белән тор­мыш иптәшең Ильяс, әнилә­рең Маһинур, Наилә, кызың Алсу, улың Салават, киявең Ислам, кода-кодагыең Минтимер һәм Мәүлия.

* * *

Камышлы районы,

Иске Ярмәк авылы

Мәгъмүрә Шакир кызы Галиәхмәтовага – 92 яшь!

Кадерле апабыз һәм әбиебез! Без сезне олы бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә исәнлектә-саулыкта, шатлыкта-муллыкта, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәргә булсын. Ходай сезне бездән, безне сездән аермасын.

Нинди изге теләк телик икән

Синең туган көнеңдә.

Кояш яктылыгы һәрчак шулай

Балкып торсын якты йөзеңдә.

Авырлыклар артта калган

                                     булсын,

Бәхет көтсен иде картлыкта!

Бәрәкәтле имин тормышларда

Яшә әле, яшә шатлыкта!

Изге теләкләр белән Ро­за, Хәбибнур һәм Гөлназ, Гөл­чәчәк, Мансур гаиләләре бе­лән.

* * *

Сызран районы,

Заборовка авылы

Тәүфыйк Әбрар улы Бәкеровка – 80 яшь!

Кадерле, яраткан әтиебез, бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен. Безне сөендереп, безнең өчен догалар укып, бәхетле, шатлыклы гомер итүеңне телибез.

Котлы булсын юбилеең, әти,

Гомерең үтсен шатлыкта.

Кайгы күрмә, чирне белмә,

Һич бирешмә картлыкка.

Гомерең матур узсын, әткәй,

Кайгы-хәсрәт килә күрмәсен.

Йөзең һаман аяз, көләч булсын,

Күзләреңнең нуры сүнмәсен.

Изге теләкләр белән ба­ла­ларың Кадим, Гөлсинә, Гөлсем гаиләләре белән һәм барча оныкларың.

 

Просмотров: 1443

Комментирование запрещено