Камышлы авылының Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеттә өмә уздырылды

i (1)Мәчет — Аллаһы йорты. Һәркөнне гыйбадәт йортларында азан әйтелә. Имамнарыбыз, шәкертләребез, агайлар-абыйлар бирегә килеп, биш вакыт намазлар укып китәләр, мәрхүм-мәрхүмәләргә дога кылалар, дин шартларын үтиләр.

Менә Рамазан ае да килеп җитте, инде тәравих намазлары башлана. Шушы уңайдан без - күрше-тирәдә яшәүче хатын-кызлар - Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчетебезне җыештырып алырга уйладык: гыйбадәт йортының эчке һәм тышкы ягын тәртипкә салдык.

Күмәк эш башкару өмәгә килүчеләрнең  күңелен күтәрде, иманнарын яңартты. Үзебез дә тәравих намазларына йөрергә сүз куештык.

Ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт яусын. Аллаһы Тәгалә барчабызга да әҗерен язсын. Изгелек һәрвакыт изгелек белән кайта ул.

i (1)i (2) i (3) i (4) i (5) i LMz-viGhzTA

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА, җирле «Ак калфак» оешмасы әгъзасы.

Камышлы авылы.

Просмотров: 887

Комментирование запрещено