«Бердәмлек» газетасыннан, 24 апрель, 2021 ел

0f3d5

ЗангировыПохвистнево районы,

Журавлиха авылы

Фатыйх Шакир улы һәм Әлфирә Хәйдәр кызы Зангировларның

бергә гомер итүләренә – 50 ел!

Кадерле әткәебез һәм ән­кәебез, бабабыз һәм әбиебез! Сез тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны ур­таклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшисез. Без сезгә шушы шатлыклы бәйрәмегез көнендә имин тормыш, күңел тынычлыгы, саулык-сәламәтлек, озын гомер итүегезне телибез. Тормышыгыз тату, күркәм, тигез булсын.

Ничек түләп бетерербез

Гомер биргән өчен безгә,

«Балам» диеп, янып-көеп

Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә

                                               без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш

                                       булсын,

Әткәй, әнкәй, сезгә гомергә.

Изге теләкләр белән кызларыгыз Раилә, Руфия, Рания, кияүләрегез Равил, Роман, оныкларыгыз Игорь, Рифат, Булат, Федор, Арина.

* * *

Фатыйх Шакир улы һәм Әлфирә Хәйдәр кызы

Зангировларга!

Кадерлеләребез! Без сез­не алтын туегыз белән чын кү­ңелебездән котлыйбыз. Аллаџы Тәгалә сезгә исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын тигез гомер бирсен. Туар таңнар яңа сөенечләр, килер көннәр яңа шатлыклар алып килсеннәр. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп итсен иде.

Тагын бик күп еллар

                             тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез,

Сәламәтлек ныклы юлдаш

                                       булсын,

Балкып торсын тормыш

                                    гөлегез!

Изге теләкләр белән апаларыгыз Рәшидә, Рәхилә, энегез Җәгъфәр, сеңелләрегез Рәйханә, Солтания, Кадрия гаиләләре белән.

* * *

Фатыйх Шакир улы һәм Әлфирә Хәйдәр кызы

Зангировларга!

Кадерлеләребез! Без сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сез­гә исәнлек-саулык, кояшлы, аяз көннәр, озын гомер, гаилә бәхете, пар канатлы булып, тигез гомер кичерүегезне телибез. Хисләрегез сүрелмәсен, тормыш учагыгыз сүнмәсен иде.

Бәхет таңы көлеп

                            каршыласын,

Шат елмайсын һәрчак йөзегез.

Тигез яшәп, тигез картаегыз,

Тик муллыкта үтсен гомерегез.

Изге теләкләр белән се­ңелегез Нурия, кызы Наилә гаиләсе белән, улы Рамил.

* * *

Фатыйх Шакир улы һәм Әлфирә Хәйдәр кызы

Зангировларга!

Кадерлеләребез! Сезнең гаи­лә корып яши башлавыгызга – 50 ел! Алдагы көннәрегез шатлыклардан, якты, аяз көн­нәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез. Бер-берегезгә булган җы­лы хисләрегез олыгайган көн­нә­ре­гездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек, алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын.

Кем сокланмас сезгә карап

                                           бүген,

Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш

                                   иптәшен.

Изге теләкләр белән Фәния апагыз, Зөлфия, Земфира, Рәзилә гаиләләре белән.

* * *

Похвистнево районы,

Яңа Мансур авылы

Әкълимә Фатыйх кызы

Гыйниятуллинага!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сау-сә­ламәт булып, кадер-хөрмәткә төренеп, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп яшәргә язсын.

“Әни” диеп дәшү шундый

                                        рәхәт,

Рәхмәт, әни, һәммәбездән

                                       рәхмәт.

Әни булдың, әни булып калдың,

Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.

Изге теләкләрең белән кыз­ларың, улың гаиләсе белән һәм оныкларың.

* * *

Елховка районы,

Тупли авылы

Вил Ярулла улы

Мостафинга – 80 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз џәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­­лаџы Тәгалә сиңа нык сәла­мәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы џәм иман бай­лыгы насыйп итсен иде.

Сиңа булган чиксез

                             хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык-куанычлар, зур

                                   бәхетләр

Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Котлы булсын синең туган

                                         көнең,

Без барыбыз якты теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган

                                           йөзең

Бәхет өсти безнең йөрәккә.

Изге теләкләр белән барча туганнарың.

* * *

Похвистнево районының Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге вакытта

Самарада яшәүче

Фәрит Салихҗан улы

Мамышевка – 50 яшь!

Кадерле улым, яраткан энебез! Без сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җы­лы кояшыбыз. Алдагы көн­нә­рең исәнлектә-саулыкта, таза­лыкта-байлыкта үтсен. Тормыш иптә­шең Әлфия белән үстергән балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.

Котлы булсын туган көнең,

Бәхетләрең килсен күренеп.

Куанычлар гына юлдаш

                                       булсын,

Яшә шатлыкларга төренеп.

Якты кояш џәрчак юлдаш

                                     булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

                                         үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Изге теләкләр белән әниең Хәдичә, абыең Вәлиулла, апа­ларың Разия, Нурия, Әл­фия гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Литвинов урамы

Әлфия Сәйфулла кызы

Сафинага – 50 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, кызыбыз, әниебез, яраткан әбие­без! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәк­ләребездән чыккан иң изге теләк­ләребезне юллыйбыз. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт.

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Нурлы булсын һәрчак күзләрең.

Кайгы күрми, шатлык белән

Үтсен синең килер көннәрең.

Син бит безгә һәрчак үрнәк,

Џәрвакытта киңәш бирүче,

Күктә янган кояш кебек,

Йөрәк җылысы биреп торучы.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, әниең, әти­ең, улың, киленең, кы­зың, киявең, оныкларың, туган­нарың.

* * *

Самара өлкәсе,

Тольятти шәһәре

Лилия Лифкать кызы

Артемьевага – 39 яшь!

Минем өчен иң кадерле, хөрмәткә лаек, йомшак күңелле, ачык йөзле кызым! Сине туган көнең белән тәбрик итәм. Озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәте телим. Ике улыңа — кадерле ана, җәмәгатеңә тугры иптәш булып, бәхеттә, шатлыкта, исәнлектә-саулыкта мәңге шу­лай ачык йөзле булып яшәргә Аллаһым насыйп итсен иде! Сине, кызым, бер Ходаем бабаңның ялгыз авыр гомер кичергәнен сиздермәс өчен, миңа терәк итеп биргән. Син дөньяда иң затлы, иң саваплы кешеләрнең берсе, мин сине чын йөрәгемнән хөрмәт итеп яратам, балам! Көннәрең шат­лык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай калган гомеремә терәк булып, балаларың, тормыш иптәшең белән бергә исән-сау яшәгез, балам!

Һәр көн кичен сиңа кыңгырау

                                        кылып,

Тавышыңны ишетеп юанам.

Бу дөньяда син барына, кызым,

Бөтен күңелем белән куанам.

Мине сагынып әгәр кайтам

                                         дисәң,

Кайтыр юлың булсын гөл генә.

Күктә кояш булган кебек,

Син бит, кызым, миңа бер

                                          генә!

Яшьлегеңне тиңлә чәчәкләргә,

Кадерен бел, ул бит бер генә.

Гүзәл яшьлегең озын булсын,

Бәхетле бул, кызым, гомергә!

Туган көнең белән

                       өзелеп-сагынып

Яздым, кызым-балакаем,

Чын күңелемнән сине

                                   котларга!

Мең рәхмәт, кызым, бер

                                     Ходайга,

Сине биргән өчен картлыкта.

Син нур булдың, син моң

                                       булдың,

Рәхмәт, кызым, яшәргә көч

                                    бирүеңә.

Изге теләкләр белән бабаң Тәлгать Ваһаҗев.

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено