Җыелдылар классташлар бүген

1NmCWCaZyMsҖыелдылар классташлар бүген,
Сагынып кайтты алар яшьлеген.
Бер күрешү — үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан сыйныфташлар
Күрешергә монда агылган.
Кайтыйк әле, онытмыйк әле, туганнар,
Канат ярган туган ояга.
Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат,
Мәктәпкә дип килдек без тагын.

Боргаланып аккан Сок елгасы буена урнашкан безнең Яңа һәм Иске Ярмәк авыллары. Барлык табигать яшеллеккә күмелгән вакытка туган ягыбызда шаулап-гөрләп Сабан туйлары үткәрелә. Шушы бәйрәмнәргә җыелган туганнар-сыйныфташлар белән очрашканнан соң күңелләр күтәрелеп, ваемсыз балачакка, гүзәл яшьлеккә кайтып килгәндәй буласың! Нәкъ шундый күңелле, һәркем өчен кадерле мәктәп елларын искә алыр өчен 45 ел элек Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында очрашу оештырдык.

Кеше гомерендә мәктәп еллары онытылмаслык кичерешләр, истәлекле минутлар белән дә кадерле. Ул вакытларны искә төшерми  яшәү мөмкин түгел…

Очрашу көнебез 4 июньгә билгеләнгән иде. Күрешү турындагы уйны иң элек  Гамилә шалтыратып әйтте, мин бик тә теләп хупладым. Ничек дулкынланып көткәнемне бер үзем генә беләм.

Мәктәпне тәмамлауга — 45 ел. Әйтергә генә ансат! 45 җәй ,45 кыш, 45 көз, 45 яз үтеп киткән бит. Ә күңел, әйтерсең лә, кичә генә 10 сыйныфны бетерде.

Хәзер дә беренче укытучым һәм үзем кебек кечкенә укучылар  (балалар) күз алдымда торалар. Еллар узса да, һәрвакытта да мәктәбезне, укытучыларыбызны, сыйныфташларымны сагынам. Классташлык — ул үзенә бер могҗиза, үзенә бер сер бит.

1966 елны беренче класска укырга кердек. Беренче укытучыбыз безнең Әлфия апа булса, Иске Ярмәкләрнең «А» классыныкы — Бәрика апа, «Б»ныкы — Сәгъдия апа, «В»ныкы Разыя апа булган.(Без күрше авылга — Иске Ярмәккә укырга барганда өч класс иде, 99 бала).

Укытучыларыбыз инде күптәннән безнең арабызда юклар, искә алулар дога булып барсын, урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Амин!

 Истә калган хатирәләр күп, барысын да язып бетереп булмый, билгеле. Әлифбаны бетергәч, бик зур бәйрәм булганы истә, 4 сыйныфны тәмамлагач, төрле укытучыларда укый башладык. Барысы да бүгенгедәй күз алдында.

Авылыбызда әле без укыганда иске мәктәп иде. Түгәрәк мичләр янына җыелып утырып, җылына идек. Физкультура дәресендә ярышлар, уеннар безгә дәрт өстәп торды.

Мәктәп йортында зур футбол мәйданы бар иде. Зур тәнәфесләрдә йөгереп чыгып, уйнап керә идек.

Йөгерү буенча ярышка баргач, беренче урын алып кайткан идем. Шул вакыттагы шатлыкларны белсәгез иде. Әйтерсең лә, ай белән кояшны кычтым!

Шулай тырыша-тырыша укып, 8 классны тәмамладык. Кич йөрүләр, «танцалар», кинога барулар, беренче мәхәббәт… Аларны тәсвирлап, кәгазьга язып бетереп булмый. Хатирәләр бик күп…

Инде Яңа Ярмәктән Искесенә укырга бардык. 1974 елны анда өч параллель сыйныф булды. Безне төрле классларга тараттылар. Сыйныфыбызда 33 бала идек, оялабыз-тартынабыз. Безнең класс бик көчле иде, биредә безгә кадәр барлык дәресләрне дә урысча гына укыганнар. Класс җитәкчебез — Әсхәт абый Мөхәммәтҗанов. Ул да бакый дөньяга күчте инде, авыр туфрагы җиңел булсын, искә алуларыбыз дога булып барсын. Иншалла.

Шулай ике ел бергә укып, бер-беребезгә ияләштек, сердәшләр-дусларга әйләндек. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда һәм ярышларда катнаштык, туганнардай якын булып киттек.

Яңаярмәклеләр көн дә җәяү 5 чакрым араны иртән барабыз, сәгать 4тә төзелешеп кайтабыз. Кая инде ул безгә автобуслар… Әле берәр чара булса, ашыйбыз-эчәбез дә, яңадан Иске Ярмәккә китәбез. Кышкы бураннарда да, көзге-язгы ачы салкын җилләрдә дә йөрдек.  Бик аз вакыт анда куна кала идек.

Соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләре дә артта калды… Кемдер укырга керде, кемдер эшкә урнашты. Сирәк-мирәк очрашканда бер-беребез турында кызыксынып, белешеп тордык…

Менә кадерле  классташларым белән мәктәбебездә очраштык. Чарага 28 кеше килгән иде: Гамилә, Диния, Ркыя, Гөлҗиһан, Мәдхия, Гөлфия, Зимфира, Рәмзия, Флера, Мәсхүт, Хәйдәр, Рәфкать, Дамир, Фәнис, Җәлил, Наил, Фәния, Кәүсәр , Рафаэль, Ядкарь…

45 елдан  соң бер-беребезне шулкадәр сагынып күрешербез, дип кем уйлаган.

Фотосурәтләргә төштек тә, соңгы чыгарылыш үткән урынга — Юкәле тауга юл алдык. Анда да матур урыннарда карточкаларга төштек.

…Еллар сыйныфташларымның чәчләрен агарта төшкән, алар берсеннән-берсе матур киенгәннәр. Мөлаемнар, һәрберсенең битендә елмаю чагыла. Барысы да канәгатьләр. Әйе, әз генә олыгайганбыз шул. Ә күзләр шул ук, куаныч белән тулган. Ә күңел…

Бүген  барыбыз да кабат 17дә,
Җыелдылар классташлар бүген,
Сагынып кайтты алар яшьлеген.
Олыгайсак та вакыт үтеп,
Йөрәк әле безнең яшь бүген.

Кыңгырауларның моңлы чыңлавы инде еракта калуына карамастан, ул һәркем колагында әле һаман да чыңлый кебек…

Кайчандыр дәресләрдә дулкынланып җавап биргән, тәнәфесләрдә шаярып йөргән шук. малайлар, оялчан кызлар урынына тормышта үз урыннарын тапкан, хәзер инде үзләре балаларын-оныкларын тәрбияләүче җитди ир-егетләр, ханымнар җыелдык. Истәлекле урыннарда булганнан соң, кафега юл тыттык.

Һәрберебез кыскача гына үзебезнең тормыш юлларын сөйләп үтте. Арабызда фән кандидатларына кадәр бар. Аллаһыга шөкер, барыбызның да язмышлары, көн-күрешләре матур. Чын күңелдән әйтәм, горурланам мин  классташларым белән.

Арабыздан иртәрәк киткәннәрне — вафат булучыларны да искә алдык, урыннары оҗмахта булсын.

Очрашу кичәсе гадәттән тыш бай, искиткеч кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Җырлашып-биешеп, кадерле истәлекләр белән бүлешә торгач, көннең кичкә авышканын сизми дә калганбыз. Киләчәктә шундый очрашулар насыйп булсын иде, Аллаһы теләсә. Кадерле классташларым, барыбыз да исән-сау булыйк. Амин.

_Xr1YSBm9sQ1NmCWCaZyMs o5f1M9e1-3M

Рузалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1864

Комментирование запрещено