Кышка аяк басканда, көтмәгәндә-уйламаганда мәкерле авыру безнең өчен якын булган кешебезне Каюмов Раил улы Рафикны аяктан екты, гаиләбезгә чиксез кайгы-хәсрәт, борчу-мәшәкать килде… Югалтулар бигрәк авыр диләр, моның шулай икәнлеген үз башыңа төшкәч, тагын да ныграк аңлыйсың икән.
Безнең дә әнә шундый хәсрәт утында янган көннәребез. Тормыш иптәшем, әтиебез, иркәбез, абыебыз кинәт авырып, мәңгелеккә бездән китеп барды. Әлеге рәхмәт хаты аша без район үзәк сырхауханәсе җитәкчеләренә Русинова Светлана Анатольевнага, Хәкимов Мәсхүт Әсхәтовичка, табибларына Баһаутдинов Исмәгыйль Мәхмүтовичка, Шәйхелисламов Фәһим Исмәгыйловичка, Сәлахов Назыйм Гыйзамовичка, Гыйбадуллин Риф Хәйдәровичка, көн-төн дими кадерле кешебезнең гомере өчен көрәшкән барлык шәфкать туташларына — Фәттахова Фидания Әсхәтовнага, Кәримова Флюрага, Галимова Эльвирага, Гайсина Светланага, ашыгыч ярдәм күрсәтүче Сәфиуллина Любага, ашыгыч ярдәм машинасы хезмәткәре Әхмәтҗанов Фәһимгә, башка барлык персоналга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең медикларның чын шәфкать ияләре булуына тагын бер тапкыр инандык.
Тик нишлисең, үлем көчлерәк булып чыкты шул. Бу хәсрәтне кичерергә, газизебезне җир куенына иңдерергә якыннарыбыз, авылдашларыбыз, мәчет картлары, күршеләребез, читтә яшәгән туганнарыбыз — Чебоксардан, Тольяттидан, Самардан, Похвистневодан — бик зур ярдәм күрсәттеләр. Якын кешебезне җирләүдә катнашкан, кайгыбызны уртаклашкан, матди һәм мораль яктан ярдәм күрсәтүләре өчен авылдашларыбызга, күрше-күлән, туганнарга, дин әһелләренә, социаль хезмәт бүлегенә, балалар бакчасы коллективына, сыйныфташларга рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез.
Барыгыз да исән-сау гомер итегез, якын кешеләрегез һәрвакыт янәшәгездә булсын. Аллаһы Тәгалә һәммәгезне дә бәла-казалардан сакласын иде.
Юксынабыз сине, хуш, бәхил бул, урыннарың булсын оҗмахта.
Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары.
Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 1887
Самые лучшие воспоминания.