Гомерләр үтә икән ул…

5wx2vi6At_s11111

Карлы-буранлы кыш хуҗа булырга ашыга. Ул тырышып бөтен җиргә ап-ак карлар тутыра. Елгаларны-күлләрне  боз белән туңдыра.

Кышларга  калган кошлар  саран гына җылыткан кояш нурында коенып, миләш,  балан, гөлҗимеш  агачыннан  туң  җимешләр  чүплиләр. Мин тәрәзәдән шуларны күзәтеп утырам.

Әйе, тышта  бик салкын. Ә  Магсумовлар өендә җылы,  якты. Даһия ханымның бәхете йөзенә үк чыккан,  күзләре нур  чәчеп тора. Алгарак киттем, ахыры…

Тату  гаилә кору һәм аны саклау – тормышта иң мөһиме. Гаиләгә кайгы килсә, ир белән хатын бергә уртаклаша, шатлык булса — бергә сөенә. Ир белән хатын гомерләрен бер-беренә багышлыйлар, балалар үстерәләр.

Даһия ханым да — Миннури апа белән Мидехәт абыйларның гаилә бәхетенең  җимеше.

Мидехәт  абыйны  авылда белмәгән  кеше булмагандыр. Чибәр, булдыклы егет. Ә Миннури апага килгәндә, бик тә юаш,  тырыш  була ул  үсмер елларында. Яшьләр бер-берсен  аңлашып, очрашып йөреп, зур тормыш юлына аяк басалар — бергә яши башлыйлар.

Миннури апа турында  әйтеп  китмичә ярамас…

LgNs-kJy3vA111

Ул бик тә булдыклы гаиләдән. Уңган акыллы  кыз Мидехат абый белән кушылгач та, фермага эшкә  килә. Яшьләр каенана белән  бергә яшиләр, ә ул — ут. Миннури апа иртүк торып,  эшкә киткәнче, маллар карап, ашарга пешерә.

Фермада ул яшь  бозаулар карый. Алар бит яшь сабый бала кебек. 20-30 баш – әйтергә генә ансат. Ашатырга, эчерергә, асларын алырга. Миннури апа гел беренчеләрдән була. Ул малларны бик тә ярата, иркәләп кенә дәшә, сыйпый, һәрберсенә исем бирә. Берсе бәләкәем булса, икенчесе — усалым, чибәркәем, аппагым… Малкайлар бит яратканны сизеп торалар…

Шулай иртәнгесен эшләп кайткач, өйдә йөгерергә -  кер юарга, самовар кайнатырга, ямарга-тегәргә-бәйләргә. Мичне ягып,  ипи-кабартма пешерергә. Йорттагы малларны да карарга.  Эшне чыпчык та чүпләп бетерерлек түгел…

Яшьләрнең  тормышларын тулыландырып  1958 елның сентябрендә Даһия  дөньяга килә. Менә нинди куаныч! Аннан соң 1960 елны Лилия туа. Дөнья түгәрәкләнә. Яныңда сөйгән кешең, исән-имин балаларың бар.

Миннури апа балалар тугач та өйдә өч кенә ай тора. Ул кабат эшкә чыга, кайбер  чакта балаларны әби дә караша.

Ә Мидехат абыйга килгәндә, ул яше җиткәч армиягә алына, аннан сугышка эләгә. 1946 елны гына туган авылына кайта, озак госпитальдә ята.

fOaAa9scI_w11

Сугыш… Күпме сабыйны ятимлек ачысы кичерткән, ананы баласыннан, япь-яшь егетләрне сөйгән ярларыннан аерган, күпме хатын-кызны тол калдырган сугыш…

Мидехат абый сугыштан чирләп кайта, үпкәсенә салкын тигән була. Аның күкрәк  тулы медальләре  фашистларны тар-мар иткәндәге кыюлыклары өчен бирелгән. Яшь кеше бит әле ул, авыру булса да тик кенә ятмый. Токта машиналар ремонтлый, амбарда икмәк чыгара торган агрегатларда эшли. Билгеле  инде, кышын өйдә тора.  60 яше тулар-тулмас якты дөнья белән саубуллаша. Тернәкләнеп китә алмый  чиреннән. Искә алулар дога  булып барсын.

Ә кызларына килгәндә,  Даһия  10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Кинел-Черкасста зоотехникка укып чыга. Барысы да шәһәргә юл алгач, яшь кыз да Куйбышев шәһәренә барып, эшкә урнаша.

Юк шул,  сагындыра туган  авыл! Сок  буйлары, җиләкле җәйләре, яз көне шомырт агачының хуш исенә исереп утырулар исеннән чыкмый. Шулай итеп,  кыз өч ел үткәннән соң туган авылына -  Яңа Ярмәккә кайта. Гаилә тормышына килсәк, Даһия ханым бер чибәр егет белән очрашып йөри. Мәхәббәтләрен теркәп, никах укыталар алар, матур итеп туйлар үткәрәләр. Яшьләр матур гына яшәп китәләр.

Шул көннән соң күпме сулар аккан. Тормыш бит ул аллы-гөлле чәчәкләрдән генә тормый,  сикәлтәләр, таулар-чокырлар да очрый тормышта. Улы белән хәләлен калдырып, ире чыгып  китә…

Юк, Даһия ханым югалып калмый,  фермага эшкә килә. Ул учетчик булып та эшли, аннан соң ферма да җитәкли, хисапчы да булып эшләргә туры килә аңа. Фермада мөдир булган вакытта,  җәен эшче куллар җитмәгәндә, хатын-кыз комбайнчы да була хәтта. 

Аннан соң колхозлар бетү сәбәпле, фермалар сатылып беткәч,  2003 елны инкубаторда эшли башлый. Ул елларда Сәфиуллин Хәйдәр  абый инвестор булып авылга кайткан иде. (Искә алулар дога булып барсын). Даһия ханым беренчеләрдән булып эшкә килә  – җитәкче була. Кирәк икән,  чебешләр дә караша, казлар да үстерешә. Эш стажы аның — 40 елдан артык, хезмәт ветераны.

Күп еллардан соң тагын бәхетен сынап карарга була. Дамир абыйларга кунакка кайткан бер егет белән  таныша. Һәм алар килешеп, бергә яши башлыйлар. Беренче иреннән бер егете булса, икенче иреннән — бер кыз бала туа. Бераз яшәгәннән соң икенче ире чирләп, үлеп  китә.

Әй,  бу тормыш дигәне, күпме сыный адәм балаларын. Армиядән кайткач малае Руслан да фаҗигале рәвештә вафат була…

Түз ана йөрәге, түз. Юк шул, чи иткә ут капмый. Үзләре башларыннан кичергәннәр генә аңлыйлар бу хәсрәтне. Нарасыеңны илтеп куй инде җир куенына… И, Ходаем, бир сабырлык. Күпме күз яшьләре, күпме йокысыз төннәр.

Дөнья тукталып калмый, яшәргә кирәк. Буранлы көн, Даһия ханым фермадан кайта. Узып баручы мал караучы Әсфәндияр ат арбасына утырырга тәкъдим итә. Шунда егет шаярыпмы әллә чынлап: «Миңа кияүгә чык», - ди. Ике дә уйлап тормыйча, Даһия дә ризалаша.

Иртән-иртүк Әсфәндиярнең әти-әнисе Гата абзый белән  Әминә апа Миннури апаларга юл тоталар, ә «киленнәре» Даһия йоклап ята. Шулай шаярып сөйләшкәннән соң, Даһия белән Әсфәндияр кушылып та куялар - никах укыталар.

5wx2vi6At_s11111

Менә быел бергә яшәүләренә  25 ел була икән инде. Бик әйбәт ир булды Әсфән. Кулыннан килгәнчә, Миннури апаны да карап, соңгы юлга озаттылар. (Рухы шат булсын). Кызлары Римманың да туен бергә үткәрделәр. Оныклар да зур булдылар инде.

2012 елны Мәгъсүмовлар авылдан районга күчеп китте.   Анда урнашканнарына да 10 ел була икән инде.

И гомер, гомер… Үтә дә, китә инде ул. Олыгаябыз шул, олыгаябыз.

Даһия матур җырчы да бит әле ул, концертларда үзенең сандугачтай тавышы белән бөтен авыл халкын куандырып торды. Районыбызда үткән иҗади бәйгедә дипломант исеменә лаек булды.

Авылдашларым матур өйләр корып, яшәп яталар,  Аллаһыга шөкер. Районга күчкәч тә, тик утырмый әле Даһия, кибеттә эшли. Әсфән-дус өйдә кәҗәләр, сарыклар асрый. Бик матур гомер кичерәләр, туганны туган итеп, дусны дус итеп яшиләр.

Даһия һәм Әсфәндияр! Сезне юбилеегыз уңаеннан тәбриклибез, озын гомер, корычтай исәнлек, гаилә бәхете телибез. Пар канатыгыз сынмасын, балаларыгыз-оныкларыгыз бары игелекләр һәм шатлыклар китерсен. Амин. 

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1058

Комментирование запрещено