Рус халык соборы Казанда рус балаларының татар телен сайлавына ризасызлык белдергән

w720h405fillИҗтимагый оешма рус милләтеннән булган укучыларның 34 проценты татар телен туган тел буларак сайлавын милләтара ызгыш уята, дигән фикердә. 

Бөтендөнья рус халык соборының хокук саклау үзәге Казан Башкарма комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сүзләренә борчылуын белдерде. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән әңгәмә вакытында мәгариф идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, рус укучыларының 34 проценты татар телен туган тел буларак сайлаган.

«Бу мәгълүматлар дөрес түгел һәм Татарстанның рус җәмгыятен кимсетә, милләтара ызгыш уята», — диелә хокук саклау үзәгенең чәршәмбе көнне «Интерфакс»ка тапшырылган гаризасында.

Ирек Ризвановның «русларның 34 проценты татар телен сайлавы сөендерә, әмма татар укучыларының 17 проценты рус телен сайлавы сорау тудыра». Димәк, «бу юнәлештә эшне дәвам итәргә» кирәк, дигән фикере хокук яклаучыларны шактый гаҗәпләндергән. Моннан күренгәнчә, диелгән хокук саклау үзәге гаризасында, «рус балалары тарафыннан татар телен сайлау уңай күренеш буларак бәяләнә, ә татар балалары тарафыннан рус телен сайлау хәл ителергә тиешле проблема булып тора».

Бөтендөнья рус халык соборы вәкилләре фикеренчә, мондый риторика рус халкын кысуны көчәйтергә кушылган Украина чиновникларына хас.

Югарыда бәян ителгәннәр белән бәйле рәвештә хокук сакчылары Россия Мәгариф министрлыгыннан мөстәкыйль тикшерү үткәрүне сорый. Шулай ук Казан мэры Илсур Метшинга Ризвановның ул биләгән вазифасына туры килү-килмәүгә ачык бәя бирергә тәкъдим итә.

Бөтендөнья рус халык соборы — 1993 елда оештырылган халыкара иҗтимагый оешма. Собор башлыгы булып, Мәскәү патриархы тора. 2005 елда Бөтендөнья рус халык соборына БМО каршындагы махсус консультатив статус бирелә. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 709

Комментирование запрещено