Камышлы районының Рус Байтуганы авылында гомер итүче Минсәхи кызы Нурания Абзалованы инде бик күп еллар белсәм дә, мин бу ханымга һаман да сокланып туя алмыйм. Гомумән, аңа көн саен сокланырга мөмкин. Аның белән аралашкан саен үзенә карата гаҗәпләнү, хөрмәт хисләре туа тора.
Нурания апаның киң күңеленә бөтен дөнья сыйган, диярсең. Үз милләтенең язмышын тормышының һәр мизгелендә кайгыртып, башкаларның күңелен күреп, ярдәм кулын сузып, юмартлык күрсәтеп яши ул. Читать полностью



Туган як каеннарыдай гүзәл, имәндәй нык, ихтыярлы, һәр кылган гамәле белән гомер юлын бизәп, намуслы, вөҗданлы юлдаш булып яшәүчеләр бар. Әлеге язмам изге сыйфатларны үзенә мулдан җыйган, кайда гына хезмәт куйса да, һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яшәгән, көчле рухлы кеше булган Мәҗит Абделгазиз улы Маннанов һәм аның гаиләсе турында.
Декабрь башында Россиядә өч хәрби дата билгеләнеп үтә – Билгесез солдат көне, Мәскәү өчен сугышта Совет гаскәрләренең контрһөҗүмгә күчүе һәм Ватан Геройлары көне.
В детском саду «Улыбка» Камышлинской школы прошли интегрированные экологические занятия «Эколята — молодые защитники природы»
Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык язучысын Марсель Галиевны 75 яшь тулуы белән тәбрикләде.
Казанда «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хоккый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.
Татарстан Президенты искәртеп узганча, Идел буе Болгар дәүләте тарихы Россия һәм аның халкы тарихы белән тыгыз бәйләнгән.
«Киләчәк буын, минем балалар татар телен белсен иде», — ди ул.
Татар эстрадасының иң халыкчан җырчысы хәзер атказанмаган түгел! Бүген аңа «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелүе мәгълүм булды.
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Җәвит Шакиров белән әңгәмәбез аның шул көнне иртән иҗат иткән шигырен укудан башланды. Көн саен шигырь яза икән ул. Төртмә теллелеге, турысын әйтүе, шул ук вакытта кирәк чакта мәзәкчән, урыны белән җитди булуы иҗат җимешләрендә дә чагыла. Күрәсең, ихлас, гадел булганы өчен халык аны үз итәдер дә.