Мөфти шәех Равил Гайнетдин «Зәкят» хәйрия фондын 10 еллык эшчәнлеге белән котлады

равил+гайнетдин+РАМИЛ+ГАЛИ+хәзрәтБу елларда фондтан дистәләгән һәм йөзләгән мең кеше ярдәм алды, йөзләгән һәм меңләгән хәйрияче игелекле, изге гамәлләр кылырга кереште. 

Мөфти шәех Равил Гайнетдин «Зәкят» хәйрия фондын 10 еллык эшчәнлеге белән котлады, диелгән Россия Мөфтиләр шурасы сайтындагы хәбәрдә.

«Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән «Зәкят» хәйрия фондыбыз төзелүгә 10 ел тулу белән котлыйм. Чиста, ихлас уйлар һәм дә кешеләргә булышу нияте белән барлык хәйриячеләрнең фондка ярдәме Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителәчәк. Без һәрберегезнең күңелендәге мәрхәмәтлек сезгә иминлеккә, бәхеткә юл ачсын дип телибез.

Бу елларда дистәләгән һәм йөзләгән мең кеше ярдәм алды, йөзләгән һәм меңләгән хәйрияче игелекле, изге гамәлләр кылырга кереште.

«Зәкят» фонды кешеләргә ярдәм итеп кенә калмый, ул  Исламның биш баганасының берсе булган зәкят институтын да торгыза. Зәкят ул Аллаһы Тәгалә биргән байлыкларга рәхмәт җиткерү дә. 

«Зәкят» фондының уңышлы башланган юлы киңәйсен һәм ныгысын, өммәтебезне ныгытуга, аның рухи һәм социаль үсешенә, камилләшүенә ярдәм итүен телибез», диелгән хәбәрдә.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 608

Комментирование запрещено