Юбилеең белән, авылыбызның Кулибины!

На-фоне-своих-жилых-построек-и-ветрякаИске Ярмәк авылында яшәүче Мәҗит Зәки улы ЙОСЫПОВка -  75 яшь.  Шат күңелле, көләч йөзле авылдашыбызның зирәк карт булып өлгергән чагы уңаеннан тәбрик итәбез.

Авылыбыз һәм авылдашлары өчен эшләгән хисапсыз изгелекләре, файдалы эшләре бик күп аның. Күптән түгел генә оешмаларга гөлләрне матур итеп урнаштырырга полкалар ясап бирде.

Lt0GluVtHVI

Тормыш иптәше Миннур апай белән бергәләп, ачык йөз белән каршы алып, һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп тора. Авылыбызда үтүче төрле чараларда актив катнаша. Үз куллары белән йортында май чыгару цехы, чылбыр ясау станогы, ашлык тарттыру, канат бавы ясау җайланмалары, слесарь, токарь станоклары ясап эшләткән абыебыз — авылыбызның Кулибины, үрнәк ата, таянычлы гаилә башлыгы, оныкларына сөекле бабай да. Гореф-гадәтләрне саклап, намаз укып, урамыбызга ямь биреп тора алар гаиләсе.

UO0vOn6KP6s В-своей-мастерской За-гончарным-кругом-август-2015-года На-фоне-своих-жилых-построек-и-ветряка У-одного-из-своих-станков

С-женой-2011-год С-женой-и-детьми-2015-год

Камышлы районының, өлкәбезнең Мактаулы гражданины 2011 елда хаҗга бару бәхетенә дә ирешә. Вакытында матур итеп җиткереп кергән өйләрендә балаларын, оныкларын кунак итеп тормыш иптәше Миннур Мисбах кызы белән гомер кичерәләр.

Иңне-иңгә куеп, тату гомер кичергән Йосыповларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын. Авылыбызның хөрмәтле кешеләре балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде.


Изге теләкләр белән сезне хөрмәт итеп «Ак калфак» оешмасы кызлары, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәрләре.


КОНТЕКСТ:

Творить и помогать не поздно никогда

Просмотров: 932

Комментирование запрещено