5 — 9 декабрьдә “Южный город” бистәсендәге белем бирү үзәгендә Калининград һәм Самара өлкәсе мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары өчен «Стандарт бурычлар – креатив чишелешләр» дип аталган методик марафон үткәрелде.
«Дәрестән тыш белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе» секциясендә Нурия Дәүләтшә кызы Якупова чыгыш ясады. Ул үзе алып барган «Мавыктыргыч татар теле» түгәрәге эшчәнлеге турында сөйләде.
Быелгы уку елы башында оештырылган түгәрәктә 2 — 4нче сыйныфта укучы татар балалары шөгыльләнәләр. Дәрес барышында милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләү, туган телдә аралашу күнекмәләрен үстерү буенча эш формалары тәкъдим ителде. Ачык дәрес татар халык уеннарына багышланган иде. Укучылар кунакларны «Түбәтәй», «Ак калач», «Кәрия-Зәкәрия» кебек борынгы уеннар белән таныштырдылар. Татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү өчен кунакларга түбәтәй тарихын сөйләделәр, татар шигырьләре, җырлары, биюләр башкардылар. Дәрес ахырында кунаклар ата-аналар һәм балалар әзерләп алып килгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Педагоглар әлеге чарадан бик канәгать калдылар һәм түгәрәк эшчәнлеген югары бәяләделәр.
- Баланы туган телебез, милли мәдәниятебез белән кызыксындыру гаиләдән башланырга тиеш. Әби-бабайлар, ата-аналар үзләре дә өйдә туган телебездә сөйләшергә, җырларга, такмаклар һәм әкиятләр аша баланы татар дөньясы белән таныштырырга тиешләр. Гаилә ярдәменнән башка балаларга татар телен өйрәнү кыен булачак. Безнең түгәрәккә берничә рус баласы да йөри. Дөрес, нәселләрендә кайчандыр татарлар да булган. Хәзер алар, шул борынгы туганнарының истәлеген саклап, татар телен, йолаларны, гореф-гадәтләрне өйрәнәләр. Бу гаиләләрнең тырышлыгын башкаларга үрнәк итеп куярга була, — ди Нурия ханым.
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.
Просмотров: 1166