Концерт оештыру — чыгымлы эш

НургалиевСамарада Татарстан, Башкортостан артистлары кон­церт­ларын оештыручы Флорида Локманова 2022 ел планнары белән уртаклашты, пандемия чикләүләре белән бәйле проблемалар һәм Әнвәр Нургалиевның күптән түгел Самарада узган концерты турында сөйләде.

- Флорида ханым, быел ничә концертны күчерергә туры килде һәм ничә концерт узды?

- Тамашачы татар эстрадасы йолдызларын сагынган кебек, артистлар да сәхнәне һәм яраткан тамашачыларын сагыналар.

Күчерүләр бик күп булды. Гүзәл Ура­зо­ваның концертын гына дүрт тапкыр күчердек. Самара тамашачысы аның белән икенче ел рәттән күрешә алмый интегә. 2020 елның 20 мартына планлашты­рыл­ган чыгышны 19 март көнне чыккан мас­са­күләм чараларны тыю турындагы карар аркасында кичектерергә туры килде. Мин шалтыратканда команда юлда иде инде. Самарага килеп җитәргә 120 чакрым юл калган иде. Нишлисең бит, законны бозып булмый, аларга борылып китәргә туры килде. Шулай ук 2021 елның 29 октябренә билгеләнгән концерт та күчерелде.

Ә менә быел Илсөя Бәд­ретдинова, Радик Юльякшин, Рифат Зарипов һәм Әнвәр Нургалиевның концертлары булды. Тик алар да залны 50 процентка гына тутыру шарты белән үттеләр. Ә Әнвәр Нургалиевның концертына ке­рү QR-код буенча иде.

- Концертларны кичек­те­рү турында яңалыкны оеш­тыручылар ничек кабул итә­ләр? Тамашачылар, ачу­ла­нып, сатып алган билет­ларын кире кайтармыйлармы?

- Бик нык ачуланучылар бар, дип әйтә алмыйм. Тамашачылар илдәге хәлне яхшы аңлыйлар. Алай гына да түгел, бөтен дөньяда шундый хәл икәнлеген дә беләбез.

Билетларны кире тапшыручылар да бар, билгеле. Ләкин монда кайбер кыенлыклар туа. Сатып алган билетны кире кайтару өчен Билет.ру сайтында гариза язарга кирәк. Акча кире банк картасына кайтканчы берникадәр вакыт уза.

- QR-кодлар белән хәл ни­чегрәк?

- Хәл катлаулы. Күпләрдә ул юк. Концертларга килүче халык саны да нык кимеде. Күбесе чир йоктырудан курка.

Алдагы елларда Әнвәр Нургалиев чыгышларын карарга теләүчеләр залга сыймый иде. Ә соңгы концертында залның яртысы да тулмады.

- Пандемия вакытында кемдер гастрольләрнең дата­сын уңышлы сайлаган, ә кем­нәр­гәдер бәхет елмаймый, дип әйтү дөресме?

- Кемгәдер бәхет елмая, дип әйтү дөрес түгел. Бөтен артистлар да залның яртылаш буш булуына риза була алмый. Алар бит коллективка хезмәт хакы түләргә тиеш. Зал арендасы, кунакханә, бензин өчен дә акча кирәк. Ә иҗат сыйфатын үстерүгә акча калмый. Шуңа да аларның хәле бик катлаулы.

- 2022 елга концерт планы билгелеме?

- Әйе, февральдә — Ришат Төхвәтуллин, мартта Илсөя Бәдретдинова килергә тиеш. Данир Сабиров белән әлегә сөйләшүләр алып барабыз.

- Самара тамашачыларын татар эстрадасының яңа йол­дызлары белән таныш­ты­рыр­га уйламый­сызмы?

- Яшь артистлар белән таныштырасым бик килә. Казан­да узган “Яңа йолдыз” конкурсын­да, Уфада үткәрелгән “Яңа моң” бәйгесе җиңүчеләре һәм яңа исем – бик талантлы Айдар Рәкыйповның концертларын оеш­­тырырга теләк бар.

- Әнвәр Нургалиевның кон­церты ничек узды?

- Югары дәрәҗәдә! Барлык чикләүләрне дә күздә тотып, 300ләп тамашачы җыелды. Төркемгә яңа җырчы Айгөл Рә­химова кушылган. Җырларны Әнвәр чын күңеленнән башкарды. Гомумән, ул үзе ихлас күңелле, игелекле һәм талантлы кеше.

Әнвәрнең музыкаль төркеме дә бик талантлы, яшь артистлардан тора. Бигрәк тә тамашачылар барабанчы егетне аерым билгеләп үттеләр. Ул барысын да сокландырды һәм гашыйк итте. Айтуган  исемле яңа җырчы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул русча да, татарча да җырлый. Безнең арада шундый яшь һәм талантлы артистлар булуы сөендерә. Концерт­ларга балаларның һәм яшүсмерләрнең дә йө­рүе, мә­дәниятне, туган телне җыр аша өйрәнеп үсүләре шатландыра.

Әнвәр белән яңа программа һәм яңа җырлар турында сөйләштек. Ничек кенә әй­ләндерсәң дә, бөтен нәрсә шул акчага килеп төртелә. Ша­гыйрьгә шигырь өчен, композиторга музыка өчен, аранжировка өчен, авторлык хокук­ла­рына салым түләргә кирәк. Концерт оештыру — бик тә чыгымлы эш. Ә Әнвәр Нургалиевның иганәчеләре юк, ул барысын да үз көче белән булдыра.

 

Айгөл МИНАСТИНОВА.

«Бердәмлек».

(tatar-duslyk.ru)

Просмотров: 825

Комментирование запрещено