Бергә булсак, булдырабыз!

редактор11Менә тагын бер ел үтеп китте. Кем өчен ул җиңел булды икән? Ковид дигән диагноздан вафат булган күпме дусларыбызны, туганнарыбызны, хезмәттәшләребезне авыл очына илтеп куйдык, күп­ме эшмәкәрләр аңардан зыян күрде, күпме артистлар үзләренең талантын халыкка күрсәтә алмыйча интекте, күпме табиблар, хастаханәләрдән чык­мыйча да, көне-төне хал­кыбызның тормышы өчен кө­рәште… Үткән елда безнең редакция дә зур югалту кичерде — сәләтле һәм перспективалы хәбәрчебез Алия Арсланованы җир куенына илтеп салганыбызга 12 февральдә бер ел тула инде.

Ә шулай да, кыскартылган штат, кысылган бюджет, киме­гән подписка буенча эшләвебезгә карамастан, “Бердәмлек” атна саен аны көткән йортларга килеп торуын дәвам итә. Монда тугры укучыларыбызның өлеше зурдан — газетага даими рәвештә язылып тормасагыз, “Бердәмлек”нең язмышы аянычлырак булыр иде. Ә ел ахырына кадәр акчабыз җитми дип, газета аша оран салгач, әби-бабайларыбыз, кечкенә пен­сияләреннән кем йөз, кем ике йөз, кемдер хәтта 500 һәм 1000 сум акча җибәреп, 70 мең сум җыеп бирделәр. Шулай ук мөфтият тә читтә калмады, “Бердәмлек”не саклап калу җаен тапты. Ил төкерсә, күл була, диләр бит. Шулай булды да, сезнең ярдәмегез белән елны бурычсыз тәмамларга насыйп булды. Татар газетасы булсын дип яшәүче мил­ләттәшләребезгә чын күңе­ле­­бездән рәхмәтләребезне җит­керәбез!

Ә андый хәлләр кабатланмасын өчен, гади генә юл бар: үзегез дә газетага язылыгыз, күршеләрегезне дә кыстагыз. Мисал өчен: киләсе елның беренче яртыеллыгына газетага язылган 1800 кеше, һич югында бер туганын яки күршесен газетага язылырга күндерсә, тираж 3600гә кадәр күтәреләчәк, һәм без башкача беркемнән дә акча сорамыйча, әле тагын йөз ел да эшләп торачакбыз. Шуны аңлагыз: язылучылар санын арттыру — безнең уртак һәм иң мөһим эшебез. Үзен татар дип санаган кеше, татарча укый белмәсә дә, газетага язылып, милләтенә ярдәм итәргә тиеш. Язылу бәясе дә 560 сум гына бит, биллаһи, бер кило конфет бәясе.

Редакция, үз чиратында, газетаны кызыклырак итәргә тырыша. Күргәнсездер инде, кайбер мәкаләләр рус телендә дә чыга башлады. Моңа да батырчылык итәргә туры килде, чөнки яшь буын татарлары татарча укый-яза белми. Аларны үз даирәбездә калдыру өчен, бәлки, язмаларның күбрәк өлешен, бигрәк тә яшь буын татарларын кызыксындыра торган язмаларны, рус телендә бас­тыра башларбыз. Бу турыда башка төрлерәк фикерләрегез булса, безгә язып җибәрегез.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Яңа ел бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Шушы вакытка кадәр безнең белән булганыгыз, ихлас ярдәмегез, без­нең белән сөйләшеп-киңәшеп торганыгыз өчен зур рәхмәт! Киләсе елларга барыгызга да корычтай сәламәтлек тели­без. Арабызда куркыныч чир­ләр йөрүенә карамастан, киләчәккә планнар корыгыз, үз-үзегез һәм якын туганнарыгыз белән гармониядә яшәгез, юк-барга нервыларыгызны бозмагыз. Бүгенгә планлаштырган эшләрегез барып чыкмаса, артык кайгырмагыз, бүген булмаса — иртәгә, һичшиксез, бар да яхшы булыр, әле Ходайдан вакыты гына җитмәгәндер.

Яңа ел – ул Сезнең өчен генә бирелә торган яңа гүзәл чор. Ә ул чорыгыз нинди булыр – сезнең үзегездән тора. Яңа тормышны нәкъ менә январьдан башларга димәгән, бүгенге көнгә бирелгән юк кына әйбердән дә тәм табып, бәхетле булып яшәгез. Шуны онытмагыз, без омтылган бәхет — ул юл гына. Ахыры хәерле булырмы, юкмы, билгесез. Шуңа күрә бара торган юлыгыздан да ямь табыгыз, шатлыгын башкалар белән бүлешегез, туганнарыгызга ешрак шалтыратыгыз, ярдәмгә килергә курыкмагыз. Ходай моның өчен әҗерен икеләтә арттырып бирер. Исән-имин булсак, бер-беребезне һәм эшебезне яратып эшләсәк, барысын да булдырырбыз – чирләрне дә җиңәрбез, газетабызны да, милләтебезне дә сак­лап калырбыз.

Бергә булыйк, бердәм булыйк, дуслар!

Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1071

2 комментариев

  1. Яна еллар хаерле булсын, ходаем гомерляр бар тикле исянлек саулык, тынычлык, шатлык, бяхет бирсен. Аминь.

  2. Бигрәк авыр ел булды…Бу авырлыкны только безнең хөкөмят хуҗалары гына китердэ.Аврымаганны аврыттылар,үлялмягяннэ үлдерттеляр…мин үзем живой свидетель,бэр ярым ай ковидный да ятып чыкты…Сөйлиәлмим,сөйлясям ,утыртып куерлар 70 яшемдә…