«Дөрес аңлагыз»: Атказанган исемен алган Данир Сабиров тамашачыларына җавап бирде

news_35500Юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабировка «Татарстанның атказанган артисты исеме» бирелүе хакында язган идек. Бу яңалыкка хейтерлар да табылган. «Игенне дә алар ура, тимерне дә алар суга! Алар гына эшли!» дип комментарий калдырганннар җырчының инстаграмында.

«Белүегезчә, кичә миңа рәсми рәвештә мактаулы исемемне тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр барлыгы 50 кеше идек. Шулар арасында мин, берничә коллегам… нефтьчеләр, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр, сыер савучылар, табиблар һ.б бар иде. Хәтта «Татарстанның алдынгы бозау караучысы» дигән исемгә дә лаек булучы ханым бар иде. Авыл җирлегендә яшәгән ул апаның дәрәҗәле исем алуына үзем дә ихластан сөенеп утырдым. Апалар һәм абыйлар матур костюм-күлмәкләрен киеп, ясанып-бизәнеп килгәннәр, дулкынланалар…  

Хәрби самолетлар төзүче апага да мактаулы исем бирделәр. Бу тармакта аның әнисе дә хезмәт куйган. Шуңа ул җиңүен «шәхсән минеке генә түгел» диде. Һәм ул төзегән самолетлар «бары тик тыныч күктә генә очсын» дип теләде.  

Язсын Ходай, һәркайсыгызга үз эшендә уңышка ирешеп, президент кулыннан әлеге бүләкне алырга. Бу артистларга гына бирелә торган медаль түгел, дөрес аңлагыз. Безнең тормыш сезнең күз алдында булгач, гайбәте дә, кызганыч, күбрәк төшә… Тик, шулай да, кичә котлаулар бик күп килде, һәркайсын укыдым, зур рәхмәт сезгә, язылучыларым, тамашачыларым!» — дип җавап биргән Данир Сабиров. 

matbugat.ru

Просмотров: 855

Комментирование запрещено