Онытылмаслык Яңа ел

Мурзаханова65 ел гомер үтсә дә, бу Яңа ел хатирәсе әле дә күңелдә саклана.

Безнең урамда матур, пөхтә, ап-ак сакаллы, һәрвакыт озын ак күлмәк киеп йөрүче бер бабай яши иде. Без аны Сәләй бабай, дип атый идек. Ә чын исеме Сәлахетдин булган. Алар бик хәлле булгандыр, чөнки сиртмәле коелары бар иде. Шуннан берничә урам халкы көянтәләп су ташыды. Зур, кыңгыраулы сепараторлары да булган. Авыл хатын-кызлары аларга сөт аертырга йөриләр иде. Аның өчен хуҗаларга бераз каймак биреп калдырганнар. Менә шул сепаратордан без дә куллана идек.

Яңа ел алдыннан Сәләй бабай карчыгы Рәзифә белән, ат җигеп, күрше авылга ашка китәләр. Ә оныклары Саимәне, кәҗә бәтиләрен карап торырга дип, өйдә калдыралар. Саимә -минем сыйныфташым, туганым. “Бабайлар кич кенә кайта, әйдә Яңа ел ясыйбыз, чакыр иптәшләреңне. Тик һәрберсе тәмләшкәләр алып килсен”, -ди дустым. Миңа шул җитә калды. Шунда ук дусларымны чакырып кайттым -Минҗәүһәр, Фәния, Мөдәррис, Җәүдәт. Кайберләре эне-сеңелләрен дә иярткәннәр, кем йомырка, кем шикәр, уенчыклар, прәннекләр, кәнфитләр алып килгәннәр.

Сепараторның барабанын идән уртасына куйдык та тишегенә зур гына карагай агачы ботагын бастырдык. Сепараторның 33 тәлинкәсен әбинең оекбаш бәйли торган җебе белән ботакларга элеп куйдык. Кәнфит кәгазьләрен дә эшкә җиктек. “Чыршыбыз” түбәсенә зур гына йолдыз да ясап куйдык. Әмма төсе генә кызыл түгел иде. Саимә дустым, әбисенең яшереп куйган йомыркаларын табып, кәҗә сөтеннән камыр басты. Сөтне күбрәк салган күрәсең – артык камыр белән бөтен мич башы тулды. Мичкә ягып җибәрде, күмер алып самавыр куйды, өй эченә төтен чыкмасын дип, торбасын мич авызына каратты. Лампаның челтәрен алып, прәннекләрне түгәрәкләп кисте дә калайга тезде. Әби янында еш кунганлыктан, бар эшнең дә җаен белә иде Саимә. Йомыркаларны самавырга тезеп пешерергә куйдык. Эш бетте. “Чыршы” тирәли әйләнеп “Чыршы-чыршы без сине”не җырлап, шигырь сөйләп, биеп бәйрәм итәбез. Җиңүчеләргә бер кисәк шикәр эләгә. Миңа да ике шакмак шикәр тәтеде.

Ул арада самавыр кайнады, йомыркалар пеште. Аларны чистартып, кемгә ничә кисәк тиясен санап бүлдек. Сәкегә ашъяулык җәеп, чәшкәләрне куйдык, булган сый-нигъмәтләребезне тезеп, табын кордык. Прәннекләрнең хуш исе бөтен өйгә таралды. Саимә табагачны тотып алыйм гына дигән иде, “Үлә-ә-әм, бабайлар кайтты!” -дип кычкырып җибәрде Фәния. Җәйгән ашъяулыкны бөтен тәм-томнар белән җыеп алдык та сәке астына томырдык. Ишекне киң итеп ачып, әти-әниләрне кузгатып, ачы-ямьсез сүзләр әйтеп, котырынган үгездәй, бабай килеп тә керде.

-Бу нинди бака туе?!

Иң беренче ишектән тәлинкәләрен чыңлатып “чыршыбыз” очты. Аның артыннан кем күлмәктән, кем киемен эләктереп, кунакларыбыз сызды. Фәния белән мин мич башына менеп постык. Теге аккан камырга басканмын икән, таеп китеп, казан аша почмак сәкесенә, аннан идәнгә очып төштем. Сәләй бабай Фәнияне эләктереп алды, ә мин, форсаттан файдаланып, котылдым. Билдән карга чума-чума, оекчан өйгә кайтып егылдым. Әле ярый өебез ерак түгел иде. Мичтә янган прәннек исе урамга ук таралган иде, ашарга гына насыйп булмады… Фәния белән Саимә дустым икәү сепаратор тәлинкәләрен кар эченнән җыеп, мичне агартып, идәннәрне юып, прәннекләрне кәҗәләргә ашатып, бабай белән әбигә тулы “отчет” биреп кенә котыла алганнар. Шундый Яңа елны ничек онытып була инде?

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 877

Комментирование запрещено