Юкәле тауда Чыршы бәйрәме

Зиятдинова (1)1Яңа ел ул һәркем өчен дә ниндидер тылсымлы бер кичү. Бер елдан – икенче елга, бер халәттән – икенче халәткә…

Минем өчен 1999 ел ахыры да шундый бер кичү булып килде. Беренчедән, бер гасырдан икенче гасырга атлыйбыз. Нинди шатлыклар, нинди бәла-казалар алып килер ул? Билгесез! Ә икенчедән, минем пар канатым сынып, егерменче гасырда үлеп калды, 21нче гасырга ялгыз кереп баруым иде.

Яңа ел кичендә балаларның һәрберсенең үз мәшәкате, дуслары, парлары, дигәндәй. Кыскасы, бу кичне мин берүзем калдым. Ялгызлыкны ничек тә булса җиңәргә кирәк, берүзең тилерәсең бит, дигән уй белән, бәлеш пешереп, Сок буендагы туган йортыма төшеп киттем. Юл уңаеннан иң якын дусларыма – Сәхия апа белән Саҗит абыйларга сугылдым. Алар минем белән су буена төшәргә бик риза булдылар, Рәхимә иркәмне, Тәслимә апаны да иярттек, Кәрәм җизни белән Лена апайга да шалтыраттык. Шулай итеп, Сок буенда, әнинең суккан паласларын җәеп, самавыр чәйләре эчеп, бәлеш ашап, җырлашып һәм биешеп, аннары елга аша чыгып, Юкәле тау битендә таудан шуып, бик күңелле итеп каршылаган идек. Башка беркайчан да андый ихласлык белән Юкәле тауда Чыршы бәйрәмен каршы алганым булмады. Бәйрәмгә махсус әзерләнергә дә кирәкми икән. Дуслар җыелган җирдә сый-хөрмәт мөһим түгел, иң мөһиме – күңел киңлеге, кеше кайгысын уртаклаша, бер-береңә терәк була белү.

Хәзер инде Тәслимә апай да, Кәрәм белән Лена да, Саҗит абый да дөньяда юклар. Урыннары оҗмахта булсын иде. Без генә Сәхия апай белән Яңа ел кичендә шалтыратышып, хәлләребезне белешеп, теге – Яңа гасырны каршы алу кичен искә төшерербез…

2022 ел безгә дә, Сезгә дә, хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы укучылары, исәнлек-саулык, тугры дуслар, якты өметләр китерсен. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм!

Бүген җирдә Яңа ел бит,
Җыелышты дус-ишләр.
Сок ярында учак яктык,
Дуслар ишетсә, нишләр?
Куллар биреп теләштек без,
Барчабызга исәнлек.
Бу Яңа ел истә калды -
Онытылмас истәлек.
Яр буенда тезелешеп,
Чәйләр эчеп утырдык,
Бер яшькә картайдык диеп,
Уфтанып бераз алдык.
Яңа елда теләгәннәр
Кабул була, һичшиксез,
Хәсрәтемне Сокта юып,
Якты тормыш юрадым.

Җария ЗЫЯТДИНОВА.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 986

Комментирование запрещено