Яңа ел белән!

Бикмухаметов Л. Ф. (1)Лимүзә Бикмөхәммәтова, Шенталы районы, Денис авылы җирлеге башлыгы:

- Үтеп баручы 2021 елга йомгак ясап, ирешелгән уңышларыбызга шатланып, югалтуларыбызга көенеп, киләсе 2022 елга максатлар куя торган вакыт килеп җитте. 2021 ел Денис авылы халкы күңелендә нинди истәлекләр калдырды, алдыбызга куелган бурычларны үти ала алдыкмы соң?

Барлык булган оешмаларыбыз — урта мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, Мәдәният йорты, китапханә, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, элемтә, банк бүлеге ел әйләнәсенә уңышлы гына эшләделәр.

Әүвәлгечә, илебез, өлкәбез, район күләмендә эшләп килә торган программаларда катнашып, юлларыбызны төзекләндерүне дәвам иттек, авыл урамнары тагын да яктырак булсын дип, лампочкалар санын шактый арттырдык. Мәктәп йортында “Комфортная городская среда” программасы буенча спорт мәйданчыгы барлыкка килде. Спорт залында да тренажерлар куеп, “Сәламәтлек почмагы” булдырдык. Бу эшләр барысы да авыл халкы һәм депутатлар инициативасы буенча башкарылды, җәмәгатьчелек контроле астында алып барылды. Шуны да билгеләп үтәсе килә: авыл администрациясе, халык һәм депутатлар аңлашып, бер-беребезнең фикеренә колак салып эшләгәнгә күрә, шундый югары нәтиҗәләргә ирешеп киләбез.

Узып киткән елның мартында авылыбызда тантаналы рәвештә авыл тарихын өйрәнү музее ачылды. Моның өчен күп көч куелды, бик күп кешенең өлеше керде, ике мәчетебез дә читтә калмады, булышты. Музей бүлмәләрен ремонтлау, күргәзмә стеллажларын кайтарып кую губернаторның “Содействие” программасы буенча эшләнде. Бүгенге көндә музей булсын дип янып йөргән Минсәгыйть абый Вәлиуллин, волонтерлар һәм мәдәният хезмәткәрләре экспонатлар санын күбәйтү, системага салу өстендә эшлиләр.

Денис авылының Мәдәният йорты үткән елда “Иң яхшы мәдәният учреждениесе” исеменә лаек булды. Моның өчен бирелгән 100 мең сум акчага музыка аппаратурасы сатып алынды.

Шул ук вакытта 2021 ел барыбызны да коронавирус авыруы белән сынады, арабыздан иң яхшы кешеләребезне алып китте. Шулай да, без -оптимистлар, иртәгәсе көнгә, һәр туар таңга ышаныч белән карыйбыз.

Хөрмәтле милләттәшләр! Киләсе Яңа елны да, һәрвакыттагыча, зур өметләр белән каршы алыйк! Гаиләләребездә, илебездә тынычлык һәм иминлек булсын, авыру-сырхаулар урап үтсен, сәламәт һәм бәхетле булыйк! Алдыбызга куйган максатларыбыз тормышка ашсын!

* * *

галимуллин copyНаил Галимуллин, Иске Ярмәк авылының “Ак каен” фольклор ансамбле җитәкчесе, 2021 елгы «Халык тануы» акциясе лауреаты:

- Кадерле якташлар, газиз милләттәшләрем! Милади календаре буенча Яңа 2022 елга аяк басарга да күп калмады. Тиздән сәгать телләре бар җиһанга яңа ел килүен хәбәр итеп, 12не сугачак! Барлык начарлыклар, яман хәлләр иске елда калсын! Киләсе ел барыбызга да бәхет алып килсен. Дөньялар, илебез -тыныч, гаиләләребездә муллык булсын. Барыгызга да таза сәламәтлек, озын гомер, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар, яңа яуган кардай, ак бәхетләр, шатлык-куанычлар теләп калам.

 * * *

минастинова copyАйгөл Минастинова, “Татар кызы-2021” халыкара конкурсы финалисты, Самара матуры:

- Кадерле “Бердәмлек” газетасы укучыларын якынлашып килүче яңа 2022 ел белән котлыйм! Мондый катлаулы вакытта да күтәренке рухта, позитив кәефтә һәм оптимист булып калуыгызны телим! Бер-берегезгә карата мәрхәмәтлерәк һәм сабыррак булырга тырышыгыз. Киләсе елда һәр гаиләдә бәхет, гармония һәм мәхәббәт хөкем сөрсен, ә максатлар һәм хыяллар чынга ашсын!

 * * *

вагажев copyТәлгать Ваһаҗев, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылыннан даими язылучыбыз:

2022 Яңа ел белән котлыйм һәммә редакция кызларын, егетләрен һәм дә редакция эше тукталмасын өчен тырышкан, ярдәм кулы сузган дусларыбызны, шул исәптән, үземне дә. Яңа ел бәйрәмен исәнлектә-саулыкта, матур итеп каршы алырга насыйп булсын. Газетага тагын да ярдәм кирәк булса, газета чыгышын туктатмасын өчен, ярдәм итәргә сүз бирәбез! Амин!

Яңа елыгыз котлы булсын. Гаиләләрегез белән исәнлектә-саулыкта яшәп, алдагы елларда да безне куандырып, язмышларыбызны матур итеп, газетабызда бастырып торуыгызны теләп калам.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1194

Комментирование запрещено