Күңелем мине юлга чакыра…

20211025_105935 копия 211Кемдер эш урыны итеп җылы, якты уңайлы офис сайлый, ә кемдер балачактан ерак шәһәрләр, сәфәрләр турында хыяллана. Сез, бәлки, диңгезчеләр яки очучы­лар турында уй­лап алгансыздыр… Юк. Бүгенге әңгәмә­дәшем зур йөк машина­ла­рын­да еракларга йөрүче егет, халыкта аларны “дальнобойщиклар” дип атыйлар.

Әмирнең фамилиясе дә бит ҖИҺАНҖИРОВ – димәк, җиһан җирләрен иңләп йөрүче. Самарада яшәсә дә, үзен авыл кешесе дип саный ул.

- Мин Елховка районының Туп­ли авылында өч апамнан соң төпчек малай булып туган­мын. Сигез айлык чагымда әти-әнием Самарага күчеп киткән­нәр. Ләкин күңелем белән мин үземне һаман авыл малае дип хис итәм. Чөнки каникуллар­ны мин тулысы белән авыл­да үткәрә идем. Авылда, таби­гать кочагында узган балачагым, үс­мер вакытым — күңелемдә мәң­ге сакланачак матур ха­тирә­ләр.

Гомере буе тракторчы бу­лып эшләгән, бу һөнәрнең ника­дәр авыр булуын бик яхшы белгән әтием минем тормышымның җиңелрәк булуын теләде һәм суыткычлар төзәтүчеләр әзерли торган училищега укырга кертте. Ата-ана сүзенә каршы килү дигән нәрсә юк безнең гаиләдә. Шуңа күрә мин сәүдә суыткыч җиһазлары буенча электромеханик белгечлегенә укып чыгып, диплом алдым. Ә күңелем никтер машиналарга тартыла, аларның да иң зур­лары, йөк ташый торганнары ошый иде миңа… Авылда яшәүче абыйларым да барысы да машина йөртүчеләр бит. Мин дә тимер-томыр арасында буталып үстем. Шамил, Камил абыемнарның итәгенә утырып, рульне боргалап машина-машина уйнаганда да, үсеп җиткәч, йөк машинасын йөр­тәчәкмен, дип хыяллана идем. Уенчыкларым да гел машиналар гына булды. Башка малайлар кебек пистолет, автомат кебек корал белән бөтенләй кызыксынмадым. Ар­­мия сафларында хезмәт ит­кәндә дә машина йөртүчеләр курсларында укыдым. Армия­дән кайтканда кулымда һөнәр бар иде инде. Самарага кайт­кач, төзелеш оешмасына эшкә кердем, миңа машиналарның иң зурысын – КрАЗ дип аталганын ышандырдылар.

- Сез бит әле бик яшь булгансыз, курыкмады­гыз­мы?

- Юк, минем укытучыларым яхшы иде бит, шуңа күрә мин үз-үземә нык ышана идем. Мине машина йөртергә өйрәткән абыйларым: “Курыксаң, руль артына утырма”, — дигәннәр иде. Мин бу сүзләрне колагыма киртләп куйдым.

Шулай берникадәр эшләгәч, миндә башка шәһәрләрне, яңа юлларны күрү, кыскасы, ко­мандировкаларга йөрү теләге туды. Беренче рейсларым өлкә буйлап булса, тора-бара Ульян, Пенза, Мәскәү кебек ерак марш­рутларны да үз иттем… Шулай итеп, 23 ел эчендә Россияне әйләнеп чыкканымны сизми дә калганмын, — дип елмая элек «Мерседес» фурасын йөрткән, хәзер «Скания»гә күчеп утырган Әмир.

- Бөтен уңайлыклары бул­ган машинада, йомшак кә­нәфидә, фатир хәтле каби­нада утырып, янәшәдәге маши­наларга өстән генә карап ба­ру, табигатьнең матурлыгы бе­лән хозурланып, элек ишетеп кенә белгән шәһәрләрне үз күзләрең белән күрү – менә бу эш ичмасам!

- Шулаен шулай. Кабинабыз, дөрестән дә, икенче өем кебек. Анда чиста, җылы. Без кабинага хәтта аяк киемен салып керәбез. Әмма бу эшнең үз авырлыклары да бар, билгеле. Без бит ел әйләнәсе юлда. Бураны, яңгыры, бозлавыгы да була… Кызганычка, юллар да гел генә такыр булып тормый. Ә йөкне тиешле урынга вакытында илтеп җиткерергә кирәк. Юл газабы — гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин без — “дальнобойщиклар”, бәлага тар­ган коллегаларыбызны бер­кайчан да ташлап китмибез. Миңа хәтта  Финляндия, Италия шоферларына ярдәм итәргә туры килгәләде.

- Әмир, сәгатьләр буе юлга карап барганда, нинди уйлар уйланыла? Кемне ешрак искә аласыз, сагынасыз?

- Командировкаларга йөри башлаган вакытларда радио тыңлап бара идем, кая җыр көйләп җибәрәсең, кайчан ши­гырьләр искә төшә. Хәзер бит инде смартфоннар, ай­фоннар заманасы, яшем дә иллегә якыная. Мин хәзер юлда барганда догалар, вәгазьләр тыңлыйм. Вакытны бушка уздырмаска тырышам. Аннары, ялга туктагач, якыннарыма шалтыратып алам. Өйрәнгән догаларымны әти-әниемә те­лефон аша сөйләп күрсәтәм.

- Сезгә якыннарыгыздан бик озакка аерылып торырга туры килә. Эшегез бик җаваплы һәм куркыныч дисәм дә, ялгышмам. Гаиләгез бу һөнәрне сайлавыгызга каршы булмадымы?

- Мин искиткеч тату гаиләдә, мәхәббәткә коенып үстем. Иң кечесе булгангамы, мине әти-әнием дә, өч апам да бик яраталар иде. Кызганычка, ике апам безнең арабызда юк инде. Ә Гөлҗиһан апам мине бүген дә үз баласыдай якын итә. Әти, авырлыкны күп күргән кеше, һөнәр сайлаганда төрле юнәлешләр тәкъдим итеп карады, әмма минем карарның ныклыгын аңлагач, чигенде. Ә әни — әни инде ул… Ул һәрвакыт минем яклы, кайгырса да, көенсә дә, беркемгә дә сиздермичә генә, минем исән-сау әйләнеп кайтуымны сабырлык белән көтеп тора. Әнием Нурҗиһан Сафиулла кызы белән әтием Әмил Мостафа улына барысы өчен дә олы рәхмәтләремне җиткерәм. Мине сагынып көтеп торучы тагын бер кеше бар. Ул минем улым Рамил — минем тормышымның мәгънәсе, ыша­­нычым. Туганнарымның, якын­нарымның мәхәббәте ми­ңа юлда очраган барлык авыр­лыкларны җиңеп, туган йортка әйләнеп кайтырга көч бирә. Ләкин командировкадан кайтып берничә көн өйдә торгач, күңелем тагын кайдадыр аш­кына башлый, тагын юлга чакыра, күрәсең…

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1520

Один комментарий

  1. Кто родился в деревне..никогда не будет городским…как птицы улетаем а потом в родные пенаты…