Мессенджерларда вертолетлар ковид сиптереп йөри, шуңа күрә авыручылар артты, дигән видеоролик таралды.
Бүген мессенджерларда «урамга чыкмагыз, чыксагыз да 3 кат маска киеп чыгыгыз, кичә һәм бүген төнлә сиптереп йөргәннәр, төнлә 450 кешедә ковид булган», дигән хәбәр таралды. Бу хәбәр, күрәсең күбрәк кешене ышандыру максатыннан, татарларга «якын» итеп язылган, анда татар исемнәре бар. «Гөлсылу мәктәбендә 12 бала 39 белән ауган, Искәндәр дә 39 белән ята, төнгә 12гә күтәрелде, минем дә 37.9 иде. Кирәк булмаса, чыкмагыз урамга», — дип куркытып язалар. Читать полностью