В Казани в рамках «1100-летия» символически стартовало написание рукописного мусхафа Благородного Куръана / Нәзарәт Россия мөфтиләренең хәер-фатихасы белән Коръәннең кулъязма мүсхәфен язуга кереште

DSC_2425В 9 день месяца джумадаль-ахир (12 января), в мечети «Кул Шариф» г. Казани состоялась презентация и официальное начало реализации нового проекта Духовного управления мусульман РТ — рукописного мусхафа Благородного Куръана. Мероприятие прошло в рамках заседания республиканского Оргкомитета по подготовке и празднованию 1100-летия официального принятия ислама Волжской Булгарией. Традиционно мероприятие началось с чтения Священного Куръана.

Перед собравшимися с презентацией проекта и напутственным словом выступил муфтий Татарстана, главный инициатор и идейный вдохновитель проекта Камиль хазрат Самигуллин. По его словам, проект свидетельствует  о том, что Россия – это полноправная часть исламского мира: с богатым богословским наследием и с уникальными научными школами. Одна из них — российско-мусульманская культура каллиграфии — сегодня на глазах у многочисленных муфтиев России была воссоздана. Камиль хазрат напомнил, что в Российской империи в XIX-м и начале XX века существовала собственная мусульманская каллиграфическая школа, которая переживала подлинный расцвет. Но революция и смена алфавитов мусульманских народов на кириллицу в прошлом веке привели к полному застою этой школы.

Проект, который был презентован сегодня, стал свидетельством возрождения ее традиций.
- Для чего нужен рукописный мусхаф? – продолжил Камиль хазрат. — Во-первых, нужно понимать, что школа каллиграфии без главного исламского служения – то есть служения Куръану – невообразима. Потому что истинная духовная цель мусульманского каллиграфа – не написание шамаилей, а именно создание Мусхафа Шарифа! Во-вторых, мало кто знает, что российские мусульмане имеют собственную историю составления Куръана. Она начинается еще до революции. В 1803 году в Казани вышел в свет первый печатный Куръан, подготовленный мусульманами. Издание «Казан басма» получило общемировую известность, переиздавалось множество раз, но среди ученых не прекращались споры по поводу ошибок, допущенных в издании. Специально для разбора недочетов и переиздания «Казан басмы» в Казани в 1909 году собрались даже 300 мусульманских ученых, среди которых были Ахмадхади Максуди, Шайхульислам Хамиди, Муса Бигиев и др. По результатам собрания вышла книга Мусы Бигиева на старотатарском языке под названием “Тасхих ресми хат”. Более того, ранее были написаны и другие фундаментальные труды по разбору недочетов в «Казан басма». Например, «Фаваид аль-Мухимма», автором которой является Шигабутдин Марджани.  Таким образом, благодаря этим спорам, выдающиеся российские мусульманские богословы сформировали полноценную методологию издания Куръана! 

Таким образом,  методология, о которой сегодня рассказал гостям презентации Камиль хазрат, разархивирована специалистами ДУМ РТ и по сей день сохраняет свою актуальность. 

Кроме того, Камиль хазрат напомнил, что помимо исторических, существуют и современные международные стандарты составления Куръана. В них, например, оговаривается количество страниц, количество строк на странице и пр. Эти стандарты, которые делают удобным заучивание и чтение текста Куръана неарабскими читателями будет использовано в новой работе ДУМ РТ – рукописном мусхафе. Таким образом, он станет произведением каллиграфического искусства, написанным отечественным хаттатом под наблюдением отечественных богословов и с учетом отечественного богословского наследия. Одновременно мусхаф будет иметь и научную ценность: он станет первым шагом к возрождению утраченных российско-мусульманских традиций в исламской каллиграфии. 

После слов муфтия хазрата презентация перешла к самой важной и волнительной части – к торжественному началу написания первой суры Куръана «Фатиха». Эту ответственную миссию выполнил основной исполнитель проекта — казанский каллиграф Артур Писаренко. Он — ученик известного хаттата, основателя и директора Центра арабской каллиграфии и исламских искусств «Ан-Намир аль-Мухаттат» при РИИ Рамиля Насыбуллова. В присутствии и с благословления многочисленных гостей – участников заседания Оргкомитета, муфтиев, известных мусульманских религиозных деятелей России, представителей органов власти, научной общественности и СМИ профессиональный каллиграф прописал строки величайшей суры, в которой утверждаются единобожие, всемогущество Всевышнего, а также указывается путь к счастью людей. Как и другие суры, она начинается с «басмалы» — фразы, с которой мусульмане традиционно начинают дела и соответственно откроется Год 1100-летия принятия ислама в Волжской Булгарии.

Примечательно, что опыт подготовки рукописного мусхафа в современном мире существует в КСА, Турции, ОАЭ, Бахрейне, Кувейте, Катаре, Ливии, Марокко и Пакистане. Теперь за такую наработку взялись в Казани. Специалистам предстоит для точного и безошибочного написания тех или иных слов обращаться к первоисточникам, научным исследованиям, перепроверять каждую букву и огласовку. Вместе с тем, помимо правильного и художественного написания слов и букв в Мусхафе, важно помнить и об их разборчивости, т.к. читатели-неарабы могут не понять арабскую вязь. При работе над Мусхафом во избежание канонических ошибок казанские специалисты будут опираться на труды Мусы Бигиева “Тасхих ресми хат” и Шигабутдина Марджани «Фаваид аль-Мухимма», в которых также описана методология составления Мусхафа. 

К работе над Мусхафом в качестве консультанта привлечен всемирно известный мусульманский ученый из Дубая, богослов, глава Комиссии по подготовке Куръана Дубайской международной премии Священного Куръана (DIHQA), обладатель наивысшей степени по хифзу Куръана, потомок пророка Мухаммада ﷺ шейх Маъмун ар-Рави. Ученый имеет опыт руководства над аналогичным проектом. Кроме того, в состав комиссии включены специалисты из других регионов России и зарубежных стран.

dumrt.ru

***

Җөмәдәл-ахыр аеның 9 көнендә (12 гыйнварда), Казанның “Кол Шәриф” мәчетендә Россия мөфтиләре һәм дин әһелләренең күз алдында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа проектына старт бирелде – Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу тантаналы рәвештә башланып китте. Рәсми чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитеты утырышы кысаларында үткәрелде.

Әлеге вакыйга күпсанлы кунаклар – Оештыру комитеты утырышында катнашучылар, мөфтиләр, Россиянең танылган мөселман дин әһелләре, хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре катнашында узды.

– Коръән белән бәйле бар нәрсә үзеннән-үзе бөек була. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Коръән бирелә һәм ул барлык пәйгамбәрләрнең иң сөеклесенә әверелә. Җәбраил галәйһиссәлам Коръән белән килгән, фәрештәләрнең башлыгына әверелгән. Коръән Рамазан аенда иңдерелә һәм ул барлык айларның солтанына әйләнә. Коръән Кадер кичәсендә иңә һәм ул барлык төннәрнең иң яхшысына әйләнә. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Сезнең иң яхшыгыз шулдыр ки, кайсыларыгыз Коръән өйрәнде һәм аны башкаларга өйрәтте”. Коръәнне аңлау өчен башка китаплар укыла. Без гомеребез дәвамында барлык китапларны бары бердәнбер Китапны – Коръәнне өйрәнү өчен укыйбыз, – дип башлады Камил хәзрәт.

Проектны кунакларга ул үзе тәкъдим итте. Хәзрәт Россиядә, аерым алганда Идел буенда, каллиграфия мәктәбенең бик бай тарихка ия булуы, 1917 елгы революциягә кадәр аның бик көчле эшләве, ләкин җуелуы хакында әйтте. Шул ук вакытта Россия мөселманнарының Коръәнне әзерләп бастыру тарихы һәм традицияләре дә бар. Бу иң беренче чиратта 1803 елда Казанда Коръәннең “Казан басмасы” чыгуы белән һәм аны камилләштерү буенча галимнәр арасында күптөрле бәхәс-тәкъдимнәр булуы бәйле. Әлеге гыйльми бәхәсләр тулы бер методология булып калыплаша. Моңа дәлил булып Муса Бигиевнең «Тасхих ресми хат» һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мүһиммә» хезмәтләре тора. Нәзарәтнең кулъязма мүсхәфе исә татар мөселманнарының шушы ике зур онытылган, әмма торгызылырга тиешле казанышын – каллиграфия мәктәбен һәм Коръәнне әзерләү традицияләрен кайтаруга юнәлтелгән. Шуңа өстәп мүсхәф бүгенге көндә гамәлдә булган халыкара стандартларны да исәпкә алачак. Камил хәзрәт сүзләренчә, бу проект Россияне ислам дөньясының тулы хокуклы бер өлеше булып торуын күрсәтә. Шул рәвешле, кулъязма мүсхәф илебезнең Коръәнне өйрәнү һәм ислам дин гыйлеме фикере өчен фәнни кыйммәткә ия һәм каллиграфия сәнгате әсәре буларак та әһәмиятле булачак.

Кулъязма Мусхаф әзерләүнең әһәмиятенә тукталып, ул каллиграфия мәктәбенең эшләвен Коръәнгә хезмәт итүдән башка күз алдына да китереп булмавы турында әйтте. “Мөселман каллиграфының рухи максаты – шәмаил ясауда түгел, ә нәкъ менә Мүсхәф Шәриф әзерләүдә”, – диде мөфти.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнарының Коръән әзерләү буенча бай тарихы хакында сөйләгәндә, 1803 елда Казанның “Азия” типографиясендә мөселманнар тарафыннан әзерләнгән беренче басма Коръәнне искә ала. “Казан басмасы” дөньякүләм танылу ала, күп тапкырлар басылып чыга, әмма галимнәр арасында басмада киткән хаталар буенча бәхәсләр тынмый. Әлеге җитешсезлекләр өстендә эшләү һәм “Казан басмасы”н кабаттан нәшер итү өчен 1909 елда Казанга 300 мөселман галиме җыела, алар арасында Әхмәдһади Максуди, Шәйхелислам Хәмиди, Муса Бигиев була. Җыелыш нәтиҗәләре буенча Муса Бигиевның “Тасхих ресми хат” китабы дөнья күрә. Әлеге китап чыкканчы “Казан басмасын”дагы төгәлсезлекләр турында Шиһабетдин Мәрҗанинең “Фәваид әл-Мүһиммә” хезмәте дә дөнья күргән була. Шул рәвешле, тарихтан күренгәнчә, күп еллар барган бәхәсләр нәтиҗәсендә, Россиянең танылган мөселман галимнәре Коръән бастыру методологиясен булдыра! Камил хәзрәт презентациядә катнашкан кунакларга сөйләп узган шушы методологияне Татарстан мөфтияте белгечләре тарафыннан өйрәнелгән, аның әһәмияте бүген дә югалмаганы ачыкланган.

Моннан тыш, Камил хәзрәт билгеләп үткәнчә, кулъязма Мүсхәфтә Коръән әзерләүнең дөньякүләм стандартлары да исәпкә алыначак, битләрнең, юлларның санына игътибар ителәчәк – ул гарәп булмаган укучыларга Коръән укуны һәм ятлауны җиңеләйтә. Шулай итеп, кулъязма Мүсхәф Россия дини мирасын өйрәнү нәтиҗәсендә әзерләнгән каллиграфия сәнгате әсәре булачак. Мусхәф фәнни әһәмияткә дә ия: ул ислам каллиграфиясендә югалган Россия-мөселман традицияләрен торгызуда беренче адым.

Мөфти хәзрәтнең чыгышыннан соң тантаналы өлеш башланды – Изге Коръәннең беренче сүрәсе “Фатиха” каллиграфик ысул белән язылды. Бу җаваплы эшне проектның төп башкаручысы – Казан каллиграфы Артур Писаренко башкарды. Ул Россия ислам институты каршындагы “Ән-Намир әл-Мүхаттат” гарәп каллиграфиясе һәм ислам сәнгате үзәге директоры Рамил Насыйбулловның шәкерте. “Фатиха” сүрәсе Раббыбызның Берлеген, Кодрәтен раслый, шулай ук кешеләр бәхетенә юл күрсәтә. Башка сүрәләр кебек үк, “Фатиха” “бисмилла”дан башлана. Шул рәвешле, мөселманнарның һәр эше бисмилла белән башланып киткән шикелле үк, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу елы да бүген Аллаһ исеме белән ачылды.

Шунысы игътибарга лаек, кулъязма Мүсхәфләр әзерләү тәҗрибәсе бүгенге көндә Согуд Гарәбстаны, Төркия, БГӘ, Бәһрәйн, Күвәйт, Катар, Ливия, Марокко һәм Пакьстанда бар. Хәзер бу эшкә Казанда да керештеләр. Теге яки бу сүзләрне төгәл һәм хатасыз язар өчен, Казан белгечләренә беренчел чыганакларга, фәнни тикшеренүләргә мөрәҗәгать итәргә, һәр хәрефне һәм авазны кат-кат тикшерергә туры киләчәк. Шул ук вакытта, Мүсхәфтә сүзләрне һәм хәрефләрне дөрес һәм сәнгати итеп язудан тыш, аларны ачык һәм аңлаешлы итеп язу турында да онытмаска кирәк. Чөнки гарәп булмаган укучылар гарәп язуын аңламаска мөмкин. Мүсхәфне төзегәндә кануни яктан хаталар китмәсен өчен, нәзарәт белгечләре Муса Бигиевнең «Тасхих ресми хат» һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең «Фәваид әл-Мүһиммә» хезмәтләренә дә таяначак. Бу хезмәтләрдә шулай ук Мүсхәфне төзү алымнары тасвирланган.

Әлеге эшкә консультант сыйфатында Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин әһеле, Дубайның Коръән әзерләү комиссиясе (DIHQA) башлыгы, хафизлыкның иң югары дәрәҗәсенә ия булган, пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ нәсел дәвамчысы шәех Мәэмүн әр-Рави җәлеп ителде. Әлеге галимнең моңа охшаган проект белән идарә итү тәҗрибәсе бар. Моннан тыш, комиссиягә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән белгечләр керде.

dumrt.ru

Просмотров: 519

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>