Тәлгать Таҗетдин: Әхлак дәресләре мәктәптә һәм вузларда да булырга тиеш

AF2D8AA9-05C5-432C-BC77-5ABF22908214Ул Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү балалар, яшьләр тормышында да чагылырга тиеш, дип саный. 

Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин мәктәптә һәм югары уку йортларында әхлак дәресләре укытылырга тиешлеген әйтте.

Ул Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү балалар, яшьләр тормышында да чагылырга тиеш, дип саный. «Узган елдан ук Федерация Советында да, Дәүләт Думасында да мәктәптә әхлак дәресләрен кертү турында фикер алышу бара. Алар мәктәптә 1-11 сыйныфларда һәм вузларда да мәҗбүри укытылырга тиеш», — диде Тәлгать Таҗетдин Казан Кремлендәге утырышта ясаган чыгышында.

Мөфти төрле дин вәкилләренең бергә килешеп эшләү әһәмиятен әйтте. «Бездә динара совет бар. Гаскәрләрдә имамнар, атакайлар, раввиннар да бар. Төрмәләрдә дә төрле дин вәкилләре эшли. Без Казахстандагы кебек, берәр вак-төяк аркасында берәр хәл килеп чыгуын теләмибез», — дип белдерде.

Тәлгать Таҗетдин быел Уфада Россия ислам университетының яңа бинасы ачылачагын хәбәр итте. «Әзерлек төгәлләнеп килә. Беренче партия китаплар һәм дәреслекләр басылып чыкты. Шулай ук, Бохарада Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләре белән 20 мең китап басылачак», — дип белдерде.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 685

Комментирование запрещено