Камил Вәгыйзов истәлегенә…

wvR45MesZ4Q11Сәләй Вәгыйзовның улы Камил әфәнденең бакыйлыкка күчүенә 2 ел булды. 14 январьдә аның истәлегенә  музей йортыбызда  мәҗлес уздырдык.

Камиль абый дүрт тапкыр Байтуганга кайтты,   ярдәм итте. 2021 елда хатыны Лилия һәм кызы Аида белән булдылар. 

Ул гомер буе космонавтика өлкәсендә  инженер булып  хезмәт иткән. Бик тыйнак,  сабыр, тәрбияле, үткен кеше иде. Минем соравым буенча әти-әнисе турында истәлекләрен язып калдырды. Аларны күз яшьсез укып булмый. Минемчә, ул истәлекләр — үсүче буынга изге тәрбия дәресе.

OBjvBAySUqI11wvR45MesZ4Q11

Нурания АБЗАЛОВА.

Байтуган авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 706

Комментирование запрещено