Татар «тусовка»сына әйләнгән «Манзара»: тәкә, кешбэк, һәм туфлисез Никитина

KSF04411-2Руслар да татарча сөйләшә, Салаватка кушылып җырлый, ә Римма Никитина яланаяк келәмдә сикерә-сикерә бии торган «тусовка»сы бар татарның — ул «Манзара» спорт һәм музыка премиясе. Татарның ирләре бетте диючеләргә бу тамашаны күрү фарыз. Батыр билавы, лотореяга машина, «кешбэк»лы көрәш турында —«Манзара»дан репортажда. 

«Безнең шундый традиция бар: ел саен гыйнвар уртасында без дуслар белән „Манзара“га барабыз». Яңа елда карый торган данлыклы «Ирония судьбы» фильмындагы сүзләрне татарчага шулай дип әйтеп була. Үлчәү авырлыклары үзгәрә, урыны үзгәрә, алып баручылары үзгәрә, бүләкләре үзгәрә — «Манзара» үзгәрми. Менә шулай үзгәрә дә үзгәрә үзе, әмма нигезе, идеясы һәм аяк киемен салып ташлап җырлаучы Римма Никитина һаман шул килеш.

Салкын гыйнвар уртасында узучы «Манзара» цирк бинасында була торган иде алдагы елларны. Цирк аренасын әйләндереп алып, тамашачылар уртага чыгып көрәшүче баһадирларны күзәтә иде. Циркта ул әкияти тамаша кебек уза иде шуңа да. Быел «Ак барс» көрәш сараенда узды. 2021 елның августында «Манзара» ның җәйге вариантында да шушы көрәш сараена җыелган идек. Монда инде түгәрәк арена юк. Тамашачылар өстә, көрәш — аста. Әмма масштаб, оештыру, көрәш, шоу — һәммәсе дә югары дәрәҗәдә булды.

Керә-керешкә шаккатып кердем: кызык итеп эшләсәң, кызыксындыра белсәң, халык көрәш карарга йөри икән ул. «Манзара» ның атасы Айдар Шәймәрданов ничә еллар дәвамында көрәшне популяр итү һәм көрәшне шоу-форматта күрсәтү өчен күп көч түкте. Секторлар туп-тулы иде дисәм, ялган була. Тик тулып бетә язган иде — анысы хак. Күбесе лотореяга бүләкләр һәм машина отарга килгән булса да, килгән бит. Комментатор вазыйфаларын башкарган Әбри Хәбриев кебек: «Болай булса, көрәшне аңлый башлый мин», — дип утырганнары да әз булмагандыр. Килгәч, рәттән шунда көрәшен дә карады, Салаватын да тыңлады халык. Татарның көрәшен һәм сәнгатен бергә үреп биргән бердәнбер уникаль проект ул «Манзара».

«Кешбэк»лы көрәш

Мин хәзер көрәштә күп нәрсәгә аптырамыйм. Чөнки рәсми ярышлар булсын, коммерция ярышлары булсын — бөтенесендә дә кагыйдәләр төрлечә. Аңлап, белеп, өйрәнеп кенә өлгер. Тамашачы ярый әле, хөкемдарлар аптыраша башламасыннар инде. «Манзара» га да яңалык керткәннәр быел. Кайбер кешеләр бәлки аңлап та бетермәгәндер. Исәп 7:0 булса гына алыш төгәлләнә. Җиде саны элек гадәттә биш була торган иде. Аннары ике тапкыр икешәр минут көрәшкәч, тагын утыз секунд көрәштерделәр. Анысын чиста вакыт дип аңларга кирәк. Һәм ике актив алым эшләгән көрәшчегә бер балл биреп бардылар.

Аннары көрәш азагында балл алган көрәшчегә бонус белән бирелә торган баллар да бар иде. Ул бонусларга комментаторлар Әбри Хәбриев белән Фәрит Салихов «кешбэк» дигән исем дә тапты. «Пятерочка» га кереп чыга хәзер», — дип шаяртты Әбри бонус эләккән көрәшчегә карап. Көрәшчеләр кимен куймады тагын, шул бонус артыннан кудылар гына.

Кыскасы, кагыйдәләрнең үзгәрүе көрәшне кызыграк итү максатыннан эшләнгән. Артка авып, яки көндәшенә кисәтү алдырып кына җиңүчеләр булмасын өчен болар һәммәсе дә. Алайса артка авып китә торган гадәтләре бар бит кайбер көрәшчеләрнең рәсми ярышларда да. Гадәттә, көчлерәк көндәш эләксә, шулай җиңел генә җиңелеп куярга яраталар. Юк, юк, сөйләшү түгел инде бу, сез нәрсә…

«Манзара» да ризасызлык белдереп, челлендж атып утыручы тренер урынын халык биләде. Ягъни, хөкемдарның бәясен дөрес түгел дип саный икән, халык кычкыра, дулый башлый. Ә халык дулый башлый икән, Айдар Шәймәрданов компьютер каршында утыручы егетләргә «Экранга!» дип бер генә әйтә. Һәм нәрсә булганын, булмаганын, нәрсә була язганын хөкемдарлар халык белән бергәләп карый. Тавыш та тына, хөкемдар да иң явыз вә начар зат булып калмый, оештыручылар да канәгать, халыкны әйтәсе дә юк.

Тәкәле оялчан Әлмәт егете турында

«Манзара» елдан-ел яңара дигән сүзләремне исбат итеп, яңалыклары белән якыннанрак таныштырыйм. Бу юлы 65 кг үлчәү авырлыгында яшь егетләрне дә көрәштерделәр. Өч яшь егет тәкә өчен тартышты монда. Чөнки җырчы Ильяс Халиков җиңүчегә тәкә бүләк итте.

— Кечкенә үлчәү авырлыгында көрәшүче егетләргә Сабантуйларда тәкә оту бик авыр. Мин үзем дә кечкенә авырлыкта көрәштем. Шуңа күрә бу яшь егетләрне канатландырып җибәрү өчен җиңүчегә тәкә бүләк итәргә булдым, — дип сөйләде ул.

Беренчелекне Әлмәттән Рафаэль Хәсәншин яулады. Икедә — Булат Яруллин, өчтә — Азимҗан Котбетдинов. Рафаэль белән тренеры Руслан Нургалиев та килгән иде. «Манзара» ул Сабантуй мәйданы кебек инде. Рәсми ярышлардагы сыман тренерлар келәм читендә кубикларын кочаклап утырмый. Шуңа күрә Руслан Нургалиев өстә генә утырды булса кирәк.

Ә Рафаэль оялчан егет булып чыкты. Миннән генә оялдымы шунда. Телевидение өчен йотлыга-йотлыга сөйләде дә, аннары, минем Шрек мультфильмындагы песи кебек күзләремне түгәрәкләтеп каравыма: «Мин оялам бит», — дип китеп барды. Аны оялтуымнан үзем оялдым инде аннары. 

Ә тәкә багажникта булып чыкты. Әллә иңсәсенә салып, келәм әйләнеп йөрер микән дип көткән идем, булмады. Тәкәсе «мә» ләп булса да күрсәткән булыр иде бәлки…

Әбридән юмор дозасы 

«Манзара» ны бу юлы Айзилә Батырханова белән Әбри Хәбриев алып барды. Башта Айзилә Батырханова гына була дип хәбәр биргәннәр иде. Көне килеп җиткәндәрәк Хәбриев тә өстәлде. Айзилә алып бара дигәч, аптырадым башта. Гадәттә, көрәш ярышларын ир-атлар алып бара, шул уңайдан комментатор вазыйфаларын да башкаралар иде. Чөнки «хатын-кыз көрәшнең асылын бары аңлап бетерми, аның өчен келәмгә чыгып, көрәшеп карарга кирәк», — дигән иде миңа бер көрәшче абый. Кулына билбау тотып караган ирләр генә аңлый торган көрәшне Айзилә шәрехләсә кызык буласы иде. Тик бу юлы Әбри тылсымлы вә кызыклы көрәш дөньясына кереп китте. Айзилә исә, матур гына елмаеп, сәхнә түренә җырчыларны чакырып торды.

Әбринең эчендәгесе тышында. Кыланып та тормады, оялмады да: «Мин көрәштән ераграк кеше. Шуңа күрә кагыйдәләрен бик аңлап бетермим», — дип микрофонга кычкырып әйтте. Ну сизелде инде ул, әйтмәсә дә. «Дөбер-шатыр килеп төшмичә генә, матур итеп, күтәреп алып, әйләндереп салып көрәшегез инде, егетләр», — дигән дәгъвасына көрәшчеләр тутырып караганнардыр мөгаен Әбригә. Кызлар кочкандагы кебек йомшак кына кылансалар, көрәш булмый бит инде ул. Шуңа өстәп, җыелма сәхнә, такталары зеңгелдәп тора.

Шуңа аның белән бергә көрәшне журналист Фәрит Салихов та күзәтте. Сүз уңаеннан, «Манзара» ны массакүләм мәгълүмат чараларында яктырткан өчен Фәрит абый журналистлар бәйгесендә беренче урынга да ия булды. Фәрит Салихов, белгеч буларак, мәйдандагы көрәшне шәрехләсә, Әбри халыкның кәефе өчен җаваплы кеше иде. Әбри әле ярсый-ярсый «дөрес булмады» дип кычкырган халыкны да тынычландырмакчы булган иде, Фәрит Салихов: «Көрәшнең бөтен яме шул инде. Кычкырсалар, кычкырсыннар, иң мөһиме, келәмгә генә йөгереп чыкмасыннар», — дип аңлатты.

Әбригә көрәшчеләрнең кушаматлары да ошады. Рафаэль Кәлимуллинның «Рафа», Динар Кәримуллинның «Макгрегор», Рамил Хәкимҗановның «Ромка» икәнен белеп алгач, мәйданда да шулай гына эндәшә башлады. «Келәмдә Рафабосс белән Макгрегор», — дигәч, Америка кинолары искә төшеп китте.  

Келәмдә көрәшне игезәк хөкемдарлар Динар белән Ленар Зиннәтуллиннар бәяләде. Аларга Әбри «Апуш» дигән кушамат такты. Аннары бөтен кешегә дә шулай тоелгандыр ул. Кечкенә буйлы бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган игезәкләргә кәләпүш һәм камзул кидереп куйгач, тач Апуш булып калганнар. Зур гәүдәле ирләр янында бигрәк тә. Әбри белән Ленар һәм Динар өчесе дә Биектауныкы, күрше авыл егетләре икән. Шуңа Әбри халыкны игезәкләр турында бик кирәкле мәгълүмат белән дә таныштырып үтте: «Динар Ленардан унбиш минутка соңрак туган. Динары түгәрәгрәк йөзле», — диде. Келәм читендә Ленар бераз «үпкә» дә белдерделәр. Унбиш түгел, егерме минутка иртәрәк туган икән Ленар. Һәм белеп торыгыз: Динар түгәрәгрәк йөзле.

Әбрине чакырып дөрес эшләгәннәр дип саныйм мин. Чөнки үзенчә кызык булды. Көрәшне аңламаган кешеләр Әбрине аңлады. Начармыни? Ике белгеч килеп тә, гел рәсми сүзләр генә сөйләп утырсалар, йокы килә башлар иде. Кешбэклары, Апушлары белән йөзләргә елмаю кертеп җибәрде. Көрәше дә булды, җыры да булды, юморы да булды. Күптән шулай кирәк иде. Әбрине көрәшкә гел чакырырга кирәк.

75 кг: реванш алу, яки «ачу килгән чак иде»

Ирләр арасында узган елгы кебек ике үлчәү авырлыгында үтте көрәш. Берсе — 75 кг, икенчесе — 130 кг. Ике батырга да чемпион алтын билбау ясатканнар иде. Менә монсы да әле беренче тапкыр булды.

75тә тумышы белән Теләчедән булган, хәзер Лаеш өчен көрәшүче Динар Кәримуллин батыр калды. Ай көрәшеп тордылар мин сиңа әйтим бу 75 ләр. Динар Кәримуллиның Чаллы көрәшчесе Ленар Садыйков белән көрәше һаман халык теленнән төшми. Ай дулады халык! Инде икенче пар көрәшә башлаганда да җанатарларның тавышы басылмады. Чөнки 7:7 булып бетте көрәш. Садыйковның соңгы секундларда эшләгән алымын хөкемдарлар бәяләмәде һәм китте акырыш-бакырыш. Көрәшчеләрнең генә түгел, җанатарларның да кырык кат тире аккандыр ул алышта. «Ну, Динар!» — дип, игезәк хөкемдарларга аерым-аерым да кычкырып карадылар, тик файдасы гына булмады. Ярымфиналда Садыйковны Кәримуллин отып чыкты.

Финалда Динар Кәримуллин Рафаэль Кәлимуллинны отты. Бер хәреф кенә инде аерма, әмма җир җимертеп көрәште егетләр. Яшьләр чын күңелдән көрәшә инде ул. Тик торган җирдән авып та китмиләр шунда. Сүз уңаеннан, Татарстан чемпионатында Рафаэль Динарны откан иде. «Манзара» үзенә күрә реванш алу мәйданы да булды шулай. «Татарстанда Рафаэльга җиңелгән идем. Шуңа бу ярышка ныклап әзерләндем инде», — диде Динар үзе дә.

Ә ярымфиналда җиңелеп калган Садыйков өченче урын өчен көрәштә Рамил Хәкимҗановны бер генә күтәреп салды. Узган алыштан соң ачуы шулкадәр чыккан булгандыр инде — сыбызгы тавышы ишетелергә дә өлгермәде, эчендәге бөтен җеннәре белән Рамилне чистага аркасына салды да куйды һәм икәүләшеп киттеләр тәгәрәшеп. Ачу килгән чак, кулда пычак дигән сыманрак булды ул. Садыйков үзе ияген авырттырды, Рамил битен тотып, йөзтүбән ауды. Әбри кебек, «егетләр, алай дөбер-шатыр килмәгез инде», — диясе килде ул вакытта икесе арасында икегә ярылырдай булып чабып йөрүче шәфкать туташына карап. Көрәштә имгәнү, җәрәхәт алу кебек куркыныч хәлләр булып тора. 130 кг га кадәрле үлчәү авырлыгында әле Руслан Абдуллин да кулын авырттырып чыгып китте келәмнән. Алла сакласын, иң мөһиме барыбер дә сәламәтлек бит.

Туфлисез Никитина, яки җырчыларны барлау

«Манзара» да көрәш белән җыр бергә үрелеп бара. Бу аның үзенә күрә бер «фишка» сы инде. Монда ел да Салават җырлый һәм Римма Никитина. Салават быел ике генә җыр җырлады. «Сәгать телләре әйләнә гомер үткәнен санап» диде дә, аннары «Мин яратам сине, Татарстан» дип бергәләп моңландык. Салават җырлаганда беркем торып чыгып китми. Бөтен халыкның кулында телефон була. Чөнки Салават ике баянчысын һәм ике җырчы кызын ияртеп көн саен җырлап йөрми.

Римма Никитинаның да үз фишкасы бар. Ул һәр «Манзара» саен туфлиен салып, келәмдә яланаяк бии-бии җырлый. Җәйге «Манзара» да спорт костюмыннан чыгып, сүзен аерып булмый торган «Мин булырмын син булсаң, бу безнең Татарстан» дигәнрәк җыр җырлаган иде. Бу юлы Хәния Фәрхинең «Сагынам сине, Питрәч»ен өздерде. Шулай ук, традицияләргә тугъры калып, туфлиен салып, сикерә-сикерә биеде дә.

Мәдәният ягын Айсылу Габдинова белән Нурзадә кебек җырчылар да баетты. Аннары Кубадан килгән татар кызы Сафия, канатлар таккан ярымшәрә кызлар белән келәмне кыздырып алды. Карнавал булды ансы.

Истә калган номерлардан абыйлы-энеле Динар белән Айдар Шәймәрдановларның дуэтын атап үтәргә кирәк. «Манзара» ның атасы булган Айдар бер елны келәмгә чыгып көрәшкән булса, быел кулына микрофон алды, әле биеп тә күрсәтте. Ике бертуган, егетләрчә кочаклашып, «сине эзләп булмаса, әрәмә аша барыйм» дип җырладылар.

Батыр кулыннан машина

130 кг га кадәрле үлчәү авырлыгында исә тугыз көрәшче бил алышты. «Манзара» ның тагын бер үзенчәлеген әйтеп үтмәгәнмен — монда кемнең кем белән көрәшәсе келәмгә чыккач кына билгеле була. Чөнки монда җирәбә тәртибе шундый. Бер көн алдан белеп, стратегик план корып куймас һәм көтелмәгәнлек эффекты булсын өчен эшләнелгән система бу. Шуңа көндәшләрен ярыш башланып, фамилияләре язылган киемнәрне киеп, сәхнәгә матур итеп тезелеп баскач кына белә көрәшчеләр.

130да да кызыклы хәлләр булды. Чөнки монда көрәшнең аслары чыга мәйданга. Раил Нургалиев, мәсәлән. Бу юлы Муса Галләмов кына көрәшмәде, ул өстән генә күзәтте кардәшләрен. 130 кгда лидер булып килүче Радик Сәлахов та көрәште. Көрәшеп кенә калмады, отып та куйды. Икенче ел рәттән алтын билбауга ия булган Әлмәт батыры ул Радик Сәлахов. Ярымфиналда Раил Нургалиевны чистага салып, финалда Чаллы батыры Элдар Хәмитовны да отып ия булды ул билбауга. «Ышанып бетә алмыйм әле. Иртәгә бәлки ышанырмын», — диде ул елмаеп, билбавын иңсәсенә салып, ныклап кочаклап.

Ә 130 кгда өченче урын өчен көрәшеп тормадылар. Раил Нургалиевка дүртенчелекне, Ә Хәмитовка җиңелгән Булат Мусинга өченчелекне биреп куйдылар. Нигә көрәшмәгәннәрен дә аңлатып тормадылар, шуңа күрә халык бераз ризасызлык та тудырып алган иде. Шулай бетеп китте ул, кыскасы.

Аннары «Манзара» га килгән тамашачыларга дип әзерләнгән иң зур бүләкнең иясен дә абсолют батыр Радик Сәлахов ачыклады. Кулын лототронга тыгып, бер кәгазьне тартып чыгарды да, Volkswagen Polo автомобиле Полина исемле кызга чыкты. Шатлыгыннан елап ук җибәрде Полина. «Әтием көрәш ярата. 2018 елда килгән идем „Манзара“ га. Кулларым калтырый, ышана алмыйм», — диде ул «Машина» дип язылган сертификатны тотып. Татарча «Зур рәхмәт» диде аннары. Ә сез татар көрәше кемгә кирәк дисез.

Бүләкләр дигәннән, «Манзара» да көнкүреш кирәк-яракларын да уйнаттылар. Кемгә микродулкынлы мич, кемгә җылыткыч эләкте. Тамашачылары ай сөендерде дә, баетты да бу «Манзара».

«Манзара» — татар «тусовка» сы

Спортзал эчләрендә генә үзара кайнап ятучы көрәш дөньясын айкый-айкый әйләндереп салган һәм көрәшнең дә кызык була алуын дәллиләгән «Манзара» га рәхмәт әйтәсе килә. Миллилекне югалтмыйча, татарның горурланырдай спорт төрен һәм батырларын күккә чөйгәне өчен рәхмәт. Рәсми ярышлар арасында шулай бер җырлашып, биешеп, күрешеп, җан атып кайтыр өчен рәхәт җир. Татарның «тусовка» сы ул «Манзара». Руслар да татарча сөйләшә һәм Салаватка кушылып җырлый торган «тусовка». 

intertat.tatar

Просмотров: 653

Комментирование запрещено