Василь Шайхразиев и Талгат хазрат Таджуддин обсудили подготовку к празднованию 1100-летия принятия ислама / Шәйхразыев һәм Таҗетдин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында фикер алышты

d-6Заместитель Премьер-министра Татарстана, председатель Национального Совета Всемирного конгресса татар Василь Шайхразиев в ходе визита в Башкортостан встретился с председателем Центрального Духовного управления мусульман России, Верховным муфтием России Талгатом хазратом Таджуддином. Они обсудили вопросы по подготовке к 1100-летию принятия ислама в Волжской Булгарии.

Во встрече также приняли участие постоянный представитель Республики Татарстан в Башкортостане Юсуф Якубов, заместитель руководителя Исполкома Всемирного конгресса татар Марс Тукаев и другие.

Василь Шайхразиев сообщил, что с 19 по 21 мая в Казани пройдет Всероссийский форум татарских религиозных деятелей. В его рамках 21 мая состоится ” Изге Болгар җыены”. По словам председателя Национального Совета, на сегодняшний день в регионах также формируются оргкомитеты по проведению мероприятий, посвященных 1100-летию принятия ислама. Талгат хазрат пожелал проведения праздничных мероприятий на высоком уровне.

tatar-congress.org

***

Васил Шәйхразыев 19 майдан 21 майга кадәр Казанда Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы узачагын әйтте. Шуның кысаларында 21 майда «Изге Болгар җыены» да уза. 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чаралары турында фикер алышты.

Бөтендөнья татар конгрессы сайты язганча, әлеге очрашу Васил Шәйхразыевның Башкортстанга эшлекле сәфәре кысаларында узган. Алар Идел буе Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек мәсьәләләрен тикшерде. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Юсуф Якубов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев һәм башкалар да катнашты.

Васил Шәйхразыев 19 майдан 21 майга кадәр Казанда Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы узачагын әйтте. Шуның кысаларында 21 майда «Изге Болгар җыены» да уза. Милли шура рәисе сүзләренчә, бүгенгә регионнарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетлары туплана.

Тәлгать хәзрәт бәйрәм чараларын югары дәрәҗәдә уздырырга насыйп булуны теләде.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 611

Комментирование запрещено