В Казани проходит Зимний форум мусульманской молодежи / Нәзарәт мөселман яшьләренең кышкы форумын уздыра

photo_2022_01_19_16_16_20Вчера в Казани начал свою работу Зимний форум мусульманской молодежи. Мероприятие является одним из многочисленных инициатив, проводимых ДУМ РТ в рамках 1100-летия официального принятия ислама Волжской Булгарией. 

Нынешний зимний форум, как и в прошлом году, проходит на двух площадках один за другим — отдельно для юношей и девушек. В форуме, который стартовал в тринадцатый раз принимают участие 60 юношей и 60 девушек. Ежегодный форум проводится с целью повышения религиозного образования и нравственности мусульманской молодежи, привлечения ее внимания к духовным ценностям, традициям татарского народа.

Сегодня форум стартовал с 5-днейной женской части программы: на него съехались мусульманки 18-30 лет из Казани, Москвы, Челябинска, Уфы, Оренбурга, Самары и других регионов. Для них недалеко от Казани на базе отдыха предусмотрена содержательная концепция, направленная на духовное и физическое развитие. Участницы форума прослушают лекции о женщинах, упомянутых в Куръане (жена Фараона Асия, жены Ибрахима, Нуха, Юсуфа, Аюба).

Эстафету от мусульманок с 26 по 30 января примут юноши, которые соберутся на базе Болгарской исламской академии. Для них спикерами выступят богословы Татарстана и Дагестана. Темой юношеского форума станет ахляк, роль  мужчины в семье и мусульманской умме. Участников форума ждут интересные лекции, квесты, а также тимбилдинг, который поможет участникам стать единой командой. Помимо обучения, ребята смогут отдохнуть на 3 площадках: их ждет кинозал, катание на лыжах, а также общение с наставниками в форме вопрос-ответ.

Ежегодный зимний молодежный форум позволяет молодым людям не только повышать свои знания, но и объединяться, знакомиться, духовно обогащаться и реализовывать свои социальные начинания. Например, самым популярным социальным стартапом Форума мусульманской молодежи является программа по обучению молитве и основам ислама «Школа одного дня», дискуссионный клуб по вопросам, волнующим умму, благотворительная акция в поддержку больных детей «Подари бумаге новую жизнь» и другие. Поэтому форум можно назвать генератором социальных проектов.

В целях предотвращения распространения коронавируса и заболеваний дыхательных путей организаторами принимаются все меры предосторожности: для участников подготовлено достаточное количество медицинских масок, антисептиков и других гигиенических принадлежностей.

dumrt.ru

***

Кичә Казанда Татарстан мөфтияте мөселман яшьләренең кышкы форумын башлап җибәрде. Чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла торган күпсанлы чараларның берсе булып тора. 

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Унөченче тапкыр оештырыла торган Форумда 60 егет һәм 60 кызның катнаша. Әлеге җыеннар мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла. 

Форумны Мөслимәләр җыены башлап бүген башлап җибәрде, һәм ул 23 гынйварга кадәр дәвам итәчәк. 18-30 яшьлек кызлар катнашында уза. Алар Казан, Мәскәү, Чиләбе, Уфа, Оренбург, Самара һәм башка төбәкләрдән җыелды. Алар өчен Казаннан ерак булмаган ял базасында рухи яктан үсүгә, дини-әхлакый яктан камилләшүгә, физик яктан чыныгуга юнәлдерелгән эчтәлекле программа каралган. Форумда катнашучылар Коръәндә исемнәре аталган хатын-кызлар (Фиргавен хатыны Асия, Ибраһим, Нух, Йосыф, Әюб пәйгамбәрнең хатыннары) турында лекцияләр тыңлаячак.

Мөслимәләрнең эстафетасын 26-30 гыйнварда егетләр кабул итәчәк һәм Болгар ислам академиясе базасында җыелачак. Анда спикерлардан Татарстан һәм Дагыстанның дин белгечләре чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак. Форумда мөселманнарга мөнәсәбәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ карата әхлакый сыйфатлар, балалар, хәләл җефете һәм әти-әниләр каршындагы вазыйфалар һ.б. мөһим темалар күтәреләчәк.

Форумда катнашучыларны мавыктыргыч лекцияләр, «бау» квестлары, шулай ук тимбилдинг көтә, ул катнашучыларга бердәм команда булырга ярдәм итәчәк. Белем алудан тыш, яшьләр 3 мәйданчыкта ял итә алачак: аларны кинозал, чаңгыда йөрү, шулай ук теләүчеләр остазлар белән сорау-җавап рәвешендә аралашу көтә.

Шунысы мөһим: әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Коронавирус һәм сулыш юллары авыруларын таралуны булдырмау максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелә: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена кирәк-яраклары әзерләнде.

Просмотров: 716

Один комментарий

  1. А представители самарской молодежи есть на этом форуме?