Быел татар шигъриятендә күп еллар эшләгән һәм аның тарихында үзенчәлекле эз калдырган әдип, якташыбыз Зыя Ярмәкинең тууына 135 ел тулып үтте. Шушы уңайдан Яңа Ярмәк авылының китапханәсендә укучы балалар белән «Зыя Ярмәки иҗаты белән танышу» дип аталган очрашу кичәсе үткәрдек.
Кичә барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Зыя Ярмәки күпчелек шигырьләрен балаларга багышлаган һәм алар аңларлык, сөенеп укырлык гади телдә язган. Балалар матур итеп шагыйрьнең «Ак каен», «Язгы тамчы» шигырьләрен укып күрсәттеләр.
Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.
Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.
Просмотров: 756