Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек

AI3I4241[1]«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул», — дип саный Татарстан Президенты ярдәмчесе. 

Татарстан Президенты ярдәмчесе, Казан шәһәренең экс-мэры Камил Исхаков татар телен мәктәпләрдә катлаулы итеп укыту татар теле үсешенә зыян китерде дип саный. «Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул. Әле тормышта кулланмыйсың да бит аны. Менә шулай үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек», — диде ул.

Камил Исхаков үзе татарча бер сәгать дәрес тә укымаганын, гомере буе русча белем алганын, ә гаиләдә һәм эш урынында татарча аралашып, әкренләп шулай телне өйрәнгәнен әйтте. «Мәктәп ул мөһим, ләкин гаилә һәм өй мөһимрәк. Анда тел булмаса, ул өзелә, яшәми», — диде.

Ул Казан мэры булып килгәндә, татарча белем бирә торган нибары бер мәктәп булганын искәртте. Аннары Минтимер Шәймиев Президент булып, бергә эшләү дәверендә татарча белем бирүче мәктәпләр саны артканын билгеләп узды.

Камил Исхаков «Казан нуры» мәчете каршында да татар теленә өйрәтү максаты белән курслар оештырылганын әйтте. «Бер мөгаллимә кыз гадәти сөйләм теленә өйрәтә. Моның нәтиҗәсе яхшы», — диде. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 681

3 комментариев

  1. Татарның үсеше Һәр татардан тора.
    Үз телен белмәгән, бигрәк белгесе дә келәмәгән татарны аера белергә, ятны зурлый икән, ят кеше итеп күрсәтергә кирәк. Урыс үзенең телен саклар өчен ятны да бер ялган хәрефе өчен өзгәләргә тора, ә без, үзебезнең үз татарыбыз -телен, динен, гадәтен кимсеткәнне өстен тотабыз, шуңа алар безнең башыбызны ашый .. батыра да.

  2. Тырышкан табар,ташка кадак кагар.Барысы да үзебездән тора.Теләк булса татар мәктәпләрен дә ачарга була.Элек татар байлары шәхсән үз акчаларына мәктәпләр төзеп балаларны укытканнар…

  3. Так исправляйте ситуацию не сидите сиднем! Делайте что нибудь пока язык наш совсем не умер!!!