Зимний форум мусульманской молодежи продолжается в Болгаре / Мөселман яшьләренең кышкы форумы Болгарда дәвам итә

photo_2022_01_26_18_01_54В Болгаре стартовала вторая часть Зимнего форума мусульманской молодежи. Мероприятие проводится ДУМ РТ в рамках 1100-летия официального принятия ислама Волжской Булгарией и продлится до 30 января. Ежегодный форум проводится с целью повышения религиозного образования и нравственности мусульманской молодежи, привлечения ее внимания к духовным ценностям, традициям татарского народа.

Нынешний зимний форум, как и в прошлом году, проходит на двух площадках один за другим — отдельно для юношей и девушек. В форуме, который стартовал в тринадцатый раз на базе Болгарской исламской академии принимают участие 60 юношей 18-30 лет. Они съехались на форум из Казани, Москвы, Уфы, Ульяновска, Перми, Пензы, Таджикстана, Египта, районов и городов Татарстана. Для них спикерами выступят богословы Татарстана и Дагестана. Темой юношеского форума станет ахляк, роль мужчины в семье и мусульманской умме. Участников форума ждут интересные лекции, квесты, а также тимбилдинг, который поможет участникам стать единой командой. Помимо обучения, ребята смогут отдохнуть на 3 площадках: их ждет кинозал, катание на лыжах, а также общение с наставниками в форме вопрос-ответ.

Ранее в Казани завершилась первая часть форума — для девушек.

Ежегодный зимний молодежный форум позволяет молодым людям не только повышать свои знания, но и объединяться, знакомиться, духовно обогащаться и реализовывать свои социальные начинания. Например, самым популярным социальным стартапом Форума мусульманской молодежи является программа по обучению молитве и основам ислама «Школа одного дня», дискуссионный клуб по вопросам, волнующим умму, благотворительная акция в поддержку больных детей «Подари бумаге новую жизнь» и другие. Поэтому форум можно назвать генератором социальных проектов.

В целях предотвращения распространения коронавируса и заболеваний дыхательных путей организаторами принимаются все меры предосторожности: для участников подготовлено достаточное количество медицинских масок, антисептиков и других гигиенических принадлежностей.

dumrt.ru/ru

***

Болгарда Мөселман яшьләренең кышкы форумының икенче өлеше башланды. Әлеге чара Татарстан мөфтияте тарафыннан Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан уздырыла һәм 30 гыйнварга кадәр дәвам итә. Җыен мөселман яшьләренең дини белемен арттыру, әхлагын камилләштерү, аларны рухи кыйммәтләргә, татар халкы традицияләренә карата игътибарын һәм хөрмәтен арттыру ниятеннән оештырыла. 

Быелгы кышкы форум да, узган елгы кебек үк, ике мәйданчыкта һәм бер-бер артлы – егетләр һәм кызлар өчен аерым уза. Болгар ислам академиясе базасында унөченче тапкыр башланып киткән форумда 18-30 яшьлек 60 егет катнаша. Алар Казан, Мәскәү, Уфа, Ульяновск, Пермь, Пенза, Таҗикстан, Мисыр, Татарстанның район һәм шәһәрләреннән җыелды. Анда спикерлардан Татарстан һәм Дагыстанның дин белгечләре чыгыш ясаячак. Форумда катнашучылар мөселман кешесенең әхлакый сыйфатлары хакында дәрес алачак. Ир кешенең үзе, гаиләсе һәм мөселман өммәте алдындагы бурычлары буенча фикер алышулар узачак. Форумда мөселманнарга мөнәсәбәт, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ карата әхлакый сыйфатлар, балалар, хәләл җефете һәм әти-әниләр каршындагы вазыйфалар һ.б. мөһим темалар күтәреләчәк. Катнашучыларны шулай ук мавыктыргыч лекцияләр, «бау» квестлары, тимбилдинг көтә. 

Элегрәк Казанда форумның беренче өлеше — кызлар өчен җыен тәмамланды. 

Ел саен уза торган әлеге форум яшьләргә белемнәрен ныгытырга гына түгел, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль башлангычларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, Мөселман яшьләре форумының иң популяр проекты булып намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча «Ислам. Беренче адымнар», өммәтне борчыган мәсьәләләр буенча Фикер алышу клубы, авыру балаларга ярдәм күрсәтүче “Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе һәм башкалар тора. Шуңа күрә форумны нәзарәтнең социаль проектлар генераторы дип атарга мөмкин.

Коронавирус һәм сулыш юллары авыруларын таралуны булдырмау максатыннан, оештыручылар тарафыннан барлык саклык чаралары күрелә: катнашучылар өчен җитәрлек күләмдә медицина битлекләре, антисептиклар һәм башка гигиена кирәк-яраклары әзерләнде.

dumrt.ru

Просмотров: 603

Комментирование запрещено