Чит илдәге татарлар: «Шәймиевның „без булдырабыз“ сүзе чит илләрдә дә яңгыраш тапты»

БезымянныйТатарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка 85 яшь тулды. «Интертат» төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәгән татарларның Шәймиев турындагы фикерләрен туплады. 

Сахалиннан Зәкия Вәлитова: «Минтимер Шәймиев әтиебез кебек — киңәшчебез һәм ярдәмчебез»

«Туган тел» укыту-мәдәни үзәге җитәкчесе, Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова Минтимер Шәймиевны киңәш бирүче һәм ярдәм итүче кеше буларак бәяләде.

— Сахалинга күченеп килгәч тә, мондагы татарларны ачыкладым. Алар күп, ләкин җыелыр урыннары юк иде. Татар оешмасын булдырасы иде дип, Минтимер Шәриповичка хат яздым. Хатта Сабантуйларның да уздырылмавы хакында әйттем. Инде күп еллар үтсә дә, Татарстаннан килгән җавап хаты шулкадәр күңелгә кереп калган.

Аннан соң Татар конгрессы элемтәгә керде. Сахалин татарлары белән элемтә коруга Минтимер Шәрипович зур ярдәм кулы сузды. Минтимер Шәймиевның ярдәме белән Сахалин һәм Курил утраулары тарихында беренче тапкыр Сабан туй уздырылды. Монда яшәүче милләттәшләребез онытылып барган гореф-гадәтләрне исләренә төшерде.

Сахалинда «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге дә ачылды. Аңа нигез салынганга былтыр 15 ел тулды. Шул уңайдан сабантуйда Минтимер Шәрипович кубогына көрәш узды. Курил утрауларының һәр шәһәрендә, кечкенә булса да, татар оешмалары, татар эшләрен алып баручы активлар бар. Яшь буын да килә, балаларын җәлеп итәләр. Аллага шөкер, Татарстанда яшәүче милләттәшләребез белән дә элемтәдә торабыз.

Шуңа күрә дә без Минтимер Шәриповичка бик рәхмәтле, аның белән горурланабыз. Ул, әтиебез кебек, юл күрсәтүчебез,. Аның тәҗрибәсе эшчәнлегебездә бик файдалы булды. «Син булдырасың, туктап торма, алга!» — дип теләкләрен әйткәне хәтердә, — диде автономия рәисе.

Үзбәкстаннан Рим Гыйниятуллин: «Минтимер абыйны 45 градус эсседә Ташкентта Таш диңгез буенда «коткардык»

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе Рим Гыйниятуллин Минтимер Шәрипович белән 1972 елдан бирле таныш.

— Без Ташкентта ирригация һәм дренаж буенча халыкара Конференциядә таныштык.

Советлар Союзы делегациясен СССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры Евгений Алексеевский җитәкли иде. Минтимер абый делегация составында Татарстан АССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры буларак катнаша. Ул бу вазифага 1969 елда 32 яшендә билгеләнде, ул вакытта СССРдагы иң яшь министр иде. ТАССРның ул министрлыгы иң яхшы, алдынгы һәм уңышлы дип саналды.

1969 елда 26 яшьтә мин Үзбәкстан ССРның Мелиорация һәм су хуҗалыгы министрлыгында идарә башлыгы итеп билгеләндем. Ул заманнарда һәр күренекле делегатка җаваплы кунакны беркетү кабул ителгән иде. Мин, Кабардин-Балкар һәм Татарстан автономияле республикалары министрлары өчен җаваплы булдым.

Конференция тәмамланганда бик эссе көннәр иде, Ташкентта плюс 45 градустан югары. Ил-62 очкычлары мондый эсседә һавага күтәрелә алмады. Эссе 3 көн дәвам итте.

Ташкенттан 60 чакрым ераклыкта Таш диңгез урнашкан (сусаклагыч, анда кунаклар өчен берничә йорт бар), Минтимер абыйны шунда эсседән «коткардык». Бу якыннан танышу өчен менә дигән форсат иде — дуслыгыбыз инде ярты гасыр дәвам итә. Аннары ул ике тапкыр Сәкинә апа белән безгә килде.

1977 елда мин өйләндем, һәм хатыным белән туй сәяхәтен Казаннан башладык. Сәкинә апа безне бәлеш белән сыйлады, яшүсмер уллары Айрат, Радик белән аралаштык. Алга таба телефоннан сөйләшеп тордык.

«Минтимер Шәймиев булганда Россиядә татар халкы барлыгын таныдылар»

Рим Гыйниятуллин фикеренчә, Минтимер Шәймиев Татарстанның Президенты булып хезмәт иткән вакытта Россиядә татар халкы барлыгын таныдылар.

— Минтимер Шәймиев Президент булганда Россиядә барысы да татар халкы барлыгын, халкыбызның сынмавын һәм биш гасыр дәвамында сындыра алмауларын танырга мәҗбүр булды. Нәкъ менә шул вакыйгалар нәтиҗәсендә, татарлар Россиядә дә, дөньяда да үзләрен «татар» дип атый ала.

Ислам өммәте дөньясында «татар» дигән халык барлыгын бөтенләй белми иделәр. Бүгенге көндә нәкъ менә Минтимер абый ярдәме белән Россия составында булган Татарстанда татарларны ислам динен тоткан милләт буларак беләләр.

Минтимер Шәймиевның Россиядә татарларны танытуга керткән өлешен аңлар өчен, Россия империясе һәм Советлар союзында татарларга карата мөнәсәбәтне белергә кирәк. Советлар Союзы елларында «чакырылмаган кунак татардан ким» дигән фәлсәфә яши иде.

Ул Кол Шәриф мәчетен төзеттерде, Болгар шәһәрен яңадан торгызды. Шуның белән ул үзен татар халкы һәм Татарстан тарихында легендар шәхес буларак кереп калды. Аның бер генә сәнәгать предприятиесен һәм авыл хуҗалыгын югалтуга юл куймавы өчен дә Татарстан чиксез рәхмәтле булырга тиеш.

Минтимер абый Казансу яр буен, нефтьчеләр шәһәрчеген, тузган биналарны чистарттырды һәм Казанны Россиядә иң матур шәһәр итеп төзекләндерде. Татарстанның барлык кешесе дә башкала белән горурлана, моның өчен генә дә ул Казанның үзәк урамына Назарбаев исемен түгел, ә үз исемен бирдерүгә лаек, — диде ул.

Окан Дахер: «Минтимер Шәймиевның „без булдырабыз“ сүзе чит илләрдә дә яңгыраш тапты»

Финляндия татарларының дини-милли һәм мәдәни үзәге — Финляндия ислам җәмгыятенең шәрәфле рәисе Окан Дахер Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның «без булдырабыз» дигән сүзләре чит илләрдә дә яңгыраш тапканын әйтте.

— Татар халкының бердәмлеген һәм рухи көчен күрсәтте. Милли аңын, абруен үстерүгә гаять зур өлеш кертте. Милләтара, динара мөнәсәбәтләрне ныгытуда да аның роле зур булды. Минтимер Шәрип улы кешеләр белән якын мөнәсәбәтләр кору һәм уртак тел табу сәләтен үзенең шәхси үрнәгендә күрсәтте.

Озак еллар дәвамында республиканың беренче Президенты буларак Татарстанның күп илләрдәге вәкиллекләрен ачып, тышкы сәүдә юлларын тагын да көчәйтеп җибәрде. Моны без Финляндия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрдә ачык күрәбез. Финляндиядә булганда ул безнең илне үрнәк итеп күрсәтте, җирле татарларның татарча яхшы белүләренә сокланды. Казанга Финляндия делегациясе килгәндә татарлар да катнашты.

Минтимер Шәймиев сабырлык белән акыллы сәясәт алып барды. Аны абруйлы, күренекле, зирәк, тәҗрибәле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр шәхес итеп беләбез. Татарстан һәм татар милләтен дөньяга танытуга зур өлеш кертте. Чит илләргә күп сәфәр кылды, элемтәләр корды, дәүләт кешеләре, эшмәкәрләр, галимнәр, мәдәният вәкилләре һәм ул илләрдә яшәүче татарлар белән танышты.

Минтимер Шәймиевның тырышлыгы аркасында Бөтендөнья Татар конгрессы Казанга күп илләрдән татарларны җыйды. Ул һәрвакыт президиумда утырып, саф татар телендә эчтәлекле чыгышлар ясады һәм катнашучы делегатлар, шәрәфле кунаклар белән күреште. Татарстан һәм Казанны Финляндиягә якынайтты, — диде галим.

Америка татары Илдар Агиш: «Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга күп көч куйды»

Нью-Йорк Татар җәмгыятенең рәисе урынбасары Илдар Агиш Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуга ифрат дәрәҗәдә күп көч куйды дип саный:

— Минтимер Шәймиев татар дөньясын ныгытуын әле дә дәвам итә. Татарстан көчлеләнсен, чәчәк атсын дип, ил эчендәге һәм чит илдәге партнерлар белән сәяси, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне тәртип белән уңышлы дәвам иттерде.

Татар халкы Татарстан, Россиянең башка төбәкләрендә, Австралия, Финляндия, Төркия, АКШта һ.б. илләрдә яшәсә дә, Минтимер Шәрип улына бик бурычлы һәм рәхмәтле.

Минтимер Шәймиев белән беренче Бөтендөнья татар конгрессы оешкач, конгресс биш ел саен үткәргән корылтайларда җылы сәламләшеп, күрешеп тордык. Нью-Йоркка килгән вакытта да һәрчак үзе белән күрешә идек.

Нью-Йоркның татар җәмгыяте һәм үз исемемнән аңа хәерле озын гомер, нык сәламәтлек, барча эшләрендә уңышлар теләп калам, — дигән теләкләрен әйтте Илдар Агиш.

Германия татары Венера Вәгыйзова: «Минтимер Шәймиевның үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар»

Германиянең «Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе Венера Вәгыйзова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар дип әйтте.

— Минтимер Шәрипович зирәк кеше. Шуның өчен дә ул республиканы күтәреп кенә калмады, Татарстанны Россиядә пилот төбәк итте. Аның турында әле озак еллар сөйләрләр һәм «Шәймиев феномены» дип йөртерләр.

Минтимер Шәймиев — легендар шәхес. 1990 елларда Идел буе төбәкләрендә аның исемен телгә алмаган кеше булмагандыр. Ул Татарстан үссен өчен шулкадәр тырышты, хәтта башка төбәк җитәкчесе дә аның кебек эшләмәгәндер. Шуңа күрә дә Минтимер Шәриповичны бүгенге көнгәчә барысы да ярата, аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр, һәм яратып «безнең бабай» дип эндәшәләр.

1990 еллардагы вакыйгаларны искә алам. Минтимер Шәрипович идарә иткәнгә күрә Татарстан базар икътисады режимына йомшарып керде, башка төбәкләрдәге кебек кискен каршылыклар булмады.

Үземә килгәндә, мин аның белән өч тапкыр якыннан аралашканым булды. 2006 елда Санкт-Петербургта Чит илдә яшәүче милләттәшләрнең Бөтендөнья татар конгрессы җыенында минем милли киемнән булуымны күреп алды да: «Мин сине телевизордан күрдем, мин сине беләм», — дип әйтте. Анда без чит илдәге диаспораларның эшчәнлеге турында сөйләштек.

2007 елның мартында Бөтендөнья Лейпциг ярминкәсендә күрештек. Ярминкә Татарстан Республикасына багышланган иде. Минтимер Шәрипович Татарстан делегациясенең җитәкчесе булып килде. Аның тыгыз эш графикасында безнең белән аралашу өчен вакыт табу җиңел булмагандыр. Шулай да, ул безне ерактан күреп алды һәм янга килеп, кочаклап алды. Хәл-әхвәлләрне, нәрсә белән мәшгуль булганыбыз турында сорашты.

Без аңа оешмабыз, татар телен өйрәнү дәресләре, җирле талантлы милләттәшләребез турында сөйләдек һәм аңа татар, рус һәм немец телләрендә чыккан «АлТаБаш» газетасын бүләк иттек.

Бөтен җирдә татар әләмнәре җилфердәде, телевизордан татарларны күрсәттеләр, хәтта ярминкә комплексының төп залы баскычлары да милли бизәкләр белән бизәлгән иде. Лейпциг ярминкәсеннән чәкчәк исе килә иде. Татарлар көн каһарманнары булдылар, — диде рәис.

Гриф Хәйруллин: «Минтимер Шәймиев катлаулы чорда да Татарстан уңышын саклап кала алды»

Халыкара академия академигы, Казахстанда яшәүче профессор Гриф Хәйруллин фикеренчә, катлаулы чорларда Татарстанның уңышларын саклап калу һәм үстерү, Минтимер Шәймиев исеме белән бәйле.

— Минтимер Шәрип улы хакында сүз йөртү миңа авыррактыр, шул ук вакытта җиңел дә сыман. Без — яшьтәшләр, ул берничә айга гына өлкәнрәк. Ул Татарстан авылында туган татар малае булса, мин — Башкортостандагы татар авылы колхозчысыныкы. Кечкенәдән татар авылында, охшаш шартларда яшәгәнбез, үзара чагыштырырлык кыенлыкларны да, шул заманның шатлыкларын да тойганбыздыр. Икенче яктан караганда, ул Президент булган кеше, ә мин гади профессор. Ул үзенең туган җирендә үз урынын таба алды, ә мин гомеремне Урта Азия республикаларында укытучы хезмәтенә багышладым. Димәк, аермалыклар да бар, минем кайбер фикерләрем дә төгәл булмавы мөмкин.

Без, читтәге татарлар, Татарстанга һәм аның җитәкчеләренә һәрвакыт зур ышаныч һәм зур өмет белән карадык. Хәзер дә Татарстанның уңышларына сөенәбез дә, шуның белән мактанабыз да. Бервакыт Рөстәм Миңнехановка: «Сез өегезгә йокларга да кайта алмыйсыз бугай. Бер карасаң, әллә кайда икътисад мәсьәләләрен чишәсез, икенче карасаң — башка регионда килешүләр төзеп йөрисез», — дип әйткән идем.

Россия республикаларының башка җитәкчеләре белән чагыштырсаң, чынлап та шулай килеп чыга бит: Татарстанның икътисадын үстерүне Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә армый-талмый эзли һәм таба ул. Ә Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны үзенең укытучысы итеп таный. Димәк, монда да Минтимер Шәймиевның роле турында әйтеп була.

Катлаулы чорларда да Татарстанның уңышларын саклап калу һәм үстерү, бүгенге уңышларга нигез салуны оештыру — болар барысы да Минтимер Шәрип улының исеме белән бәйле. Советлар Союзы таркалган шартларда да халыкның борыннан килгән эшчәнлеген, булдыклылыгын, күршеләренә дустанә карашын югалтмыйча, туры юлны таба алган кеше булды ул.

1992 елда референдумда Татарстан халкы республика суверенлыгын яклап чыкты. Бу вакытта Татарстанга һәм шәхсән Минтимер Шәймиевка һөҗүмнәр аз булмады. Шунда да ул дөрес сәясәтне гамәлгә ашыра алды.

Казахстан татарлары исеменнән күзәтүчеләр рәтендә референдумга өч кеше килгән иде: Морат Кәримов, Бәхтияр Табиев һәм мин. Казан урамында бер кеше миңа мөрәҗәгать итте: «Менә мин — рус, хатыным — татар. Мине моннан куып чыгаралармыни?» — диде. Шунда референдумның эчтәлеген дә, мәгънәсен дә аңлаттым мин аңа. Татарстанга каршы торган көчләр никадәр агитация үткәргәннәр бит, хәтта бу адәм дә аптырап калган! Шундый хәлләрдә республиканың башында нык ихтыярлы, халкына таяна алган һәм үзенә ышана торган Минтимер кирәк булгандыр.

Читтәге татарларны Татарстанга якынайтуга да зур игътибар белән карады Минтимер Шәймиев. Бөтендөнья татар конгрессын гына алыйк. Никадәр чаралар үткәрә алар, татар халкының милли үзаңын үстерүгә күпме көч куя! Читтәге татар активистларының хезмәтен Татарстан тарафыннан тану һәм бәяләү мәсьәләсен дә һәрвакыт күз алдында тота конгресс хезмәткәрләре.

Бу оешма 1992 елда Татарстан Президенты Шәймиев указы нигезендә эшли башлаган иде бит. Оешма Минтимер Шәймиевның, хәзер исә Рөстәм Миңнехановның игътибар үзәгендә тора. Чынлап та, татар халкының иң күп өлеше Татарстаннан читтә яшәгәндә менә шундый акыллы сәясәт булырга тиештер дә. Шул нигездә генә Татарстан күпсанлы татар халкын берләштерүче табигый үзәк булып кала ала бит. Күпмилләтле Татарстанда шушы сәясәтне вакытында гамәлгә ашыру да Минтимер Шәймиев исеменә бәйләнгән.

Татар халкының бай тарихын ачыклау, милли мәдәният һәм телне саклау өлкәсендәге Шәймиевның хезмәте ихлас күңелдән мактауга лаеклы. Борынгы Болгар дәүләте тарихына, халкыбызның ислам динен кабул итүенә караган байтак чараларга нигез салучы да ул булды.

Без, татарлар, бүген дә бар, бүген дә яңа үсешләргә омтылабыз. Россиядә генә түгел, Җир шарының башка төбәкләрендә дә менә шушы хакыйкатьне танытуда Минтимер Шәймиевның роле бәхәссез.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев уңышлы гомер кора алды, үз халкына истә калырлык хезмәт күрсәтте, тарихта киләчәктә дә сакланырлык эз калдырды. Бүген аңа ачык күңел белән: «Озын гомерле бул, яшьтәш! Ходай сәламәтлектән аермасын!», — диясе генә кала.

Франциядән Бернард Монот: «Минтимер Шәймиев — кыю һәм тәвәккәл җитәкче»

Франция Тышкы эшләр министрлыгының элекке киңәшчесе, көнчыгыш бүлеге дипломаты Бернард Монот Минтимер Шәймиевны кыю һәм тәвәккәл җитәкче дип саный

— Минтимер Шәймиев 1991-2010 еллар аралыгында Татарстанның Президенты булып дүрт тапкыр сайланды. Җитәкче буларак күп сыйфатларга ия: эшчән, нык торучан, кыю һәм тәвәккәл, бик гайрәтле.

Бернар1990 елның 30нчы августында Минтимер Шәймиевның ТАССР Югары Советы рәисе буларак, автоном республика өчен союздаш республика статусын ТАССР Советында тәкъдим итте. Әлбәттә, Мәскәү бу проектны хупламады, ләкин Татарстан суверенлыгының декларациясе кабул ителде. Икенче адым 1992 елның 6 ноябрендә булды — Татарстан Конституциясе хупланды. Монда аның өлеше зур булды.

Хәзерге вакытта Татарстан киләчәге өчен файда кими бара дип саный. Мәктәпләрдә, институтларда 2017 елдан башлап федераль үзәк татар теле дәресләрен ихтыярига калдырды, ягъни татар теленә каршы чын һөҗүм башланды. Өстәвенә, ул елда Татарстан белән Россия арасында Мәскәү тарафыннан килешү озайтылмады.

Россия Конституциясендә берничә үзгәреш кертелү аркасында бөтен республикаларда — Татарстанда шул исәптә — «президент» атамасы үзгәртелде», — дигән борчылуын белдерде Бернард Монот.

Төркия профессоры Исмаил Төркоглу: «Минтимер Шәймиев татарлар өчен бер тау булып тора»

Төркиянең Мимар Синан исемендәге нәфис сәнгать университеты профессоры Исмаил Төркоглу фикеренчә, татар халкы авыр вакытларында Минтимер Шәймиевкә таяна ала.

— Минтимер Шәймиев татарлар һәм Татарстан халкы өчен бер тау булып тора. Татар халкы аңа авыр вакытларында таяна ала. Ул — Татарстанның символы. Советлар союзы таркалганнан соң, алып барган көрәше татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

Минтимер Шәймиев Татарстанны төбәкнең иң әһәмиятле җөмһүрияте хәленә китерде, Татарстанны тышкы дөньяга танытып, күпчелек илләрдә һәм Россиянең төрле төбәкләрендә вәкиллекләр ачты. Татарларны тышкы сәүдә белән шөгыльләнергә, аларга импорт һәм экспорт эшләренә өйрәтте.

Татарстанның инфраструктурасы һәм шәһәрләренең үсеше, модернизациясе өчен куйган хезмәтләре бихисап. Аның татар байларын җитештерүдә өлеше зур булды. Бүген, әгәр татар буржуазиясе бар икән, бу аның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Бәлкем иң әһәмиятлесе — вакыты җиткәч, хакимияттән китеп, үзен тулысынча хәйрия һәм культура эшләренә багышлавы. Болгар ислам академиясен булдыру һәм татар мәдәнияте үсеше өчен куйган тырышлыгын татар халкы онытмаячак», — дип сөйләде Исмаил Төркоглу.

Юлай Шамилоглы: «Минтимер Шәймиев — Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесе»

Назарбаев университеты профессоры, тарих фәннәре докторы Юлай Шамилоглы Татарстанның Минтимер Шәймиев соңгы 40 елда Россиядә төрки дөньяның иң абруйлы шәхесенә әйләнде дип саный.

— Минтимер Шәриповичның зур абруе бар. Ул Татарстанның суверенлыгын яклап чыккан иде. Советлар Союзы Президенты Михаил Горбачев, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин һәм хәзерге Президенты Владимир Путин аңа һәрвакыт хөрмәт күрсәтте.

Татар дөньясында ул — юлбашчы. Моннан тыш, Җир шарында татарларның диаспорасы көчле. Татарстан хөкүмәте әле дә дөнья буенча татар диаспорасы белән хезмәттәшлек итәргә тырыша, алар белән элемтәдә тора. Бу Татарстан өчен зур адым, — диде галим.

Ренат Ибраһимов: «Минтимер Шәймиев Президент булганда халыкның хәленә керә белде»

РСФСРның халык артисты, Тукай премиясе иясе, җырчы Ренат Ибраһимов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкче вазифасында булганда да гади халыкның хәленә керә белеп эш итте дип саный.

— Минтимер Шәрипович турында башкарган эшләреннән чыгып та фикер йөртеп була. Ул гап-гади авыл егете, әмма җитәкче булганда да зирәклекне югалтмады. Һәр кешенең үз урынын билгели алды.

Ул киңкырлы шәхес. Татарстан аның уңышлары белән горурлана: авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният һ.б. өлкәләрдә эшләнгән хезмәтләре нәтиҗәсендә Татарстан Россиядә алдынгы урынын саклап кала алды.

Халкыбыз алдында олы вазифаны башкарды. Кирәкле вакытта кирәкле урында җитәкчелек итте, — диде җырчы.

Ренат Вәлиуллин: «Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы»

Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин фикеренчә, Татарстан вәкиллекләренең ачылуында Минтимер Шәймиев башлангычы тора.

— Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы. Хәзерге вакытта республика вәкиллекләренең бик күп төбәкләрдә һәм чит илләрдә уңай һәм нәтиҗәле эшләүләрен күрәбез. Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде.

Минтимер Шәймиевнең Татарстан Республикасы «Яңарыш» Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советын җитәкләвен дә бер дә юктан гына булмады: «икътисади вазгыять даими рәвештә алышынып торуга карамастан, зур хезмәт һәм чын мәгънәсендә рухи батырлык эшләде.

Болар барысы да Минтимер Шәриповичның Татарстан тарихында һәм Татарстанның бүгенгесендә тоткан зур урынын күрсәтеп тора, — диде Ренат Вәлиуллин.

Пермьнән Идият Әширов: «Халык Минтимер Шәймиевны милләт язмышына җан атканы өчен хөрмәт итә»

Пермь өлкәсе Барда районыннан татар шагыйре Идият Әширов фикеренчә, халык Минтимер Шәймиевны тормышта түбәннән күтәрелеп, үзенең ифрат гадилеге, эчкерсезлеге, милләт язмышы өчен җан атып, армый-талмый эшләп йөргәне өчен хөрмәт итә.

 — Минтимер Шәймиев — чорыбызның зур шәхесе. Мин аны читләргә сибелеп яшәгән татарлар турында даими кайгыртуы, сүзе белән дә, эше белән дә ярдәм итүе өчен ихтирам итәм. Аның татар халкы өчен эшләгән хезмәтләре бәяләп бетергесез.

Бәйсезлек өчен көрәш барган чорда Минтимер Шәймиев зур кыюлык һәм тәвәккәллек күрсәтте дип уйлыйм. Татарстанны тулаем бәйсез дәүләт итеп корып булмасын аңлап, ул Мәскәү һәм Татарстан арасындагы ике яклы килешүләрне яклап, раслап, татар милләтенең алга таба үсешен, республиканың күп кенә тармакларда алдынгы урыннарга чыгуын тәэмин итә алды. Һәм бүген дә Татарстан Республикасында бу юнәлешләр ышанычлы дәвам иттерелә.

Дөрес, соңгы елларда Мәскәү — Татарстан килешүләренең инде күп кенә пунктлары үтәлми. Тиздән Татарстан Президенты исемен дә югалтырга торабыз. Моны ничек аңларга? Югары хакимияткә ярарга тырышумы, әллә куркумы? Нигә каршы төшмибез? Тукаебыз әйтмешли, «ни әйтерсең, Хаҗи абзый, тотса мәскәүләр якаң» дип әйтерлек хәлгә калып киләбез кебек, — диде шагыйрь.

Австралиядән Диләрә Вәлиф: «Телне югалтмау, өйрәнү буенча сездән үрнәк алырга кирәк икән, дигән иде»

Австралиянең татар-башкорт ассоциациясе секретаре Диләрә Вәлиф:

— Эшчәнлеген югары бәялибез. 1990 елларда Татарстанның мөстәкыйльлеген алуда, икътисадын күтәрүдә дә зур, җитди роль уйнады.

Австралия татарлары аның белән ике тапкыр күреште, 1997 һәм 2008 елда. Аерым махсус очрашулар узды. «Австралиядә туып үскән яшьләр булса да, татар телен яхшы беләләр икән, телне югалтмау, өйрәнү буенча сездән үрнәк алырга кирәк икән», — дип әйткән иде. 

intertat.tatar

Просмотров: 758

Комментирование запрещено